Урок математики в 1 классе
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Максат: 1 не, 2 не кушу һәм алу күнекмәсен ныгыту, гади мәсьәләләр чишү
күнекмәләрен ныгыту, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучан-
лыкны үстерү, иптәшләреңә карата игътибарлылык,ярдәмчеллек
тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, 82-83 битләр,дәфтәрләр,биремле карточкалар, төсле
карандашлар, компьютер, слайдлар,проектор.

Дәрес барышы

1.Оештыру моменты.
-Исәнмесез,балалар! Хәерле көн! Бер-беребезгә исәнлек-саулык теләп елмайыйк.(1 слайд)
Бүген безгә кунаклар килгән,укучылар! Аларга да карап бер елмаеп алыйк.
Алар безнең белемнәребезне карап, күзәтеп утырачаклар.

Укучылар, без бүген математик сәяхәткә чыгабыз, белемнәребезне кабатларбыз. Сәяхәтчеләр күп белергә, авырлыклар алдында каушап калмаска тиешләр.Шуның өчен,бик игътибарлы булыгыз яме.

2.Телдән исәпләү.

а)-Сәяхәткә без укучылар “Саннар урамы”ннан барырбыз. Тактада 1 дән 10 га кадәр саннар язылган. (2 слайд)
-1 укучы чыгып, 1дән 10 га кадәр саннарны күрсәтер.
-2 нче укучы чыгып, 10 нан 1 гә кадәр санны күрсәтер.
-1 укучы 1 дән 20 кадәр санап күрсәтә.
-2 шәрләп арттырып санау;2,4,6...
-1,3,5...

б)Саннар конвертын алабыз. Саннарны өстәлләргә куябыз. Мисаллар әйтелә, укучылар җавапларын күтәрәләр.

4 + 1 5 – 2 8 – 1 3 + 2
2 + 2 6 – 2 10 – 1 4 + 2

3. Математик сәяхәткә чыгу.

1 тукталыш. “Урман аланында”.(3 слайд)
а) Мәсьәлә чишәбез.
Керпе гөмбәгә барды
Ул 5 гөмбә тапты.
2 не куйды энәсенә
Калганын- кәрзиненә.
Керпе ничә гөмбәне
Куйды кәрзиненә? ( 5 – 2 = 3)

б)Рәсем буенча мәсьәлә төзеп әйтү һәм аны чишү.(4слайд)


Мәсьәлә әйтү: 1)Дамирда 4 марка бар.Фәридәдә 2 марка бар. Барысы ничә маркалары бар?

2)Миләүшәдә 4 шар бар иде. 1 шар шартлады. Миләүшәдә ничә шар калды?

2 тукталыш. ”Су буенда”.(5 слайд)
-Су буенда балалар, ял итеп алыйк.

4.Физминут.
Күлдә балык,бакалар
Баталар да калкалар.
Әнә бара бер бака,
Баткакка бата-бата.

а)Укучылар, карагыз әле, су буенда нәрсәләр йөзеп йөри? (аккошлар)
(6 слайд)
Менә шушы аккошларга карап , мәсьәлә төзеп әйтербез һәм аны чишәрбез.

б) Рәсем буенча мәсьәлә төзү,чишү. (дәреслектәге №1)(7слайд)

в) Балалар, карагыз әле 1 куян елап утыра. Ул нигә елый икән?(8 слайд)

Мисалларны чишә алмаганга,елып утыра икән ул укучылар.
-Мисалларны чишәргә булышабызмы?
2 + 2 +2
10 – 2 – 2

3 тукталыш. “Тылсымлы өй”.

-Балалар, әнә тегендә бер өй күренә. Анда кем яши икән?(9 слайд)

-Төлке-хәйләкәр, сезнең белемегезне тикшерергә уйлый. Төлкенең бер янчыгы бар икән. Менә шунда ,мисаллар язылган карточкалар. Шул мисалларны чишәргә кирәк.

5. Карточкалар белән эш.
3+2 4+2 5+2
5-2 6-2 7-2

-Булдырдыгыз,балалар. Ә хәзер үзебезнең яраткан мәктәбебезгә кайтабыз. Кайтканда “Фигуралар” тыкрыгыннан кайтырбыз.(10 слайд)

-Монда бирелгән фигураларны 2 төркемгә бүләргә кирәк.(укучыларның җаваплары)
6.Дәфтәрләрдә эш.

1)Төрле карандашлар белән 5 санын төрлечә табу юлларын күрсәтү.
2) Сынык сызык буыннарының озынлыкларын үлчәү һәм чагыштыру.

7.Дәресне йомгаклау.
-Балалар,сезгә бүгенге сәяхәт охшадымы? Дәрестә ниләр белдек?
-Рәхмәт сезгә укучылар! Булдырдыгыз!

У вас нет прав для создания комментариев.