«Яңа ел теләкләре”
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Литература
-
Опубликовано 18 Декабрь 2023
-
Просмотров: 197
Каримуллина Зайнаб Ильсуровна - 2 б класс
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
руководитель - Мухаметгалиева Зухра Тимершовна
Яңа ел теләкләре
1.Ак бураннар ,карлар белән
Салкын кыш килде.
Бар дөньяны матурлыкка,
Аклыкка төрде.
2.Без – балалар Яңа елны
Бик нык көтәбез,
Юмарт бабай- Кыш бабайны
Сагынып беткәнбез.
3.Яңа ел һәр кешегә
Бәхет китерсен.
Ап-ак карларга ияреп
Тынычлык килсен!
4.Кыш бабайның капчыгында
Иң шәп бүләкләр,
Сәламәтлек,яхшы кәеф
Иң-иң кирәкләр.
5.Һәр кешенең хыяллары
Чынга ашсыннар.
Кыш көннәре матур булып
Истә калсыннар!



