Эссе «Алар Ватанны сакладылар»
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Литература
-
Опубликовано 08 Май 2022
-
Просмотров: 559
|
Ф.И.О. |
Должность |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
Название работы |
|
Ахметгалиева Эльмира Алисовна |
учитель |
МБОУ «Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая » |
|
«Война в судьбе моей семьи» |
Эссе «Алар Ватанны сакладылар» |
Алар Ватанны сакладылар.
( Эссе )
Сугыш… Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына
кайгы , күз яше , хәсрәт китермәгән ул.
Безнең Яңа Иябаш авылы җирлегеннән 347 ир – ат сугышка китә. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, 230 авылдашыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмый. Алар еракта мәңгегә ятып кала. Кайтканнары да сугыш җәрәхәтләреннән гүр иясе була. Авылдагы һәр йорттан берәр, берничә хәттә дистәләгән сугышчы үлеп кала. Шундыйларның берсе безнең гаиләбез. Әнием (Венера Галяветдинова) ягыннан, бабаемның өч туганы, әбием Шагинурова Фагыйләнең өч туганы, әтием (Галяветдинов Алис) ягыннан бабаемның өч бертуганнары. Бер семья өчен коточарлык югалтулар! Әбиемнең 3 бертуган абый – энеләре. Шагинуровлар: Нәҗип, Фәтих, Нәфик абыйлар сугыш кырыннан әйләнеп кайтмыйлар.
Бер- бер артлы хәбәр килде,
Бабайның өч улына.
Пәхлевандай өч егетне
Озаттык сугыш кырына.
Олы улы Нәҗип абый
Сугышка китеп барды.
“Әттә” сүзен әйтә алмыйча
Өч айлык кызы калды.
Артиллерист Фатих абый
Дошманның котын алды.
Ленинград шәһәрендә
Ул газиз башын салды.
Өйләнмәгән Нәфик абый
Герман җирләрен күрде.
Җиңү бәйрәмнәре көнне
Үлгән хәбәре килде.
Өч егетнең берсе дә юк,
Кайтмады шул, кайтмады.
Өзелеп көткән туганнарга
Нинди зур хәсрәт, кайгы”, дип сагынып елаучы кыз туганнары гына кала.
Бабаемның туганнары Әхмәров Рәфгать Габделхәй, Суфьян абыйлар. Абыйсы Габделхәй – укытучы була. Ул да сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмый. Хәбәрсез югалган хәбәре генә килә. Хатыны – Пелагея Ниловна – чит телләр укытучысы. Ире сугыштан кайтмагач балаларын алып читкә китә. Балалары: Әхмәров Алик Габделхәй улы, Әхмәрова Лира Габделхәй кызы. Бабаем Рәфкать сугыштан исән сау әйләнеп кайта.”Бәлки бер очрашырлар”, - дип абыйсы балаларының исемнәрен үз балаларына куша.
Бабаем 1941 – 1943 нче елда Төньяк – Көнбатыш фронтта №119 укчы бригада да взвод командиры, 1943- 1944 елларда II Украина фронтында № 72 укчы полкта өлкән лейтенат – взвод командиры була. Ул бөтен Украина җирләрен азат итүдә катнаша. Харьков, Киев шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнашкан батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнә. 4 мәртәбә яраланып, инвалид булып, туган авылына кайта. Хәзерге үзе азат итүдә катнашкан шәһәрләрне күрсә, ни уйлар иде ул?- дип ирексездән уйлап куясың.
“Миңа сугышта да укытучы, тәрбияче булырга туры килде. Кечкенәдән: “Кеше үтерү гөнаһ санала”,- дип тәрбияләнгән яшь солдатларны атакага алып бару бик кыен булды. Үзбәк, кыргыз һ.б. егетләр поста, каравылда качып утыралар иде. Ватанны, гаиләңне саклау – иң саваплы изге эш, - дип аңлатырга туры килде”,- дип искә алып сөйли иде бабам.
Ул биш мәртәбә яраланып, таяк белән инвалид булып кайтса да, үлгәнче Кырлай мәктәбендә физика - математика укытты.
Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап калырга , аның азатлыгы , тынычлыгы өчен гомерләрен биргән әтием ягыннани бабаем Низам. Аның туганнары, Галяветдиновлар: Мәлик, Әлтаф абыйлар.
“Әтиегез исән, ул кайтачак” ,- дигән күрәзәче сүзенә ышанып гомер буе әтиләрен Низам бабаемны көткән 4 ятимнең сагышларын язып кына бетереп буламы? Ишек ачылган саен, “Әти түгел микән”,- дип өзгәләнүләр, күз яшьләре... Ватанны фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Тылда: кырларда, завод- фабрикаларда эшләүче миллионларча хатын –кызлар, өлкәннәр, бала –чагалар батырлыгыннан башка җиңүне күз алдына да китереп булмый.
Әйе авылда картлар, хатын – кызлар һәм балалар гына кала. Ә тормышны алып барырга кирәк: игенен дә игәргә, балаларны да ач – ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, гомер буе бетмәс төсле тоелган налогын да илтеп түләргә.
Өч туганын сугышта югалткан әбием Шагинурова Фагыйләнең күргәннәре үзе бер тарих. Сугыш чорында ул авылда укытучы, партком секретаре, ревизия комиссиясе председателе, агитатор һ.б. җаваплы эшләрне башкара. “Фронт өчен түләүләр килеп кенә торды. Иң авыры – йорт саен кереп тиенләп акча җыйнау булды. “Бүген балаларларга бер сынык икмәк кайдан алып ашатыйк”,- дип елап утырган әниләрдән акча сорауны.
“Күз алдына китерегез әле , әй балалар”,- дия иде ул.
Йөрәкләр һаман да сыкрый,
Исләрдә бит ул һәрчак.
Ач, ялангач бала вакыт,
Чабаталы үсмер чак.
Ачлык күрдек , исән калдык,
Укуны ташламадык.
Кычыткан ашлары белән
Җаныбызны сакладык,- дип искә алып сөйли, сугыш чоры баласы, ветеран укытучы, әнием Венера Галяветдинова.
Илебез зур сынаулар , авыр юллар, югалтулар аша җиңү таңын каршылады.
Без бәхетле яшәсен өчен яу кырында ятып калган миллионнарга баш иябез.Бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән , безнең арада.
Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.
Ил азатлыгы өчен һәлак булган авылдашларыбызның исемнәре Хәтер китабына кертелү белән бергә, авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл – моның ачык мисалы.
Мәктәбебез укучылары һәйкәлне карап, чистартып тора, бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә чәчәкләр куя.
Без киләчәк еллар капкасын бернинди коралсыз – Тынычлык, Дуслык, Туганлык белән янәшә атлап керергә тиешбез һәм шуның өчен көрәшәбез дә .



