Сценарий медиаурока с компьютером
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Тема: Кошларны каршы алыйк!
Максат: укучыларны яңа хикәя белән таныштыру; кошлар
турындагы белемнәрен тирәнәйтү, күчмә кошларны
танырга өйрәтү, аларның яшәү рәвешләре белән
таныштыру;
балаларның фикерләү сәләтен үстерү;
канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак
мөнәсәбәт тәрбияләү.
Материал: С. Г. Вагыйзов, Р. Г. Вәлитова, Р. И. Раскулова. II класс
өчен «Уку китабы»,131 бит, Р. Ш.Халикова «Раушан
көзге».
Җиһазлаү: китаплар күргәзмәсе, кошлар рәсемнәре, уен өчен
картина
Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.
II. Актуальләштерү.
1. Дәрескә уңай халәт тудыру.
- Кадерле балалар! Тәрәзә аша кояш елмая. Ул да безгә уңышлар тели. Һәрберебезнең күңеле шат, кәефе яхшы. Димәк, дәресне башларга мөмкин.
- Балалар, хәзер елның кайсы вакыты?
- Табигатьтә нинди үзгәрешләр сизелә? (Көннәр җылыта башлады. Кояш ешрак карый. Түбәләрдән тамчылар тама. Боз сөңгеләрен күрә алабыз. )
- Яз нинди айдан башлана? (Март)
- Әйе, март- язны башлаучы ай. Җиргә яз килә. Ләкин кыш чигенергә теләми, яз белән тартыша. Кайчакта төнге салкыннар февральдәгедән уздырып җибәрә.
- Хәзер тактага карагыз. Анда нәрсә күрәсез? Шушы кроссвордны чишә алсак, дәресебезнең темасын да белә алыр идек.
- Сез әзерме? Игътибар белән тыңлагыз.

1
2
3
4
5
6

1. Канаты бар, оясы юк.
Ят ояда баласы тук. (Күке)
2. Борыны озын, боты озын,
Камышлыкта көнозын
Сазлык җирләрдә йөри,
“Тату торыйк”, - дип сөйли. ( Торна)
3. Нинди кошны бик тугры дип атыйлар? (Аккош)
4. Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач)
5. Агач башында өя.
Ясалган чыбыклардан
Күзәтә бик биектән,
Алам диеп бәпкәне. (Карга)
6. Колга башында йорты-
Эчендә тора җырчы. (Сыерчык)
- Балалар, бик игътибар белән шушы кроссвордка карагыз әле! Нинди сүз килеп чыкты? (Күчмә кошлар)
- Ни өчен аларны күчмә кошлар дип әйтәбез?
- Кайчан китәләр инде алар? Ә кайчан туган якларына әйләнеп кайталар?
- Балалар, тиздән нинди бәйрәм җитә инде?( Кошлар бәйрәме)
III. Яңа белем күнекмәләр формалаштыру.
Бүген без сезнең белән “Кошларны каршы алыйк!” – дигән хикәяне укыячакбыз. Мин хикәяне укыйм, ә сез түбәндәге сорауларга җавап эзли торыгыз.
- Хикәядә нинди кошлар турында сүз бара?
- Ой кыеклары сүзен ничек аңлыйсыз?
- Ни өчен кошларны- безнең дусларыбыз дип атыйбыз?
а) хикәяне уку;
б) сорауларга җавап.
IV. Физкультминутка. “Очты, очты...”
V.Белемнәрне ныгыту.
1. Хикәяне өлешләргә бүлеп уку.
-Кайткан кошлар туган якларында ниишлиләр?
-Нинди кошларны яз хәбәрчеләре дибез?
-Ни өчен без аларны ярдәмчеләребез дибез?
-Туган якларына кайткач, кошлар нинди эшләр башкаралар?(шушы сорауларга туры килгән өлешләрне табып уку.)
2. Уен “Син мине таныйсыңмы?” (Томыыклары һәм аяклары буенча тану)
VI. Белем күнекмәләрне ныгыту.
- Хикәядә нинди кошлар турында сүз барды? (Сыерчык, карга, Карлыгач.)
-Бу кошлар турында нәрсә беләсез?
(Өй эшен тикшерү: Күчмә кошлар рәсемнәрен ясарга һәм алар турында сөйләргә .)
VII. Рәсем күргәзмәсе өстендә эш.
VIII. Китап күргәзмәсе өстендә эш.
- Ә хәзер уйнап алабыз. Бу уен “Мине таныйсыңмы” дип а тала.

Нәтиҗә: Җир шарында-8600 дән артык кошлар бар. Ә безнең якларда җәй көннәрендә 200 дән артык, ә кошын 40 тан артык төр кошны очратырга була. Менә сез шушы кошлар турында, шушы китаплардан табып укый аласыз.
-Кошлар турында шигырьләр беләсезме? ( Шигырьләр сөйләү)

IX. Йомгаклау.
-Бүген дәрестә без нәрсә белдек?
-Кошлар ни өчен кирәк?
XI. Өй эше.Кошлар турында укырга.

У вас нет прав для создания комментариев.