Композитор Салих Сәйдәшев иҗаты белән танышу.
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Тема: Композитор Салих Сәйдәшев иҗаты белән танышу.



Түбән Кәчи төп гомуми белем бирү мәктәбенең
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гилязова Гөлназ Рубин кызы
2013
Тема:Композитор Салих Сәйдәшев иҗаты белән танышу.
Максат:Укучыларны С.Сәйдәшев музыкасы белән таныштыру; Уку күнекмәләрен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү,сөйләм телләрен баету; Укучыларда композитор иҗатына кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау: Композиторның портреты, музыкасын тыңлау
Дәрес тибы: Яңа теманы аңлату, алган белем, күнекмәләрне камилләштерү.
Алымнар:
I.Оештыру өлеше.
Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү, уңай психологик халәт тудыру.
- Исәнмесез, укучылар!
Хәерле көннәр сезгә!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәбезгә.
- Укучылар, әйдәгез ,дәресебезне башлаганчы, дәрестә эшләү,утыру кагыйдәләрен галимебез Риза Фәхретдиннең “Нәсыйхәт”китабыннан алынган юллар белән ныгытыйк.(1нче слайд)
Укучылар чиратлашып укыйлар.
1.Үз урыныңда авышмыйча, дөрес итеп утыр.
2. Дәрескә күңел сал.
3. Сораган сүзне дөрес аңлап, ачык тавыш белән җавап бир.
4. Укытучының һәр сүзен мәхәббәт белән үтә.
II. Өй эшен тикшерү.
“Татарстан – мөстәкыйль дәүләт”темасы буенча тест эшләү.(дәреслек буенча –төркемләп эшләү,105 – 107 бит)
III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
-Укучылар, дәресебезне дәвам иттерик.
1. Иң элек без бер көй тыңлап үтәрбез. (С.Сәйдәшевның “Совет Армиясе маршы”н тыңлау).
- Укучылар, бу көй сезгә танышмы?
- Аны кем язган дип уйлыйсыз?
(Укучыларның җавабы тыңлана)
-Бүген без, кыскача гына композитор Салих Сәйдәшевның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз.(презентация карау)
-Биография
- Иҗаты
-физминутка
2.Дәреслек белән эш.
“Яшь туристлар җыры” шигырен уку.(112 бит)
- Шигырьне укытучының үрнәк укуы.
- Укучыларның укуы.
- Карточкалар белән эшләү(төркемләп)
1. Салих сәйдәшев кайда туа?
2. Аның беренче укытучысы кем була?
3. С.Сәйдәшев нинди музыка иҗат итә?
4. Яшь туристлар ни өчен юлга чыкканнар?
5. Алар кайларда йөргәннәр?
6. Туристлар туган илләре турында ничек уйлыйлар?
- Сәнгатьле уку.
IV. Ныгыту.
1. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
Знаменитый композитор
1) атаклы рәссам
2) атаклы язучы
3) атаклы композитор
его первый учитель
1) минем беренче укытучым
2) синең беренче укытучың
3) аның беренче укытучысы
2. Ситуатив күнегү.
Как скажете о том, что:
- вы вчера были в походе;
- вы катались на лыжах;
- вы умеете разводить костер?
Спроси у друга:
- идет ли он в поход;
- умеет ли он разводить костер;
- красивы ли их родные края.
V.Дәресне йомгаклау.
- Нәтиҗә ясау.
- Билгеләр кую.
- Өй эше бирү.”Яшь туристлар җыры”н яттан өйрәнергә.


Кулланылган әдәбият.
1. Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова. Татар теле. 6 нчы сыйныф,2007.
2. Татар әдәбияты дәресләре өчен текстлар җыентыгы (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен). 6 класс .Яр Чаллы, 2003.
3. А.Хәйруллина.Дөрес сөйләргә өйрәнегез. Казан,1992.

У вас нет прав для создания комментариев.