«Кыш»
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Габдуллазянова Дина Рамилевна 6 МБОУ «Лицей №149» Советского района г.Казани Ахмедзянова З.Р. «Сочинение о зиме» «Кыш»

  Казан шәһәре Совет районы

149ынчы лицейның

6нчы Б сыйныфы укучысы

 Габдуллаҗанова Динә

Җитәкчесе: Әхмәдҗанова З.Р.

Кыш

 Ел фасылларының һәрберсе үзенчә матур. Кышның кояшлы, аяз көннәре, бураннар, каты суыклар белән алмашса да, үз өстенлекләре бар. Күпме шатлык һәм нинди генә уеннар алып килми ул балаларга, хәтта олыларга да!

  Ял көне без гаиләбез белән урманга барабыз. Нарат урманында һава саф, чиста. Анда рәхәтләнеп чаңгы шуабыз.Кышкы урман искиткеч матур!  Ап-ак агачларны, песнәк, кызылтүш, карабүрекләрне  күзәтеп, әкрен генә тауга таба шуып барабыз. Ябалдашлы наратлар, киж итщкле чыршылар артта кала. Хәзер шуларның берсенә әкрен генә кагылсаң да, ботакларындагы, кәүсәләрендәге бөтен аклык тулаемы белән өстеңә ишелер шикелле. Берәрсенә кош-мазар килеп кунса, йомарлап, кар атам. Болай гына, уйнап кына куркытам. Минем ерактан аткан йомарламым әле аларга кадәр барып та җитми, әмма кош сагая, колакларын шомарта, күзләрен үткенәйтә. Тирә-як тып-тын. Кайчак тукранның тукылдавы гына ишетелә. Чаңгыларны салып, таудан чана, кабартмада (тюбингта) шуабыз.

   Мәктәбебез янында шугалак бар. Анда укучы балалар белән беррәттән теләге булган һәркем шуа ала.

   Өебездән ерак түгел Горки-Әмәт паркы урнашкан. Без физкультура дәресләрендә еш кына шунда булабыз. Укытучы белән бергә чаңгы шуабыз. Кышкы салкыннардан курыкмыйбыз, сәламәтлегебезне яхшыртабыз. Сез дә өйдә утырмагыз, урамга чыгыгыз! Кышкы табигать бик матур!

У вас нет прав для создания комментариев.