Ризаэддин Фәхреддин иҗатында гомумкешелек сыйфатларының чагылышы
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы
Ютазы муниципаль районы
Бәйрәкә гомуми урта белем бирү мәктәбе



“Ризаэддин Фәхреддин иҗатында гомумкешелек сыйфатларының чагылышы”


9нчы класста татар әдәбиятыннан
дәрес эшкәртмәсе
I категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Сабирҗанова Венера Сабир кызы

2013 нче ел

Максат. Укучыларны образлар бирелеше буенча эзлекле фикер йөртеп, вакыйгаларны аңлап кабул итәргә һәм аларга үз мөнәсәбәтләрен белдерергә өйрәтү.
2. Тәнкыйди фикерләү сәләтен, образларга бәяләмә бирү күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләмен үстерү.
3. Әхлак сыйфатлары тәрбияләү
Дәрес тибы: катнаш
Метод: проект эшчәнлеге
Җиһазлау: дәреслекләр, Ризаэддин бине Фәхреддин җыентыклары, газета-журнал битләрендәге материаллардан күргәзмә.
Укытучы эшчәнлегендә кулланылган эш төрләре: төркемнәрдә эшне оештыру, укучыларның проект эшчәнлегенә юнәлеш бирү, гомумиләштерү.
Дәреснең эпиграфы “Бала чактан алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”
Ризаэддин бине Фәхреддин.
Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше.
Бүген Р.Фәхретдиннең “ Әсма, яки гамәл вә җәза” әсәре турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Әсәрнең эпиграфына игътибар итегез.
“Бала чактан алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”
Әлеге юлларның мәгънәсен аңлатыгыз.
2. «Әсма» романына автор «яки гамәл вә җәза» дип өстәмә исем
куйган. Бу нәрсәгә ишарә итә?
(Җаваплар тыңлана)
Укытучы. Әйе, укучылар, Ризаэддин бине Фәхреддиннең бу әсәре милләтне мәгърифәтле итү белән бергә намуслы хезмәт, югары әхлакый сыйфатлар, гомумкешелек кыйммәтләрен раслый. Романда яхшылык һәм явызлык, әдәплелек һәм әдәпсезлек, белемлелек һәм наданлык бәрелеше әдәби образларда сурәтләнә. Автор яхшылыкның нәтиҗәсе –бәхет, ә мәкер һәм явызлыкның , начар эшләрнең җәзасы – түбәнлек –хурлык дигән идеяне персонажлар язмышында тәэсирле итеп сурәтләгән.
Димәк, без дәрескә нинди максат куябыз?
Образлар бирелеше буенча эзлекле фикер йөртеп, вакыйгаларны аңлап кабул итәргә һәм аларга үз мөнәсәбәтләребезне белдерергә өйрәнү,
тәнкыйди фикерләү сәләтен , образларга бәяләмә бирү күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләмен үстерү,
әхлак сыйфатлары тәрбияләү.
2. Дәрес планы түбәндәге проектлардан тора
1. «Җирнең нуры -кояш, кеше нуры -гыйлем».
2 «Ирне ир иткән дә хатын, юк иткән дә хатын».
3 “Балаларыгызны яхшы багыгыз. Аларны яхшы
тәрбия кылыгыз».
4 «Картлар сүзе - гакылның үзе».
5 «Көнчелек -шифасы табылмаган бер хасталыктыр».
Сез бирелгән мәкальләргә туры килерлек вакыйгалар бәлән бәйләнешле образларга аңлатма бирергә тиеш идегез.
Проектларны яклау.
1. «Җирнең нуры -кояш, кеше нуры -гыйлем».
Көтелгән җавапның эчтәлеге. Габбас менла. Ул заманының ачык фикерле, прогрессив карашлы кешесе итеп сурәтләнгән. Җәдитчә укытуга йөз тоткан авыл имамы. Кече яшьтән үк сәләтле, зирәк бала була. Мәдрәсәне тәмамлагач ук имам булып эшли башлый. Укымышлы, сабыр холыклы Гайшә абыстай белән төрки, рус, гарәб телләрендә чыккан китапларны укыйлар, чит тел өйрәнәләр. Шул нигездә үз холкын камилләштерү өстендә эш алып баралар. Әхлак мөгаллиме буларак, вәгазьләрне йомшак, матур итеп сөйли, ислам кагыйдәләрен ачык аңлата. Ул үзе белемле һәм яхшы холыклы. Халыкны да шул рухта тәрбияли. Мәктәп ачып, авыл балаларын яңача укыта башлый. Автор аның бу хезмәтен “бер олуг эше” дип бәяли. Ул бай кеше түгел. Аның өчен иң зур байлык-белем. Ул, бал
корты кебек, һаман хезмәттә. Габбас мулла кызын укытуга да бик җаваплы карый.
Гайшә абыстай гыйлемлелек, хөрмәтне белер, укыр һәм язар, тәкәбберлекне күңеленә китермәс, кешедән көлмәс, Габбасның карашлары үзгәрүдә ярдәм итә. Әдәби фәнни әсәрләр дә Габбас мулланың холкын төзәтүгә күп ярдәм итә.
Эзләнү эшчәнлегенң нәтиҗәсе. “Инсан булу өчен гыйлем һәм күркәм холык кирәктер”
2. «Ирне ир иткән дә хатын, юк иткән дә хатын».
Көтелгән җавапның эчтәлеге
Гайшә абыстай. Гыйлемне хөрмәт итүче, сабыр холыклы, укый, яза белүче, тәкәбберлекне, иркәлекне яратмаучы, заманасы өчен укымышлы мөдәррис кызы. Гайшә абыстай чып-чын идеаль мөселман хатыны. Аның максаты — ирне ир итеп тоту, аның холкын тәрбияләргә булышу. Яшьлегендә Габбас бик зирәк һәм сәләтле булса да, укуда әллә ни тырышлык күрсәтмичә, камиллеккә ирешмичә, мәдрәсәдән чыгып имам булган. Аның белем һәм әхлак ягыннан үсешендә хәлиткеч рольне хатыны гайшә абыстай уйный. “Бер байгура баласына әсир дәшмәдекеннән шатланып”, Гайшә абыстай , көн –төн тырышып, Габбас мулланың холкын тәрбия итәргә керешә һәм теләгенә ирешә дә. Ире Габбас менла хаҗ сәфәренә китеп "үлгәч" тә, бер елдан аерылу газабын күтәрә алмыйча үлә. Ана буларак та, үз вазыйфасына җаваплы карый.
Эзләнү эшенең нәтиҗәсе. “ Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән һшр кеше үзен-үзе тәрбияли ала”

3. «Балаларыгызны яхшы багыгыз. Аларны яхшы
тәрбия кылыгыз. Ата - ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас».
Әсма әти-әнисеннән яхшы тәрбия ала, зирәк, тырыш. Гайшә абыстай 10 яшькә кадәр кызына балачактан ук әхлак нормаларын салып калдырырга өлгерә. Әсма - әсәрдә төп образ. Әсәрнең темасы, идеясе шул образ белән бәйле. Юкка гына язучы романның исемен дә Әсма исеме белән бәйләмәгән. 10 яшьтән ятим калган, тормышында очраган каршылыкларны җиңеп, уңай сыйфатларны саклап кала алган әхлаклы, тәрбияле, укымышлы кыз -авторның идеалы. Аның һәрнәрсәгә карата үз фикере бар. Мәхәббәт иреге, гаилә кору мәсьәләләренә Әсма зыялы мөгаллим буларак бәя бирә. Язмыш аны терле яктан сыный: балалык елларыңда ук әти-әниләреннән аерып, ятим калдыра, начар холыклы бозык кешеләр белән очраштыра, хастаханәләргә кертә, хәер эстәргә чыгара. Автор идеалы буларак, ул барысыннан да өстен чыга: теләгенә ирешә, үзе яраткан кешесенә кияүгә чыга, гаилә кора.
Эзләнү эшенең нәтиҗәсе. ” ... тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәс, тиешле тәрбия бирелгәндә - гүзәл кеше җитешер...”

4.«Картлар сүзе - гакылның үзе».
Сәлим бабай гомере буе Габбас менланың әтисендә төрле йомышлар үтәүче, җәен умартачы булып эшләүче, хезмәт сөюче 60 яшьлек карт. Гади авыл кешесе. Ул автор теләген үзенә туплаган, барлык яктан да үрнәк зыялы татар кешесе. Сәлим бабай гади халыкның бер вәкиле. Ул күпне кичергән, күргән, сүзгә оста, мәкаль-әйтемнәрне, шигырьләрне күп белә, үзенең файдалы киңәшләрен бирә. Бу карт бик моңлы җырлый һәм курайда уйный. Җәйге кичләрдә Сәлим бабай уйнаган курай моңы һәммә кешене дулкынландыра. Сызланып яткан картлар, урыннарыннан сикереп торып, “Һай, үзәкләрем өзелә!” диләр. Усал каенаналар “май кеби йомшарып” китә.
Үз тарихын, татар халкының авыз иҗатын - әкиятләрен, әйтем, табышмакларын әйбәт белә. Автор аны халык бабасы, дип атый. Имамнарга, шәкертләргә, байларга, ярлыларга, олысына, кечесенә чын күңелдән белгәннәрен сөйли. Шунысы кызык: укытучы булмаса да, үз белемен киләчәк буынга җиткерә белә. Балалар Сәлим бабай белән аралашыр өчен, әкиятләрен тыңлар өчен аны аптыратып бетерәләр. Ул ялкау түгел, эшчән, исерткеч эчемлекләр эчми. Кыскасы, Сәлим бабай язучы татар кешесендә күрәсе килгән сыйфатларны берләштергән, уңай образ.

Эзләнү эшенең нәтиҗәсе. “ Дөньяда тора белү –зур һөнәр, әмма үлә белеп

үлү аннан да зур вә кыйммәтле һөнәр”

5. «Көнчелек-шифасы табылмаган бер хасталыктыр».
Көтелгән җавапның эчтәлеге. «Тәрәккый тормозлары» - Хәмидә, Хикмәт хаҗи, Зәйнүш, Муса.
Хикмәт хаҗины автор чиксез надан, икейөзле, тәкәббер зат итеп тәкъдим итә. Бу сәүдәгәр, “беренче дәрәҗә залим” булган хәлдә, үзен изге хаҗи итеп күрсәтә. Ерактан торып сәлам бирмәгәннәрдән, хөрмәт итмәүчеләрдән үч ала. Аның сәүдәсе дә, бай булып китүе дә мәкергә һәм алдашуга корылган. Хикмәт хаҗи Габбас мулланың кан дошманына әверелә, аның эшләренә аяк чала, бөтенләй аударып ташлау, базга төшереп батыру өчен төрле чаралар эзли.
Муса укымыйча мулла булган бер надан мөрит. Бозык холыклы, ялганчы, начар күңелле, яла ягучы һәм гайбәт сөйләүче . Мәчет салырга дип дәфтәр ачып, Габбас мулла исеменнән халыкка үтенеч мөрәҗәгать язып, акча җыярга чыгып китә. Шәһәр байларыннан бер мең сум акча җыеп, күңел ачу йортына керә һәм шунда барлык акчасын югалта
Хәмидә -“шайтан ялчысы”. Ятим кызларны алдап алып китеп, сатып йөри.

Эзләнү эшенең нәтиҗәсе.” Мал булыр да, бетәр дә, әмма кеше хакы бетмәс, киләчәктә моның хисабы соралыр”.

3. Гомумиләштерү.
Эзләнү эшенең гомуми нәтиҗәсе белән танышу.
Укытучы. «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән мәкаль нинди мәгънәгә ия?
1. Яшьлегендә ата-анадан яхшы тәрбия алган Әсма тормыш пычраклыкларыннан кер дә кундырмыйча саф килеш калып, бәхеткә ирешә.
2. Явызларның һәркайсы үз җәзасын ала: Хикмәт хаҗи , бөлеп, фәкыйрь хәлдә урамда кала, бер башкортның начар гына өендә вафат була. Хәмидә, төзәлмәслек яман авыру эләктереп, шифаханәдә үлә. Муса-төрмәдә; “аякларыннан мәхрүм калган “Зәйнүш картлык көнендә теләнеп утыра.
Укытучы. «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән карашта торып, Ризаэтдин Фәхретдин яхшылыкның нәтиҗәсе - бәхет, начарлыкның җәзасы - түбәнлек, хурлык, ди.
Дәрескә куелган максатларның үтәлешенә ирештекме?
4.Йомгаклау. Әсәр бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмаган. Кешелеклелек, тәрбиялелек, әдәплелек һәр халыкның йөз аклыгы, кыйммәтле хәзинә булып кала.
5. Бәяләү.
Өй эше. «Үзен нинди- көзгең шундый» темасын ачыкларга.

Файдаланылган әдәбият
1. Гайнуллин М.Х. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты.- Казан : Татарстан китап нәшрияты.- 1979
2. Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. Әдәбият. (Борынгы һәм урта гасыр , XIX йөз татар әдәбияты) .- Казан”Мәгариф “ нәшрияты.-2005

У вас нет прав для создания комментариев.