Конспект ООД “Юл тозаклары”
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

 

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение -детский сад “Милэшкэй” Тукаевского муниципального района РТ

 

Конспект ООД “Юл тозаклары” 

Асылгараева Роза Рафайлевна, первая квалификационная категория

воспитатель

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2026 год

Белем бирү эшчәнлеге

Яшь төркеме: уртанчылар төркеме

Максат:

  1. Балаларның юл тозаклары, юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.
  2. Дидактик уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык,

тәрбияләү, уйлау сәләтләрен үстерү. 

  1. Балаларда ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә: Балалар юл билгеләрен төгәл атыйлар. Һәр билгенең үзенә генә хас билгесе, куллануы турында белемнәре тулыландырыла. Юлдагы, подъезд төбендәге тозаклар турында белемнәре арттырыла. Юл кагыйдәләрен тагы да яхшырак  белергә теләү теләге булдыру.

Эшчәнлек төрләре: уен, сөйләм, танып белү, аралашу, хәрәкәт эшчәнлеге. 

Мөстәкыйль эш: Сәфинә белән транспорт торләрен ныгыту. Назар белән тулы җөмләлр белән җавап бирүне камилләштерү.

Сүзлек өстендә эш:

актив сүзләр: светофор, юл билгесе, тратуар, юл тозаклары

пассив сүзләр: җәяүле, җир асты юлы, җир өсте юлы

Балалар белән алдан эшләнгән эш: Табышмаклар өйрәнү. Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау. Транспорт темасына рәсемнәр ясау.

Җиһазлау: такта, мольберт

Күрсәтмә материал: Күрсәткеч таяк (указка), транспорт рәсемнәре,  транспорт төрләре буенча рәсемнәр, юл билгеләре

Таратма материал: Юл билгеләре төшкән пазллар; светофор ясау өчен төсле кәгазьләр, ак кәгазь, пумала, җилем.

 

  1. Оештыру өлеше.

Балалар яры түгәрәккә басалар.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бүген безгә күпме кунаклар килгән. Без аларны күрүебезгә бик шат. Әйдәгез әле алар белән исәнләшик.

- Исәнмесез! Хәерле көн!

Тәрбияче: Балалар бүген сезнең белән нәрсәләр турында сөйләшербез икән. Әйдәгез әле уйлап карыйк. Балалар табышмаклар әйтерләр. Бергәләп җавабын табыйк. Нәрсәләр турында сөйләшкәнне аңларбыз шуннан.

Балалар:

  1. Канаты бар җилпеми,

Эче җылы җил керми

Корыч йөрәкле кош ул,

Безнең яраткан дус ул.  (Самолёт)

  1. Аяклары түгәрәк,
    Куышалар тәгәрәп.

Үзем утырам, үзем чабам

Теләсә кая таба   (Велосипед)

  1. 3. Башында мөгезе бар,

Боргаласаң –үкерә.

Менеп атлансаң биленә,

Җилдән җитез йөгерә (Мотоцикл)

  1. 4. Очмый, судан да йөрми,
    Ул урам буйлап чаба.

Аның ике күзендә дә,

Яктырып утлар яна  (Җиңел машина).

 Тәрбияче: Ничек уйлыйсыз нәрсә турында сөйләшербез икән бүген?

(Балалар үзләренең җавапларын әйтә. Тәрбияче дөрес җавап бирергә этәрә)

  1. Кереш өлеш

Тәрбияче: Хәзер мин сезгә әкият сөйлим. Борын-борын заманда яшәгән ди бер малай. Ул малайның исеме Светофор булган, ди. Көн саен иртән әнисе белән бакчага барганда ул юл аркылы чыга алмыйча бик озак торган,ди. Чөнки юлда машиналар йөриләр дә йөриләр, бер дә туктамыйлар,ди. Светофор: “Эх шушы машиналарны туктатып торып булса иде”,- дип хыялланган. Һәм бер көнне ул бик матур төш күргән. Имеш, Светофор бик матур урманда йөри икән, аңа бер тылсымчы очраган. Тылсымчы Светофордан нинди теләкләрен бар, дип сораган. Светофор үзенең теләген аңа әйткән: “Урам аркылы чыкканда, машиналарны туктатып тора торган әйбер булсын иде”,- дигән. Тылсымчы аңа бер таяк биргән. Таякның башында өч төстәге күзе бар икән. Тылсымчы әйткән: “Менә бу кызыл төс янса, кешеләр дә, машиналар да туктап торсыннар; сары төс янса, кузгалырга әзерләнсеннәр; ә яшел төс янса, барысы да кузгалып китсеннәр.” Светофор уянып киткән дә, төшен әтисенә сөйләп биргән. Әтисе шуннан соң шундый утлар ясап, урамнарга тезеп чыккан. Бу өч төсле утларга светофор дип исем биргәннәр.Кызык әкиятме балалар?”

Тәрбияче: Балалар әйдегез сезнең белән светофор төсләре белән уйнап алабыз.

Уен “Дөрес эшлә” дип атала. Мин кызыл төстәге түгәрәк күрсәтсәм, чүгәләп утырасыз,  сарыны күрсәтсәм, торып басасыз, яшелне күрсәтсәм,түгәрәк буйлап йөрисез.  Әйдәгез, башладык.”

Уен уйнала.

Тәрбияче: “Кызык уенмы, балалар?”

(Балар җавабы)

 Балалар, менә бу өстәлгә карагыз әле. Нинди тәртипсезлек, ниндидер кәгазь кисәкләре ята. Әйдәгез, тәртипкә китереп төзеп карыйк, нәрсәләр килеп чыгар икән.

(өстәлдәге кәгазь кисәкләреннән пазллар җыялар, анда юл билгеләре килеп чыга)

Тәрбияче: Балалар ә нәрсәне аңлата микән ул рәсемнәр.

Балалар: Юл билгеләре килеп чыкты. (балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Дөрес. Ә хэзер, әйдәгез, аларны атап узыйк әле. Нәрсәне белдерәләр икән алар. 

Балалар шул ук юл билгеләрен молҗберттан карыйлар, нәрсә аңлатканын әйтеп баралар)

1 билге - җәяүлеләр өчен юл билгесе

2 билге – җир асты юл кичүе билгесе

3 билге – җир өсте юл кичүе билгесе

4 билге – велосипед юлы билгесе

5 билге – җәяүлеләргә йөрергә ярамый билгесе

6 билге –  җәяүлеләр юлы билгесе

Тәрбияче: Бу юл билгеләре кемнәр өчен кирәк балалар?

Балалар: Безнең өчен, һ.б.

Тәрбияче: Менә балалар юлларда светофор гына түгел төрле юл билгеләре дә булырга тиеш икән.

Тәрбияче: Безнең юлларда җәяүлеләргә караганда машиналар күбрәк йөри әлбәтта. Әйдәгез әле траспорт төрләре турында уен уйнап алыйк.

Уен – “Нәрсә артык? Ник?” дип атала

– автобус, көймә, теплоход, пароход, метеор

– самолёт, поезд, трактор, камаз, җиңел машина

– пассажир самолеты, ветртолет, хәрби самолет, кечкенә самолет, ашыгыч ярдәм машинасы

Тәрбияче: Төркемдәге кайсы транспортның артык икәнен аңлатып бирик инде, әйдәгез.  

Балалар: Автобус, көймә, теплоход, пароход, метеор төркемендә, автобус артык. Ул җир өсте траспотры. Ул юлдан йөри. Ә калганнары су өсте транспорты, алар судан йөри.

Самолёт, поезд, трактор, камаз, җиңел машина төркемендә, самолет артык. Ул һава транспорты, һавада оча. Ә калганнары җир өсте транспорты, алар юлдан йөри.

Пассажир самолеты, ветртолет, хәрби самолет, кечкенә самолет, ашыгыч ярдәм машинасы төркемендә,  ашыгыч ярдәм машинасы артык. Ул юлдан йөри. Ә калганнары һавада оча.

Тәрбияче: Булдырдыгыз,балалар. Хәзер басыгыз әле,ял итеп алыйк. Физминут – “Күрсәт әле үскәнем”

Күрсәт әле үскәнем ничек машина йөри

Менә шулай, менә шулай, шулай машина йөри (куллары белән руль тотып күрсәтәләр)

Күрсәт әле үскәнем ничек юл чыкканда карыйлар

Менә шулай, менә шулай,  шулай юлны карыйлар

Күрсәт әле үскәнем ничек юлны чыгалар

Менә шулай, менә шулай, шулай юлны чыгалар

Күрсәт әле үскәнем ничек кызыл төскә туктыйлар

Менә шулай, менә шулай, менә шулай туктыйлар

III. Төп өлеше

Тәрбияче: Балалар! Ниндидер тавыш килә, сез ишетәсезме?

( Карлсон тавышы килә. Тәрәзә төбеннән  туп тоткан Карлсон керә)

Карлсон:– Сәлам дусларга! Таныдыгызмы мине? Мин бит Карлсон! Түбәдә яшим. Әле түбәдә йөргәндә сезнең тавышыгызны ишеттем дә, сезнең янга төшәргә булдым. Нишлисез сез монда?

Тәрбияче:  Карлсон, бүген без балар белән юл билгеләре, транспорт турында сөйләшәбе.  Безнең балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр һәм үзләре белгәннәрен башкаларга да өйрәтә алалар. Ә син беләсеңме соң юл йөрү кагыйдәләрен?

Карлсон:  Нәрсәгә соң алар миңа? Түбәдә бит автобуслар йөрми, машиналар юк, тычканнар гына йөри. Кагыйдәләр дип баш катырмагыз. Әйдәгез берәр юлда   футбол уйныйбыз.

Тәрбияче: Юк, Карлсон, бу бит машина юлы. Анда юл билгеләре бар, машиналар йөри. Монда футбол уйнарга ярамый!

Карлсон: Нәрсәгә соң анда бу билгеләр? Тормасыннар әле, аударыйк!

Өч күзле бу багана да артык,  иркенәеп калсын чатлар, алып атыйк!

    Тәрбияче: Җирдә имин яшәү өчен юл кагыйдәләрен белергә кирәк. Һәм дә инде бик игътибарлы булырга кирәк.

Карлсон. Ә нәрсә ул юл кагыйдәләре? Варенье кебек тәмлеме?

Тәрбияче:  Юк, Карлсон, кагыйдәләрне ашап булмый. Аларны

өйрәнергә кирәк. Әле кагыйдәләр генә түгел төрле юл тозаклары да бар. Әйдәгез әле менә бу рәсемнәргә карап китик.

(Тәрбияче тактада төрле юл тозаклары очраклары күрсәтә, балаларга аңлатып бара)

Тәрбияче:  Беренче рәсемдә юл тозагы булып куаклар тора. Бу куаклар юлдан килгән машинаны каплый. Җәяүлегә машина күренми.

Икенче рәсемдә юл кырында торучы машина юл тозагы китереп чыгара. . Бу машина юлдан килгән машинаны каплый. Җәяүлегә машина күренми.

Өченче рәсемдә юл тозагы булып арка тора. Аркадан чыккан машинаны җәяүле күрми.

Дүртенче рәсемдә юл тозагы булып кар көртләре тора. Алар якынаеп килгән машиналарны каплый. Җәяүле машиналарны күрми.

Бишенче рәсемдә юл тозагы булып тукталышта басып торган автобус тора. Астобусның алгы ягыннан урап узган җәяүле килгән машинаны күрми. Шуңа күрә автобусны арткы ягыннан урап узарга кирәк.

Тәрбияче:  Менә никадәр юл тозаклары. Шуңа күрә юлда бик тә игътибарлы булырга кирәк. Аңладыгыз мы балалар? Ә син Карлсон, аңладын мы?

Карлсон:  Юк аңламадым . Миңа нишләргә инде?

Тәрбияче: Балалар әйдәгез тагын бер тапкыр Карлсонга аңлатып чыгабыз.

(Балалар хәрбер рәсем буенча юл тозаклары турында тагы бер тапкыр әтеп чыгалар)

    Балалар: Юл кырында үскән агачлар, куаклар юлны капларга мөмкин. Шуңа күрә юлны чыкканда игътибарлы булырга кирәк.

Юл кырында машина торса, юл тозагы барлыкка килә. Машина аркылы,  юлдан килгән машиналар күренми.  Шул вакытта сак булырга кирәк.

Юл чыкканда як-ягыңа кара. Аннан соң гына юлны чык!

Арка янындагы юлга чыкканда сак булырга! Машина килеп чыгуы бар.

Юл кырында кар көртләре зур булса, юлга ашыгып чыкма. Чөнки алар килгән машинаны каплый.

Подъезд янындагы юлга чыкканда сак бул!  Подъезд төбендә торган машиналар, узып барган машинаны каплый.

Самокат, велосипед, скейтборд белән юлга чыгарга ярамый. Аларны кулга тотып чыгарга кирәк.

Тукталышта автобустан төшкәч, юлга автобус артыннан   чыгарга кирәк.

Тәрбияче: Менә Карлсон аңладын мы инде.

Карлсон: Әйе, аңладым. Рәхәт сезгә. Мина менә бу өч күзле баганагыз бик ошады. Миңа шуны биреп җибәрегез әле.

Тәрбияче: Бу светофор балалар белән шөгылләнгәндә кирәк шул безгә. Әйдә без сиңа икенчене ясыйбыз. Ясыйбыз мы балалар?

(Балалар өстәл артында төсле кәгазьләрдән светофор ясыйлар һәм аларны Карлсонга бүләк итәләр)

Тәрбияче: Менә Карлсон сиңа бүләкләр.

Карлсон: Рәхмәт сезгә балалар миңа китәргә вакыт. Мин сез өйрәткәннәрне истән чыгармам. Юлда сак булырмын. Минем сезгә дә бүләкләрем бар. Менә сезгә расскраскалар. Төсле карандашлар белән матур итеп буярсыз. Сау булыгыз.

  1. Йомгаклау

Тәрбияче: Менә безнең шөгылебез ахырына якынлашты. Без бүген бик күп әйберләр белдек. Балалар әйтегез әле сезгә ошадымы шөгыль?  Ә нәрсә сезгә күбрәк ошады?

- Ә өйгә кайткач, әти – әниләр белән юл йөрү кагыйдәләре, юл тозаклары  турында сөйләшегез һәм аны, рәсем итеп ясап, балалар бакчасына алып килегез. Без аны бергәләп карарбыз, фикер алышырбыз.

Кулланылган әдәбият:

  1. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти – әниләр өчен хрестоматия. – Казан: РИЦ,2011. – 560 б.
  2. К.В.Петрова «Как научить детей ППД». Планирование занятий, конспекты, кроссворды, дидактические игры, 2013
  3. Е.Я.Хабибуллина "Дорожная азбука в детском саду",2013
  4. Н.В.Елжова "ПДД в детском саду", 2013
  5. Туган телдә сөйләшәбез: методик әсбап/Ф.В. Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Ж. Хәбибулина. – Казан: Инновацион технологияләр үзәге. – 2013. – 256 б.

У вас нет прав для создания комментариев.