Ибраһим Гази хикәяләрендә әдәп-әхлак мәсьәләсе
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы
Ютазы муниципаль районы
Бәйрәкә гомуми урта белем бирү мәктәбе

“Ибраһим Гази хикәяләрендә
әдәп-әхлак мәсьәләсе”

6 нчы класста татар әдәбиятыннан
дәрес эшкәртмәсе
I категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Сабирҗанова Венера Сабир кызы

2013 нче ел

Максат: язучы хикәяләрендә әдәп - әхлак мәсьәләсенең бирелешен билгеләү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, фикерләү сәләтен үстерү, фикереңне дәлилли белү күнекмәләрен камилләштерү, сыйныфташлар фикерен игътибар белән тыңлау, аларны хөрмәт итү
Дәрес барышы. Җирдә Кеше булу өчен
Кеше күпме юллар үтә!
Ашкын, Кешем, сине җирдә
Еллар көтә, юллар көтә.
Зөлфәт

Дәрес тибы: катнаш
Метод: әңгәмә, төркемнәрдә эш
1. Оештыру өлеше.
Уңай психологик халәт тудыру.
2. Актуальләштерү. Сүзлек белән эш. Әдәп, әхлак сүзләренең аңлатмасын искә төшерү.
Укучыларның игътибарын дәреснең эпиграфына юнәлтү.
Укытучы. Укучылар. Шагыйрь Зөлфәт үзенең «Ашкын, Кешем» шигырендә әнә шулай яза. Кеше булу – гомумкешелек сыйфатларына ия булу ул. Бүгенге сөйләшүебез дә шул турыда.
3. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү Укытучы дәрес темасын атый. Без язучы И.Гази хикәяләрендә әдәп - әхлак сыйфатлары турында сөйләшербез.

Рольләрне бүлү. Җитәкче бөтен кешенең дә катнашуын тәэмин итә; докладчы - тәмамлангач чыгыш ясаучы; хронометрист- вакыйганың әрәм ителмәвен тәэмин итүче; нәфис сүз остасы докладчы чыгышына кадәр төркемгә тиешле өзекне укый.
Беренче төркем. «Игү аты калса ирнең яхшырак,
Соңра калганчы алтын тулы сарай»
Укытучы. Кешеләр бик борынгыдан үлемсезлеккә омтылганнар. Дөнья әдәбиятында да бик борынгыдан үлемсез исем, игү ат темасына күп язылган. Сәиф Сарай «Гөлстан бит - төрки» әсәрендә « Игү аты калса ирнең яхшырак» дип язса, М.Җәлилнең «Имән» шигырендә түбәндәге юлларны укырга була
Үзең үлсән, исмең калсын
Мең яшәрлек имән булып.
Бу фикер башка бик күп әдипләр ижатында да чагылыш таба.
И.Газиның «Алмагачлар чәчәк ата» әсәренә нигезләнеп, әлеге шигъри юлларга аңлатма бирегез. Гаяз образы турында нинди фикерләр туды? Табигать күренешләре сурәтләнгән урыннарны сәнгатьле итеп укыгыз. Туган ягына кайткан Гаяз нинди хисләр кичерә?
Укучыларның жаваплары тыңлана.
Укытучы. Җирне яратучы, табигатьне яратучы кешеләр хезмәте ул. Матур булсын, гөрләп торсын, дип тырышучылар хезмәте ул. Ә табигатьне саклау- аның байлыкларын арттыру дигән сүз. Кеше күңеле өчен туган ягы кирәк. Еракка китсә - сагыныр, картайса – балалыгына кайтыр, дошман керсә - яклар өчен кирәк. Ерак җирләрдә йөргәндә, кеше читтәге матурлыкны әнә шул туган як матурлыгы белән чагыштыра. Туган як аңа биеклеккә сикерү ноктасы, гүзәллек үрнәге булып тора.
Икенче төркем. «Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт»
«Өч Мәхмүт» хикәясе. Хикәянең үзәгендә - өч герой. Аларның исемнәре бер, ләкин өчесе өч төрле. Кем ул Кәтүк Мәхмүт? Аңа нинди сыйфатлар хас? Хикәяләүче Мәхмүт турында сездә нинди фикерләр туды? Өченче Мәхмүт образы сезгә ошадымы? Икенче Мәхмүт турында фикерләребез үзгәрүгә нинди вакыйга сәбәпче булды? Хикәяләүче Мәхмүттә Мүтәйгә карата нинди хисләр туа? Үзегезгә ошаган өзекләрне сәнгатьле итеп укыгы, Ни өчен бу өзекне сайладыгыз?
Укучыларның җаваплары тынлана.
Укытучы. Укучылар, Мәхмүт күңелендә туган кызгану, яклау теләге, аңа булышырга омтылу - Кеше өчен иң кирәкле сыйфатлар, иң зур байлык.
Без үзебез турында да уйламыйча кала алмыйбыз. Арабызда Мәхмүтнең тегесе дә, бусы да бардыр. Тар күнеллелек күрсәтеп, көчсезләрне рәнҗетмибезме? Арабызда кушамат белән эндәшүчеләр юкмы? Укучылар, исемне берәү дә сорап алмый, чөнки исем кушканда, сез әле ап – ак биләүдәге сабыйлар. Әти - әниләр исемне алдан ук сайлыйлар, ул матур да яңгырасын, әйтергә дә ансат булсын, кешене инсафлы, әдәпле булырга өндәп торсын. Ә исемне бит әле матур эшләр, матур гадәтләр белән бизәп тә була яки киресенчә.
Укытучы. Теманы «Матур кыз» хикәясе нигезендә дәвам итәрбез.
Өченче төркем. «Чибәрлек башка яхшы сыйфатлар белән ныгытылмаган булса,ул зыян китерергә мөмкин»
Укытучы. Хикәянең башлангыч һәм соңгы өлешләрен укыгыз. Автобустагы кешеләрнең күнелсезләнүенә, хәтта автобус эченең караңгылануына нәрсә сәбәп була? Кешенең матурлыгын аның тышкы кыяфәтенә карап кына билгеләп буламы?
Җаваплпр тыңлана.
Укытучы. Кешенең матурлыгы – аның күңеле, рухи байлыгы. Без тышкы матурлык белән бергә эчке матурлыкны арттыру турында уйларга тиешбез.
Дүртенче төркем. « Заманга сылтамыйкчы
Күңелләр бозыклыгын,
Үзебез билгелибез бит
Әхлаклылык сызыгын»
Р. Сираҗи
Укытучы. Элекке чорда әби – бабаларыбыз табигать кануннарына буйсынып яшәгән. Өй саен Коръән, бисмилланы да аяк атлаган саен әйткәннәр. И. Газиның «Кая китте бу җен- пәри?» хикәясендә хикәяләүче малай нигә борчыла? Нәрсә турында уйлана ул? Бүгенге авылларга үтеп кергән начар гадәтләргә карашы нинди юлларда бирелә? Өзекне укыгыз. Җен -пәриләр, абзар ияләре турында сез ничек уйлыйсыз? Җен - пәриләр «урлаган» бияләйләр турында укыганнан сон, нинди нәтиҗәгә килдегез? Җаваплар тыңлана .
Әйе, укучылар. «Бүгенге көн авылларында укый – яза белмәүче юк. Кешенең акылын чарларга өйрәндек, ләкин күңелен чарларга өйрәнеп җитәсе калды әле. Кешенең белеме бар, культурасы җитми, тупаслык, дорфалыкны бетерәсе бар. Авылда бертөрле җен - пәри бетте, икенче төрле пәри - «шешә» ияләште. Шул «пәрине» авылдан биздерергә кирәк!»
Дәрескә нәтижә ясала, билгеләр куела.
Өй эше . «Үзем турында – үзем» Укучыларга үзләре турында язарга киңәш ителә. Нәрсә уйлыйлар? Нинди сыйфатлары белән килешмиләр? Нинди сыйфатларын яхшы дип саныйлар? Башкалар күзенә ничек күренергә теләр идең?
Бәяләү.
Йомгаклау. Укытучы Галия Гайнетдинованың «Кеше булыйм дисәң» дип исемләнгән шигырен укый.
Кеше булып яшим, дисәң
Бул син кешелекле
Бәхетле көн итим дисәң,
Бул син игелекле.

Файдаланылган әдәбият
1. Гази Ибраһим. Алмагачлар чәчәк ата: Повестьлар, хикәяләр.- Казан: Тат.китап нәшрияты, 1989

У вас нет прав для создания комментариев.