«Кыщкы уеннар»
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Литература
-
Опубликовано 15 Январь 2023
-
Просмотров: 113
Казан шәһәре Совет районы 149ынчы лицейның 6нчы Б сыйныфы укучысы Абаева Таңсылу Җитәкчесе: Әхмәдҗанова З.Р. Кышкы уеннар Менә салкын кыш килеп җитте. Дөнья мамыктай ак карга күмелде. Агачларны ап-ак бәс сарды. Кар яуганда тәрәзәдән күзләремне алмыйм. Миңа өйдә күңелсез! Урамга чыгасы килә! Балалар , урамга чыгып, кар атышып уйныйлар. Кар йомарламнарын тәгәрәтеп, кар бабаен ясыйлар. Шугалакта тимераякта шуалар. Кечерәк балалар таудан чана шуалар. Олыраклары урманга чаңгы шуарга баралар. Мин дә, урамга чыгып, малайлар һәм кызлар белән уйный башлыйм. Чана-чаңгыда шуарга бик рәхәт! Биек таудан выңылдап төшәм дә, карда аунап алам. Аннары зуп-зур кар бабайны ясап, дуслар белән тимераякта шуарга китәм. Шугалак зур булмаса да , безгә бик күңелле. Гаилә белән чаңгыда шуарга да яратам. Минемчә, бу иң кызык кышкы уеннарның берсе. Берничә сәгать үткәч, өйгә кайтып, чәй эчәбез. Һәр ел фасылының үзенең иң яхшы сыйфаты бар. Мин кышны кышкы уеннары өчен бик яратам!
Абаева Тансылу Рафаиловна
6
МБОУ «Лицей №149» Советского района г.Казани
Ахмедзянова З.Р.
«Сочинение о зиме»
«Кыщкы уеннар»



