Гульнара
Шаяхметовна
(автор-воспитатель)
Хәтер сандыгы.
Хикәя.
Хәтирәләр сандыгы.
Кечкенә улымны итәгемә,ә олысын янәшәмә утыртып кино карыйм.Сугыш,атыш,кан,елау,танклар,самолётлар.Ир балага техника кызык шул инде дип уйлап куям.Итәгемдәге нәнием күзләрен йомып-йомып куя.Еларга җитешкән баламны ныграк кочаклыйм.Әлбәттә бала мондый киноны озак карый алмый,артык мәгънәсенә төшенмидә сыман.Олысы кинәт сорау биреп куйды:
-Әни,нәрсә ул сугыш?Нигә алар кешеләргә шулай аталар?
-И,улым,сугыш начар инде ул.Менә гитлер дигән кеше безнең илне басып алмакчы булган.Үзенең гаскәрләрен алып безнең чикне басып кергән.Самолётлар өстән,танклар астан һөҗүм иткәннәр.Бер гаепсез йоклап яткан халык аңламаганда.Аннары ир-атлар җыелышып сугышка киткәннәр.Күбесе кайта алмаган,үлеп калганнар.Ә аларның хатыннары ,балалары,әниләре кырларда иген иккәннәр,завод,фабрикаларда эшләгәннәр.
-Ә минем зур әти сугышта булганмы?
-Юк,улым,карт бабаң Вәлимхәмәт бабаң сугышта булган.Ул минем зур әтием.Бер кулы нык яраланып кайткан иде.
-Аның турында сөйлә әле әни.
-Минем бабам Хәсәншин Вәлимхәмәт Хәсәнша улы 1905 нче елда Киекле авылында туган 1941 нче елны сугышка алына һәм Мәскәү астындагы ковалерия полкына билгеләнә.1944 нче елны бик каты яралана,бер кулы эшкә яраксызга әверелә.Озак кына госпитальдә ятканнан соң туган авылына кайтырга мәҗбүр була.Гомер буе колхозда эшли.Сугыш елларын күз яшьләрсез искә ала алмый иде.Бөтен башында осколкалар иде балам.Менә шул бабайның кече улы минем әтием,синең зур әтиең улым.
Шулай,сугыш беркемне дә уратып узмаган.Күпләр өйләренә әйләнеп тә кайта алмаган.Күпме күз яшьләре,югалтулар,кайгы-хәсрәт,ачлык,ялангачлык,ятимлек калдырган бу сугыш.
Авыр сулап куйды бала.Мин дә бабамны күз алдыма китердем.Бер куллы 91 яшендә әти белән әни хозурында бакыйлыкка күчте мескенкәем.Авыр туфрагы җиңел булсын.
Автор:Гаязова Гөлнара Шәяхмәт кызы