Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Тема. 37+48 тибындагы саннарны кушу.

Максат. 37+48 тибындагы саннарны баганалап кушу күнекмәләрен уңышлы үзләштерү өчен шартлар тудыру.

Бурычлар: - икеурынлы саннарны баганалап кушуның кагыйдәләрен үзләштерү һәм аны гаәлдә куллану,
- математик сөйләм телен, логик фикер йөртүне үстерү.

Көтелгән нәтиҗә: Укучылар 37+48 тибындагы саннарны баганалап кушуны үзләштереп гамәлдә куллана белә.

Тирәлекне оештыру: Фронталь һәм индивидуаль эш.

Кулланылган дәреслек: Моро М. И., Бантова М. А. “ Математика 2 кл.” (икенче кисәк) – Казан: Мәгариф, 2008.

Җиһазлау: Мультипроектор, слайдлар, биремнәр язылган карточкалар.

Дәрес барышы

Дәрес этабы Күрсәтмәлелек Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге
1.Оештыру. Укытучы өчен максат: дәрескә психологик һәм эмоциональ халәт тудыру, эшләргә теләк уяту.
Укучы өчен максат: игътибарлы булу.

2.Өй эшен тикшерү һәм үткәннәрне ныгыту.
Укытучы өчен
максат: үткәннәрне кабатлап, күңелдән исәпләү күнекмәләрен ныгыту; яңа теманы ачарга әзерләнү.
Укучы өчен максат: өй эшенең дөрес эшләнгән булуы.

3. Яңа тема. Укытучы өчен максат: 37+48 тибындагы саннарны баганалап кушарга өйрәнү һәм аны гамәлдә куллану. Физминутка. Ныгыту.
Укучы өчен максат: яңа структураны дөрес аңлап эшләргә өйрәнү.

4. Өй эше. Укытучы өчен максат: Дәрестә алган белемнәрне ныгыту, мөстәкыйльлекне үстерү.
Укучы өчен максат: яңа структураны аера, мөстәкыйль эшли белү.
5. Йомгаклау. Бәяләү.
Укытучы өчен максат: укучыларның үз эшчәнлекләренә дөрес бәя бирүләре.
Укучы өчен максат: Дөрес бәяләү.

Слайд 1
(10+8)-2=16
13-(4+3)=6
(9-5)+20=24
43+57=100

14-(8-6)=12

Слайд 2
1 төркем: 21, 76, 91.
2 төркем: 40, 30, 10.

Слайд 3.


Слайд 4.


1 карточка


2 карточка


Слайд 5
Бар – 18 к.к., 7 з.к.
Китә - 20 к.
Калган - ? к.
Чишү
18+7=25(к)
25-20+5(к) Җ.:5 көймә.

Слайд 6.
Чыга – 9к, 4к
Барлыгы чыга - ? к
Чишү
9+4=13 (к)
Җ.: 13 көймә

Карточка
30-х=20
х+1=40
у-8=7
карточка

- Исәнмесез, укучылар! Шушы матур иртәдә сезне күркемә мин бик шат. Утырыгыз. Сез барыгыз да бүгенге дәрескә әзерме?
- Молодцы укучылар.

- Укучылар, яңа материалны өйрәнү алдыннан безгә гел үткәннәрне искә төшереп, кабатлап алырга кирәк.

Математик диктант:
- 10 һәм 8 саннарының сумасыннан 2 не алырга
- 13 саны 4 һәм 3 саннары сумасыннан күпмегә зуррак?
- 9 һәм 5 саннары аермасын 20гә зурайтырга
- 43 санын 100гә тутыру өчен ничә дистә һәм ничә берәмлек кушарга кирәк
- кимүче 14, киметүче 8 һәм 6 саннарының аермасы, аерма ничәгә тигез?

- Ә хәзер телдән исәпләп алабыз
Телдән исәпләү.
21, 40, 76, 91, 30, 10 саннарын 2 төркемгә бүлегез.

- Ни өчен шулай бүлдегез?

- Һәр санда ничә дистә, ничә берәмлек бар?

- Укучылар, менә шушы 21 санын 5 бер цифрасы ярдәмендә күрсәтә аласызмы?
- Молодцы, укучылар! Булдырдыгыз. Эшебезне дәвам итәбез.

- Бу мисалны чишү юлы сезгә танышмы?


- Ә хәзер менә монысын карагыз.

- Бу мисалның секреты нәрсәдә икән? Әйдәгез үзебез белгзн юл белән тикшереп, эшләп карыйк әле. (1 укучы тактада аңлатып эшли, калганнары дәфтәрләрдә.)
- Менә булды. Әйдәгез хәзер бу мисалның ничек эшләнгәненә төшенеп карыйк.
(Укытучы тактада аңлата. Мисалны яза).
- Берәлеккә берәмлекне кушабыз, 7+8=15 берәмлек – 1 дистә 5 берәмлек. Берәлекләр астына 5 не язабыз, ә 1 дистәне истә калдырабыз.
Дистәләрне кушабыз. 3+4=7. Дистәләр астына язасы була, ләкин әле 1 күңел бар. 7+1=8. 8 дип язабыз. Димәк, сумма 85 булды. Менә ничек кушыла икән бу мисал. Сергә төшендек.
- Ә хәзер дәреслектән №1 нче мисалны табабыз.

- Дәреслектән №3 мәсьәләне чишәбез.

- Нәрсә турында сүз бара?

- Бу көймәләр нишли?
- Мәсьәләнең соравы нинди?
- Дәфтәрләргә шартын төзегез, мин карап чыгам.

Физминут. (Дежур укучы күнегүләр эшләтә)
- Дәреслектән №4 мәсьәләне һәр укучы эчтән укып, шартын язып чишә. (Укытучы карап йөри.) Дөрес чишкән укучы түгәрәк, чишүдә хатасы булган шакмак, шартында да хатасы булган ∆ ала.

Көчле укучы өчен
- Мәсьәләне чишеп бетерүчеләргә карточка бирәм. Калганнар уйлап, дөрес итеп эшләп бетерәләр.

- Өйгә кайткач, өстәмә эшләр дәфтәренә бүген өйрәнгән кебек мисаллар эшләрсез. Моннан тыш №7 (10 бит), теләүчеләргә №6 (10 бит)

- Сезгә дәрес кызыклы булдымы?
- Бу дәрес башында нинди максат куйган идек?

- Без моңа ирештекме?
- Бу белем безгә кирәк булырмы?

- Ә тормышта кирәк булырмы бу белемнәребез?
- Бик дөрес! Молодцы”

- Сез бу кирәкле белемне үзләштердегезме? Ничек уйлыйсыз?
“5” – кемдә түгәрәкләр генә
“4” – түгәрәк һәм шакмаклар өчпочмакларга караганда күбрәк.
“3” - өчпочмаклар шакмакларга караганда артыграк.

- Укучылар, сез бүген дәрестә бик актив катнаштыгыз, никадәр күп белем тупладыгыз. Шулай тырыш булсагыз, киләчәктә тагын да күбрәк белерсез, моның өчен ялкауланмаска, тырышырга гына кирәк. Барыгызга да зур рәхмәт. Чыгарга мөмкин. - Исәнмесез!

- Әзер!

Укучылар аңлатманы дәфтәргә язалар, җавабын табалар
*(10+8)-2=16
*13-(4+3)=6
*(9-5)+20=24
*43+57=100

*14-(8-6)=12
Хатасыз укучы түгәрәк, 1 хаталы укучы шакмак ала. (слайд 1 буенча тикшерәләр)

- 1 төркем: 21, 76, 91.
- 2 төркем: 40, 30, 10.
- Икенче төркемдә түгәрәк саннар, дистәләр генә, берәмлекләре юк.
- (укучылар әйтеп чыгалар). 21- ике дистә 1 берәмлек, 40- дүрт дистә.
- 21=11+11-1

- Таныш. Алдагы дәресләрдә чишәргә өйрәндек.

- Юк, монысын өйрәнмәдек.

(Илшат сөйләп эшли)
38+47=(30+8)+(40+7)=(30+40)
+(8+7)=70+15=85

Урында дәфтәрләрдә рәттән аңлата барып эшлиләр.

(Илшатка, Ләйләгә аерым карточкалар бирелә.)

(Ләйлә кычкырып укый мәсьәләне)
- Кечкенә һәм зур көймәләр бар.
- Диңгезгә китәләр.
- Калган көймә.
(Дәфтәрләрдә чишәләр)

Бар – 18 к.к., 7 з.к.
Китә - 20 к.
Калган - ? к.
Чишү
18+7=25(к)
25-20+5(к) Җ.:5 көймә.

(Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр)
Чыга – 9к, 4к
Барлыгы чыга - ? к
Чишү
9+4=13 (к)
Җ.: 13 көймә

(Алдан эшләп бетерүчеләр карточка буенча тигезләмәләр чишәләр, мисаллар чишәләр.)

- Әйе.
- 37+48 тибындагы мисалны баганалап кушуга өйрәнү.
- Әйе, мин аңладым.
- Киләчәктә тагын икенче төрле ысулларны өйрәнгәндә кирәк булыр.
- Әйе.
– Кибеттә акча түләгәндә.
- Кием тегү өчен материя сатып алганда.
- Төзелеш өчен үлчәгәндә
Укучылар фигуралар белән җавап бирәләр. Укучылар үзләренә туры килгән билгеләрне куялар.

Әтнә муниципаль районы Ш. Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе

37+48 тибындагы саннарны кушу
2 нче сыйныфта математикадан Шадриков методикасы буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе

Укытучы: Мөхәммәтҗанова Ләлә Альбек кызы



2013 ел