Ризаэддин Фәхреддин hәм Ислам дөньясы.
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“27нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Ризаэддин Фәхреддин hәм Ислам дөньясы.

Кәримова Гөлназ Рәисовна
Татар теле hәм әдәбияты укытучысы

Яр Чаллы шәhәре
2013

Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме - әдәп-әхлак, ә күркәм әхлакның нигезе - дин, иман. Аллаһы Тәгалә кешеләргә туры юлны күрсәткән, хәләлне хәрамнан аерган һәм аларның чикләрен төгәл билгеләнгән. Шул кануннар буенча яшәгәндә генә кеше бәхеткә, уңышка ирешә ала, дөньялыкта тормышны бәрәкәтле, ә ахирәттә киләчәге өметле була. Аллаһы Тәгалә кешеләрне шул кануннар буенча яшәсеннәр, җирдә җәбер-золым кылмасыннар өчен яраткан, һәм пәйгамбәрләре аша ислам динен җиткергән.
Ислам – җан, тән, күңел пакълеге.Ул – әхлаклылык, ярдәмчеллек үзәге.Ислам дине – химия, биология, физика, математика кебек үк, хакыйкатькә нигезләнгән фән гыйлеме тармагы. Әмма алардан аермалы буларак, ул дөньяны бүтән яссылыкта, ягъни дин, рух яссылыгында танып белергә өйрәтә.
Ризаэддин Фәхреддиннең иҗаты күпкырлы.Эшчәнлегенә күз салганда, аның кайсы өлкәгә ныграк игътибар итүен күрсәтү дә кыен.Ул берүк дәрәҗәдә тарихчы да, журналист та, педагог та, дин галиме дә.Бу өлкәләрнең һәркайсында тирән эз калдырган шәхес ул.Ләкин иң беренче чиратта дин галиме, ислам белгече дисәк,ялгышмабыз.Чөнки аның бөтен тормыш юлы дин белән (шәкерт, хәлфә, имам, мөдәррис, казый, мөфти), фәнни эшләренең зур өлеше дин гыйлеме белән бәйле.Күпчелек хезмәтләре дини рухта сугарылган.Шунсыз Р.Фәхреддин шәхесен һәм галимлеген тулысынча күз алдына китерү һәм аңлау кыен.
Чын мәгънәсендәге татар зыялысы булган Ризаэддин Фәхреддин, гасырлар дәвамында яшәп килгән бер бик зур бәхәскә дә ачыклык кертә.Ул да булса – дин hәм сәнгать арасындагы үзара мөнәсәбәт турындагы бәхәс.Сәнгатьнең кеше әхлагын тәрбияләүдә ниди мөhим чара булганлыгын hәм дин белән сәнгатьнең бер- берсенә капма-каршы булмауларын “Җәвамигуль – кәлим шәрхе” ндә җентекләп аңлатып яза: ”Шигырь сөйләү hәм көйләү hәм дә (музыка уен коралында) уен тавышларын тыңлау – хәрам дип дәгъва кылу– “Аллаhы Тәгалә бу эшләрдән тыйды hәм Рәсүлулла да шуны халыкка ирештерде” дигән сүздер.Шушы сүзне исбат итеп буладырмы? Чынлыкта бу турыда шәригатьчә дәлил мәйданда бармы? Моны исә гакыл белән исбат итеп булмый.Чөнки хәләл hәм хәрам турында гакылның эше күп түгел.Фәтва китаплары язучыларның сүзләре дә дәлил була алмый... "...Инде шигырь сөйләү, музыка тавышлары тыңлау hәм уйнауның хәрамлыгы хакында шәригатьчә булган катгый дәлил китерелмәсә hәм шундый дәлил сөйләргә көч җитмәсә, нинди сәбәпләргә hәм нинди кимчелекләргә күрә хәрам булыр?... Бу турыда фәкать ихтималлар гына булып, алар менә болардан гыйбарәттер:
1) Кешедән көлә торган көлкеле сүзләр hәм әшәке сүзләр булганга хәрам.
2) Ритмлы hәм рифмалы булганга күрә хәрам.
3)Күбрәк шагыйрьләрнең тәрҗемәи хәлләре гүзәл булмау hәм аларның Коръән тарафыннан хурланулары җәhәтеннән хәрам.
4)Ләззәтле булганлыгы өчен хәрам...”
Динне бөтен нечкәлекләре белән бик тирән белүче буларак, Ризаэддин Фәхреддин ниндидер риваятьләргә hәм кеше сүзләренә карап фикер йөртми, ә үзе барысын да өйрәнеп, тикшереп аңлатма бирергә өйрәнгән олуг галим була. Аның бу сыйфаты нәкъ менә биредә дә ачык күренә.Шагыйрь hәм әдәби тәнкыйтьче дәрәҗәсендә шигъриятне hәм аның асыл мәгънәсен, эчтәлеген яхшы аңлаган hәм тирән белгән шәхес буларак, ул үзенең hәр мисалын мантыйклы итеп дәлилли белә hәм кире каккысыз итеп үз фикеренә инандыра.
Музыка коралларында уйнау hәм уеннарның тавышларын тыңлау да югарыда китерелгән өзектәге кебек бәхәсле булса да, аларны да хәрам дип дәгъва кылуларның нигезсезлеген күрсәтеп, Ризаэддин Фәхреддин, тагын берәм-берәм мисаллар китереп, үзенең фикерен дәлилли. Ул болай дип дәвам итә: “1)Музыка уен коралларында уйнау hәм уен тавышларын тыңлау хәрам булу хакында Коръән Кәримдә ачык бәян ителгән сүз юк.2)Хәрам булу турында дәлил урынында китерелгән хәдисләр – хәдис белгечләре әйтүләренә караганда көчсезләр...Алар ярдәмендә ниндидер бер нәрсәнең хәрам булуын дәлилләү мәмкин түгел. 3)Рәсүлулла хәзрәтләренең хәтта гает көннәрендә, туй вакытларында музыка коралларында уен уйнаудан тыймаганлыгы мәгълүм...Моннан өстен музыка коралларындагы уен тавышлары кешеләрнең кайгыларын киметәләр, җаннарына рәхәтлек hәм сабырлык бирәләр, бу заман табиблары җан авырулы кешеләргә музыка коралларындагы уен тавышлары белән дәвалануны васыять итәләр…Сандугач тавышы белән скрипка кылларыннан чыккан тавыш арасында нинди аерма бар? Ничек итеп инде әүвәлгесен тыңлау хәрамга якын булсын да hәм соңгысын тыңлау хәрам булсын!..”
Югары зәвыклы татар зыялысы Ризаэддин Фәхреддин бу олы hәм буталчык бәхәсне чишеп, бер җайга салып, аңа нокта куя.Сәнгатьнең адәм баласы өчен бернинди дә зыяны булмаганлыгын , ә киресенчә бик зур файдасы барлыгын дәлилли.
“Ислам дине” дигән кулъязмасы үзе 5томнан гыйбарәт.Бу мәдрәсәләр өчен уку дәреслеге урынына йөри.Әлеге монография - дин нигезләре, ислам тарихы, гамәлләре, кануннары, кагыйдәләре һәм вазифалары турындагы системалы зур хезмәт була. Р.Фәхреддин Шәлчеледә укыганда, мәдрәсәнең зур сыйныфларында, үзе сабак бирә башлагач,5 китабын “Китабет-тәсрыйф”, “Китабел- игътибар”, “Һәдиятелләһфан”, “Әттәхрирел-мөсаффа”, “Тәрбияле бала” басылган була һәм ул шуларга нигезләнеп уку ысулына әкренләп яңалык (хисап, этика дәресләре) кертә башлый.”Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле бала” китаплары дәреслек формасында йөри.Әлеге дәреслекләрдә ананың гаиләдәге роле, бала тәрбияләүдә аның җәмгыять алдындагы җаваплылыгы бәян ителә, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү буенча күрсәтмәләр бирелә, төрле холыклы балалар белән эш итүнең ысуллары яктыртыла. «Адәм баласына үзенең кем икәнлеген, кайдан килеп кайда барачагын, ни өчен яратылып вә дөньяда торуын, бу дөньяда гомер сөргән вакытында йөрергә тиешле булган юлын, үзе өчен нәрсәләр зарарлы вә нинди нәрсәләр файдалы икәнлеген белдерә торган бердәнбер корал— диндер... Кешелек җәмгыятендә гаделсезлек, кыерсыту, изү, золым, азгынлык, үтерүләр бетсен өчен бердәнбер чара — әдәп-әхлакне ныгыту»ди Р.Фәхреддин. Моннан чыгып, бөек галим әхлакны дини-әхлак кануннарына һәм дөньяви әхлак-сагыш (кагыйдәләргә) бүлә. Беренчесе — мәңгелек канун, икенчесе — үзгәртеп торыр, камилләшә барыр кагыйдәләр. «Ислам дине — балаларны яхшыга өйрәтү дине», — дип раслый ул. Озын сүзнең кыскасы шул — динсезлекнең азагы наданнарның җәмгыятьләре таралу һәм мәдәният бетү, хокук һәм хөррият булмау. «Динсезлек — кешелек өчен һәлакәт ул», —ди галим.Коръән Кәрим, тәфсирләр буенча Р.Фәхреддин зур белгеч. Коръәнне яттан белүче, аять, сүрәләрен хәтердән белүе өчен аны Риза казый, Коръән хафиз дип атаганнар.Аның күп кенә хезмәтләрендә гыйльми раслаулары, уй- фикерләре еш кына аятьләр белән ныгытыла.
Гомумән алганда, Р.Фәхреддин ислам диненә, галим буларак, җитди фән итеп карый. Аның өчен ислам дине гади, бер төрле карашлар тупланмасы гына түгел, ә бик җитди, ныклап өйрәнелергә тиешле һәм зур игътибарга лаеклы зур бер фән өлкәсе дә булып тора. Шуңа күрә, ислам диненә кагылышлы бер генә мәгълүмат та аның игътибарыннан читтә калмый. Без аның ислам динен җентекләп өйрәнүен һәм бөтен нечкәлекләре белән белүен, һәрбер проблемага җентекле, тирән һәм мәгънәле нәтиҗә чыгаруын һәрбер әсәрендә күрә алабыз.

Файдаланылган әдәбият:
1.Мәгариф.№12, 2003, 54 б.
2. Мәгариф.№1, 2009, 8-16 б.
3.Ризаэддин Фәхреддин. Нәсыйхәт.Казан: Мәгариф, 13-27б.
4.Ризаэддин Фәхреддин. Тормыш юлы иҗади мирасы. Дәреслек – хрестоматия. Казан, 2005.
5.Ризаэддин Фәхреддин. Фәнни- биографик җыентык . Казан, 1999,223 б.

У вас нет прав для создания комментариев.