Нинди каләм белән яздың...
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Сахбутдинова Фидания Альфатовна

Нинди каләм белән яздың...

Сәхбетдинова Фидания

Нинди каләм белән яздың,

Әһ, яшь Апуш?

Хәсрәтле һәм дә борчулы

Синең язмыш...

“ Исемдә калганнарны”да

Язган вакыт.

Ниләр кичерде күңелең

Ялгыз калып?

Нинди каләм белән яздың

Бөек Тукай?

Язган каләмең дә синең

Алтын бугай?

Алтын каләм хәреф тезеп,

Сыкрап йөрәк...

Халкына тугры булган

Кеше сирәк!

Мактаган да, данлаган да

Үз милләтен!

Тукайлы халык югалтмас

Киләчәген!

***

И, Тукай, барлык телдә

Яңгырый синең иҗат!

Данлы шәхесләр белән

Мактанабыз – без бик шат!

Яңгырасын җир шарында,

Җырласын ул җиһанда,

Тик ишетү туган телдә

Рәхәт икән күңелгә!

У вас нет прав для создания комментариев.