Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Тукай исеме - бөек исем!

Тукай исеме - бөек исем!

Яши минем күңелдә.

«Туган ил» дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Тукай бабай әкиятләрен

Яратабыз, тыңлыйбыз.

«Туган тел» ен, «Әллүки»ен

Көйгә салып җырлыйбыз.

Аның шигырьләре бик күп.

Яратам мин барысын.

Дустым, син дә укы аны,

Бик күп белем алырсың.

Ин яраткан шагыйребез

Габдулла Тукай безнең.

Татар әдәбиятында

Якты йолдыз ул безнең!

Габделхаев Илназ, Сарман муниципаль районы Сарман гомумурта белем бирү мәктәбе