“Минем якташым-Россия Герое”
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль  гомуми   белем бирү учреждениесе

“Усали  урта гомуми белем бирү мәктәбе”

 

 

 

“Минем якташым-Россия Герое”

(эзләнү-тикшеренү эше)

 

Эшләде:

8 нче сыйныф укучысы

Нуруллин Рифнур Рафатович

Җитәкчесе:

Исмагилова Әнисә Равиловна

 

 

                                                                              

 

                                                                    

 

 

                                                              

                                                       2022

    Менә ул   көн, менә ул Җиңү көне! Килеп җитә ул курку-шомланулар белән, яшерен өметләр белән көткән көн! Шушы көндә миллионлаган кеше өчен барысы да бетә: курку да, шомлану да. Иңнәреннән гүя Каф таулары күчә. Еллар буе радиодан Левитан тавышын тыңлап, зур өметләр белән яшәгән халык өчен барысы да тәмам. Алар хәзер   җиңү көнен алып килгән улларын, газиз ирләрен көтә. Әнә   Левитан радиодан Гитлер Германиясенең капитуляция шартларына кул куюын тапшыра. Аның тавышы   гүләп торган чаң шикелле көчле, дәһшәтле булып, һәр сүзе ачык, тантаналы булып, зур бәхетләр вәгъдә итеп яңгырый. Тарихның бөек сәгате бит бу!

     Шушы көнне якынайту өчен миллионлаган ватандашларыбыз белән бергә, иңгә-иң торып көрәшер өчен, безнең районнан да меңләгән кеше кулына корал ала. Җиңү көнен якынайтыр өчен картлар, балалар һәм хатын-кызлар көнне төнгә ялгап эшләсәләр, кыю якташларыбыз   туган илне саклар өчен хәтта гомерләрен дә кызганмыйлар. Дошманга каршы көрәш җиңел генә булмый. Йөзләгән якташыбыз яу кырында ятып кала; гарип-гораба булып туган якларына кайтып егыла;   ирексездән әсир төшеп, иленә хыянәт иткән дигән ярлыктан котылыр өчен, чит җирләрне яшәү урыны итә. Тик шулай да, күпләребез, тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәтеп, җиңү көнен якынайта. Андыйлар туган якларыбызга түшләренә орден-медальләр тагып кайта.

   Безнең   күрше авылыбыз Албай геройларга бик бай. Албай авылы берүзе илебезгә биш герой биргән авыл. Аларның икесе   Гражданнар сугышы герое булса, калган өчесе Бөек Ватан сугышы геройлары. Ә иң гаҗәпләндергәне шул, бишенче геройның - очучы Георгий Смирновның   герой исеме авылдашларына 2008 нче елда гына мәгълүм булды.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган лейтенант Георгий Смирновның батырлыгын чагылдырган Россия Герое Йолдызын 2008 нче елның май аенда тантаналы төстә геройның балаларына Татарстан Хәрби коммисариатында тапшыралар. Герой үзе, җиңү көнен якынайтып, дистәләгән   дошман самолётын юк итеп, яу кырында ятып кала. Очкычына ут капкан килеш тә ул, экипажына сикерергә мөмкинлек биреп, аларны үлемнән саклап кала. Ә үзе, бик каты пешкән хәлдә, самолётын җиргә төшереп туктата алса да,   каты тән җәрәхәтләре аны арабыздан алып китә.

   Албай авылы егетенә Россия Герое исемен бирү турындагы Указга илебез   президенты В.В.Путин 2008 нче елның 8 нче мартында кул куя. Бүләк үзенең хуҗасын Татарстан Хәрби комиссариаты, Идел буе – Урал хәрби округының Кадрлар идарәсе, Россия Саклану министрлыгының Баш кадрлар идарәсе җитәкчеләре, геройның улы Геннадий Георгиевич һәм кызы Галина Георгиевналарның зур тырышлыгы белән таба.

   Георгий Смирнов сугышны звено командиры, 50 нче ерак бомбардировка авиация дивизиясенең 81 нче полкында кече очучы булып каршылый. 1941 нче елның 8 нче сентябрендә үк полк командиры тарафыннан командованиенең хәрби заданиеләрен үрнәк башкарганы, немец фашистларына каршы бәрелешләрдә кыюлык һәм батырлык күрсәткәне өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Сугыш хәрәкәтләре вакытында ул җитмеш ике   сәгать вакыт эчендә егерме ике хәрби очыш ясый, дошманның мотомеханик частьларын, танкларын, истребительләрен күпләп юк итә.

       Кыю егет үзенең Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгәнен өйгә язган хатларында хәбәр иткән була инде. Әтисе дә җае чыккан саен бу хакта авылдашларына әйтә килә. Вакытлар   үтә. Сугыш бетә. Геройның әти-әнисе, тормыш иптәше   үлеп китә. Георгий Смирнов батырлыгы   онытылган кебек була. Ә шулай да балаларына әтиләре хакында сабый чакта ук ишеткән хәбәр тыңгылык   бирми. Шулай итеп, алар хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәләр. Шуннан соң боз кузгалып китә, эзләү башлана...

   Менә ниһаять ул   шатлыклы көн килә. Геройның балалары   яшь аралаш елмая. Бу бит әтиләрен югалту ачысыннан тамган   яшьләр генә түгел, ә горурлык яшьләре дә. Менә бит аларның әтиләре нинди кеше булган. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк аларның ул-кызларына?!

   “Батыр яуда беленер” дигән мәкаль бар татар халкында. Геннадий , минемчә, бу кыю очышларын   үзе турында авылдашлары белсен дип кенә түгел, җиңү көнен якынайтыр өчен эшләгәндер. Ни генә булмасын, аның хакында без беләбез бүген. Якташыбызның батырлыгы бүген дә онытылмый. Ул үлмәде! Ул безнең   йөрәкләрдә яши! Бүген батыр Смирновның исеме Албай авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган обелиск каршындагы   истәлек тактасында урын алды. Бүген Албай авылында   геройларының һәрберсенең   бюстлары куелды. Бүген   Албайда   хәтер аллеясы ачылды. Бүген героебыз Генадий Смирновның бюсты үз авылларында гына түгел, район үзәге Мамадышта да куелды. Бүген, Албай геройларын искә алып, 7 чакрым ераклыктагы кечкенә генә бер мәктәпнең укучылары – без дә барабыз геройларга багышланган музейны күрергә, һәйкәл алдында баш ияргә!

     Менә моны тарих дими ни дисең соң?!

У вас нет прав для создания комментариев.