Мәңгелек ут – ялкыннардан һәйкәл, Һәлак булганнарга сугышта.
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 
Июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Авыл халкы сабантуй бәйрәменә әзерләнә. Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. Аяусыз сугыш башланды.
1.. Күп илләрне кара күмер ясап,
Үлек белән түшәп юлларны,
Канга туймас Гитлер безгә таба
Суза хәзер шакшы кулларын.
2. Явыз дошман килә ил өстенә
Ил байлыгын талап җыярга.
Алып килә канлы палачларын
Халкыбызның канын коярга.
3. Кара көчләр килә ил өстенә
Шәһәр - авылларны яндырып.
Газиз аналарны дарга асып,
Балаларны ялгыз калдырып.
4. Тыныч иде әле таңнарыбыз.
Аяз иде әле иртәләр
Дошман басып керде илебезгә
Ир –егетләр яуга китәләр.
5. Безне озаткан сукмакларны
Капламасын үләннәр.
Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,
Сез көтегез, сөйгәннәр.
Солдат. Кичке атыш тынган минутларда,
Әнкәй, сиңа сагынып хат язам.
Дары исе сеңгән конвертыма
Йөрәгемнең бер бөртеген салам.
Алып баручы. Әйе, сугыш кырындагы хәбәрләрне солдат хатлары аша белдек. Ай, ул кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көтте аларны! Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерә иде халкыбыз. Хәсрәт белән янәшә йөргән шатлык та килә иде кешеләргә. Шушы ике нәрсә йөрәкне телгәли иде. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге, бәгырҗләрне өзеп, күпме авылдашлардан канлы яшь түктерде.
Укучы. “Әти сүзен әйтеп үсмәдек без,
Белмим аннан авыр ни барын.
Боекканда җыелып укый идек
Әткәбездән килгән хатларны.
Укучы. Бәхетлеләр күреп күзебез янса,
Әни безгә андый чакларны
Укый иде йөзләр яктырганчы,
Әткәбездән килгән хатларны.
Укучы. Суык булса безгә, әнкәй тагын
Шул ук сандык төбен актарды:
Җаннар җылынганчы укыдык без
Әткәбездән килгән хатларны
Укучы. Озата барды безне гомер буе
Әткәбезнең фронт хатлары.
Алар безне түбән төшүләрдән,
Хурлык эчүләрдән саклады.
Бергә. Солдат әткәбезнең хатлары.
Алып баручы..Беркайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып – ябып йөри капканы.
Алыптбаручы. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләр дә, күпме ир - егетләребез туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмадылар.
Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга хакыбыз юк.
Җыр. “Солдатлар”
Ана. Исәнме, улым! Менә мин тагын синең яныңда. Салкын түгелме, балакаем?
Улы. Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим. Миңа беркайчан да салкын түгел.
Ана. Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме. Әнкәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез, - Бәхетле яшәрбез, - дип язган идең.
Улы. Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түремдә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады. Дошман белән көрәш аяусыз булды. Картлык көнеңдә ничек яшисең соң әнкәем?
Ана. Барысы да җитеш, улым. Сугыштан исән кайткан ике абыең бик кадерләп кенә, кунактан – кунакка гына йөртәләр. Берсннән дә авыр сүз ишеткәнем юк. Алар янында сез дә булсагыз, куанычымның чиге булмас иде. Бәлки, син мине тиз генә танымагансыңдыр да, балам?
Улы. Таныдым, әллә кайлардан таныдым, әнкәем, күз нурым әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем, әмма минем кулларым, инде үзем дә кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем.
Ана. Йөрәк түрендә тугыз ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтуы ай- һай авыр шул, улым!
Улы. Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син, сөен! Без бит Ватан өчен, Тынычлык өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, Бу дөньяның ни рәхәте булыр иде!
Ана. Шулай, улым, шулай, дөрес әйтәсең!
Җыр. “Һәйкәлләргә чәчәк куябыз”.
В.В. Узган авыр юлларыңны
Онытырга тырыш, ана.
Яраларың да төзәлсен
Инде тынычлансана.
Кыз. Мәңгелек ут - ялкыннардан һәйкәл,
Һәлак булганнарга сугышта
Мәңгелек ут – алар сулышы ул
Тоташылган безнең сулышка.
Кыз. Мәңгелек ут булып яна хәтер
Сүнмәс ялкын булып кабына.
Үткәннәргә тарта бүген күңел
Батырларын илең сагына.
Илфир.Утлы еллар үтте, җиңү килде,
Ул әйләнеп өйгә кайтмады.
Ул әйләнеп туган якларына
Кайтты менә Җиңү көнендә,
Мәңге сүнми торган хәтер булып
Тибрәнә ул илнең күгендә.
Булат. Ул куана. Илкәй нинди тыныч,
Нинди якты бүген юлыгыз!
Ул кисәтә. Шул тынычлык өчен
Көрәшергә үзер булыгыз!
Җыр.
Алия. Җиңгәнчегә кадәр көрәштек без,
Язын, көзен, кышын, җәйләрен,
Шуңа күрә 65 ел горурланып
Үткәрәбез Җиңү бәйрәмен.
В.В. Халкыбыз Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Ләкин, дөньяда сугыш уты әле тынмаган. Җирнең әле бер почмагында, әле икенче почмагында мәрхәмәтсез үлем уты – җан сорап, аваз сала. Әфганстан, Чечня, Дагестан, Абхазия... Бу сүзләр күпме аналарның йөрәк әрнүе.
Лисинә. Әй, сез, сугыш уты кабызучылар!Ишетәсезме? Без сезгә дәшәбез.
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан
Җир йөзе балаларның
Тынмасын көлүеннән.
Айнур. Дәшәбез сезгә, өлкәннәр,
Без – дөнья балалары!
Балаларның сарылары
Аклары, каралары.
Разил. Сез “чәчәкләр” , дисез безне
Чәчәкләр сулмасыннар.
Җир йөзендә бәхетсезләр,
Ятимнәр булмасыннар!
Укучы. Кояшлы булырга тиеш
Безнең һәрбер иртәбез.
Без сездән Тынычлык белән
Бәхет таләп итәбез.
Җыр. “Матур булсын”.

У вас нет прав для создания комментариев.