8 саны
- Подробности
- Автор: Айсылу Ибрагимова
-
Категория: Математика
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 1954
Дәрес этабы Эчтәлеге Искәрмә
1.Мотивлаштыру –ориентлашу этабы -Хәерле көн ,укучылар!Тышта салкын кыш. Ә безнең бүлмәдә кояш елмаеп тора.Әйдәгез әле кояшны сәламлик. -Кояш миңа күз кысты
Мин дә аңа күз кыстым
Мин аңа суздым кулым.
Ул миңа сузды нурын.
Куллар биреп күрештек,
Икебез дә көлештек,
Хәлебезне белештек,
Эшебезгә керештек. Уңай психологик халәт тудыру.
2.Актуальләштерү
2.1 Күңелле санау.
Математика дәресендә без кемнәр? -Яшь математиклар.
-Математика фәне төгәллекне ярата.Шуңа күрә эшне санаудан башлыйк.
Куяннар булып, сикереп санарбыз.
-1дән егермегә кадәр икешәрләп санау.Кире кайту.
2 дән егермегә кадәр парлап санау.Кире кайту.
2.2 Разминка. 1.Тавыкның ничә аягы бар?
2. Атнада ничә көн?
3.6 дан соң нинди сан килә?
4. Квадрат ,бишпочмаклык,турыпочмаклык –болар нәрсәләр?
5.Ничә кеше шалканны тарткан?
6.Өчпочмакның ничә почмагы бар?
7.1 кулда ничә бармак?
8.Шимбәдән соң нинди көн була?
2.3 Уку мәсьәләсен кую. Борын заманнарда математик галимнәр ,хәзерге математиклар зур ачышлар ясаганнар. Ә без яшь математиклар белемнәрне кабатларбыз, саннарның яңа серләрен ачырбыз.
-Яшь математиклар сез зур ачышлар ясарга әзерме?
-Без һәрвакыт әзер.
.-искә төшерү
?-яңа серләр ачу
!- ныгыту
2.4 Телдән исәпләү Тәрәзәгә күз салыйк әле. Туган җиребезгә нинди ел фасылы аяк басты?
-Кыш.
-Кар бөртекләренең биегәнен күргәнегез бармы?
Укучыларның фикерләре тыңлана.
-Хәзер кар бөртекләренең биегәннәрен карарбыз.
Кар бөртекләре ярдәмендә телдән исәпләү.
Слайд 1,2,3,4,5
Веерлар ярдәмендә җавапларны күрсәтү.
2.4 Сан составы буенча эш. -Хәзер мин сезне такта янына чакырам.Дуслар белән бергә эшләргә.Бирелгән фигуралардан нинди агач төзергә мөмкин?
Укучылар 4 группада эшлиләр.Сан (4, 5, 6, 7) составы буенча чыршыларны бизиләр.
-Дуслар белән эшләгәндә нинди кагыйдәләрне истә тотабыз?
-Иптәшеңнең фикерен тыңла,иптәшеңә юл куй,аны ихтирам ит.
2.6 Геометрик материал. Практик эш.Укучыларда карандаш,линейка,кайчы.
Группалардаларда
эшләү.
3.Яңа темаөстендә эш. Экрандагы предметларны игътибар белән карагыз.Алар нәрсәгә
охшаган?
-8 санына.
-Тагын нинди предметларны 8 санына охшатып була? 8 саны белән бәйле нинди бәйрәмне,вакыйганы әйтә аласыз?
-Нинди санны өйрәнәчәкбез?
-8 санын. Слайд 6
Слайд 7
Физминутка. Кар бөртеге хәрәкәте белән күзләр өчен күнегүләр ясау. Указка очына кар бөртеге беркетелә.
3.1 8 санының составын китереп чыгару . -8 саны нинди саннан соң килә?
-8 санының күршеләрен әйтегез?
Геометрик фигуралар ярдәмендә 8 санының составын төзү.
7+1 1+7
6+2 2+6
5+3 3+5
4+3 3+4
Практик эш. Тактада һәм урыннарда эшләнә.
3.2 8 цифрасын язарга өйрәтү. -8 санын 8 цифрасы белән белдерәбез.8 цифрасын җепләр ярдәмендә төзү.
Дәфтәрләргә 8 цифрасын язалар. Укытучы тактада язып күрсәтә.
3.3 8санының мәгүнәсе,борынгы язылышы. 8 саны тигезлек,иминлек саны.
8=4+4
8=2+2+2+2
4.Ныгыту өлеше. Дәреслек буенча эш.3 нче күнегү .85 бит.Тәңкәләрдән 8 сум акча җыю. Практик эш.
5.Йомгаклау. Рефлексия. -Сез бүген нинди ачышлар ясадыгыз?
-Кәефләрегез ничек?
-Яшь математиклар булу сезгә ошадымы?



