Стихотворение Минем әтием
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Литература
-
Опубликовано 28 Январь 2020
-
Просмотров: 722
| Билалова Амина Айдаровна |
Подготовительная №2 | МБДОУ №5 | Хисамова Гузель Рубесовна | Стихотворение | Минем әтием |
Минем әти.
Минем әти бар эшнең дә җаен белә,
Кулларыннан гөлләр түгелә.
Бөтен кеше әтиемнән үрнәк ала,
Минем күңелем шуңа сөенә.
Минем әти тормыш буйлап җайлап атлый,
Өйрәтә ул безне яшәргә.
Өйрәнәбез әтидән без бар нәрсәгә,
Күңелебез шуңа сөенә.
Безнең өчен син әтием ныклы терәк,
Син бит безгә сулар һава кебек кирәк.
Исән- сау һәм сәламәт бул, озак яшә,
Әни белән булыгыз сез гел янәшә!



