Ялгызлык исемнәр
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 
Ялгызлык исемнәр.


Актаныш районы
Яңа Әлем башлангыч
сыйныф укытучысы
Нургалиева Лениза
Зәки кызы.



2011ел.
Тема:Ялгызлык исемнәр.
Максат:-Ялгызлык исемнәрне аерырга өйрәнү.
Укучыларның уйлау эшчәнлеген активлаштыру,иҗади фикерләү-
ләрен үстерү.
Бер-берсе белән ярдәмләшеп эшләү хисе тәрбияләү.
Җиһазлау:Г.Тукай рәсеме.Казан шәһәре,“Сабантуй”газетасы,магнитофон,
Г.Тукай рәсеме,тестлар,ребус; Әкият китабы.
Дәрес барышы.:
1.Актуальләштерү.
1.-Исәнләшү.
-Бер-беребезгә елмаябыз,хәлләребезне белешәбез.Утырабыз.
2.Укучылар,сез Татар теле дәресен көтәсез.Сез бүгенге дәрестә тырышып уйлап җавап бирерсез һәм зирәк балалар булырсыз-дип ышанып калам.Дә-
ресне башлыйбыз.
3.Мин сезгә бер җыр куям.1төркем КЕМ? 2төркем НӘРСӘ? соравына җавап
булган сүзләрне табарсыз.(Кәләпүш.)
КЕМ? НӘРСӘ?
-малай, -кәләпүш.
-әтием.
4.Дәфтәрләребезне ачтык.Бүгенге числоны язабыз.Класс эше.
Матур язу минуты.
-Баш М хәрефен язабыз,юл м хәрефен.
-Мин матур язарга телим.
-М хәрефе ничә ыргактан тора?(3ыргактан.)
-М хәрефе кергән сүзләрне әйтәбезне.
5.Исем турында нәрсәләр беләсез?
Предметның исемен белдерә.
КЕМ?НӘРСӘ? соравына җавап бирә.
Исем сүз төркеме ул.
Ә ниндн сүзләр исем сүз төркеменә керә?
(40-41 нче бит кагыйдә буенча әйтәләр).
2.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
1.-Сезнең анда сүзләр язылган.
-Сүзләрне укыгыз,язылышына игътибар итегез.
-Ничек итеп ике баганага аерып язарсыз?
1багана 2багана
Голнур, ирен,
Сарбай. гөл,
балык.
(укучылар үзләре чыгып язалар).
-Сез ничек аердыгыз?(чөнки бу сүзләр баш хәрефтән язылган,җанлы предметлар)Балык та җанлы бит.Алар аерылып торалар.
-Аерым тарган,аерым яшәгән кешене нинди кеше диләр?!(ялгыз).
-Әйе,дөрес,ялгыз кеше-диләр.
!-Әйдәгез,баш хәреф белән языла торган,берәү генә-ялгыз булган сүзләргә исем бирик=Ялгызлык исемнәр.
Хор белән кагыйдәне әйтү.
Баш хәреф белән языла торган,бер генә предметны белдергән исемнәр ялгызлык исемнәр дип йөртелә.
Төркемнәрдә әйтү.
Аерым-аерым берничә укучыдан кабатлату.
Парларда сөйләү.
Нинди исемнәр ялгызлык исемнәр дип атала?
(бер укучы басып әйтә).
2.-Ә хәзер балалар РЕБУС чишәрбез!
-Төркемнәрдә биремнәрне укыйсыз,сүзне табасыз,нәрсәләр белдерүен аңла-
тасыз!
РЕБУС.
1.Районыбызның исеме?
А
2.Сөн елгасы нинди елгага килеп кушыла?

А
3.Актаныштагы чишмә исеме?
Х
4.Сез яратып укый торган газета исеме?
С
Ялгызлык исемнәр:
(Укытучы язып бара)
1.кеше исеме;
2.хайван кушаматы;
3.чишмә исеме;
4.елга исеме;
5.газета исеме;
6.бакча исеме;
7.шәһәр исеме;
8.әкият исеме;
3.Мин сез яртып укый торган газетаны алып килдем.Әйдәгез балалар ялгызлык исемнәр кертеп җөмләләр уйлыйбыз.
4.Физкульт-минут.
5.Шигырьне уку. 17 нче бирем:
Әйдә,Тукай,безнең белән бергә,
Син дә шатлан,халкың шатлана
Дәртле Казан,Нурлы Казан балкый
Бездә бүген бәйрәм,тантана.

-Укытучы укый.
-Эчтән укып чыгалар
-Бер укучы кычкырып укый.
-Ялгыз исемнәрне табыгыз!
-Тукай кем ул?(Нәрсәләр беләсез Тукай турында?)
-Казан турында нәрсәләр беләсез?
6.Казан,Тукай сүзләрен кертеп дәфтәргә җөмләләр язу.
7.-Ә хәзер “Кәҗә белән Бүре”әкиятен карап китик әле...Кемнәр бу әкиятне белә?!Кем язган аны?
!Китапларны төркемнәргә өләшәм.”Кәҗә белән Бүре”әкиятеннән ялгызлык исемнәр кергән җөмләләр табасыз.Бер-берегезнекен кабатламагыз...
-Кәҗә сүзе нинди хәреф белән язылган?Бәлки ялгышканнардыр?!Дөрес язма-
ганнардыр...
-2төркем”Аю”сүзе кергән җөмләне әйтә.3төркем “Бүре”сүзе кергән җөмләне әйтәләр.(Чөнки әкият геройлары баш хәреф белән языла;ялгызлык исемнәр баш хәреф белән языла).
!-Сез нинди әкият геройларын баш хәрефтән язар идегез?
(“Алтын балык”,”Су анасы”,”Шүрәле”һ.б.)
8.Хәзер дәреслекне ачабыз.103 нче күнегүнең биремен укыйбыз.Мөстәкыйль
эшлибез.Дәфтәрләрне ачтык,дөрес итеп утырабыз.Күнегүне язабыз.
9.Физкульт-минут.
Яздым җөмлә,иҗек сүз.
.......................................
10.Тестлар өләшү.Биремне укыйбыз,билгелибез.(Төркем җитәкчеләре тапшыра.)
11.Рефлекция.Йомгаклау.
Нинди исемнәр ялгызлык исемнәр дип атала.
Бер генә предметны аңлатучы исемнәр(тактага язылган исемнәрне уку).
Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла.
Менә бу инде безнең бүгенге дәреснең моделе була.
Өй эше.Әдәби китаплардан ялгызлык исемнәр кергән җөмләләр табып киләсез.
Билгеләр кую.Кемнәр үзләренә “5”ле куяр иде?!
Кемнәр “4”ле куяр иде?
-Булдырдыгыз,рәхмәт!!!

У вас нет прав для создания комментариев.