Тукайга багышлыйм
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 01 Март 2025
-
Просмотров: 332
Чупахина И.И.; Габидуллина Л.Г.
Тукайга багышлыйм.
Таң алдыннан искэн назлы җилгә
Таллар башларын ия,
Язның матур бер көнендә
Апуш дөньяга килэ.
Ата – ана назларыннан
Яшли ул мәһрүм кала
Якты кояш нурларыннан
Ул, үзенә көч ала.
Яңгырдан соң күлдәвектә
Күгэрченнэр коена,
Әнилеләр әнисенә
Ятим кемгә сыена?
Баскычларда басып торган
Аягы ябышып катканчы,
Бигрәк явыз әби булган
Каһәр суксын ул карчыкны
Сандугачның балалары,
Әремгә куна микән?
Ятим бала чит кешегә
Кадерле була микән?
Җаек шәһәр җирлегендә
Каласы килмәгәндер,
Арча ягын, Казан артын
Ташлыйсы килмәгәндер.
Язлар килгәч Кырлай урманында
Яшел шэл, ябына яшь каен
Матур, ап – ак күлмәкләрен киеп
Көтә аны сагынып яз саен.
Сагына аны Кырлай урманнары
Күбәләкле болын, кырлары
Мәңге яшәр безнең күңелләрдә,
Тукай моңы, Тукай җырлары.
“Су анасы”, “Шүрәлене”
Без яратып сөйлибез,
“Туган телен” гимн сыман,
Җырга салып көйлибез.
Туган авылында бит аның
Арча ягы, Кушлавыч,
Һәр ел саен туган көнен
Зурлап искә алабыз.
Һаваларда ак болытлар
Кай тарафка агыла,
Сөекле Тукай, бөек шагыйребез
Барлык җиһан сине сагына.
Гомер көймәсендә йөзгән булсаң
Ниләр язар идең тагын да?
Нурлар чәчеп торган йолдызыбыз сүнде
Унөченче елның язында.



