Конспект занятия на тему «Юлда йөрү кагыйдәләре- Traffic Rules»
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

МБОУ «Татарская гимназия №2 им. Ш.Марджани при КФУ»

Московского района г. Казани, дошкольные группы

Конспект занятия

на тему

«Юлда йөрү кагыйдәләре- Traffic Rules»

Составила:

воспитатель

Ахметгалиева Миляуша Рифатовна

Казань

2024 год

Тема: «Юлда йөрү кагыйдәләре- Traffic Rules»

Максат: Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен баету; инглиз телендә сөйләмне «Транспорт» темасына кагылышлы сүзләр белән тулыландыру, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Бурычлар:

-Белем бирү бурычы: балалар белән «Transport» темасы буенча лексик берәмлекләрне ныгыту; яңа сүзләр белән таныштыру (traffic lights, street, to the left, to the right, zebra crossing) сүзләрне уеннар уйнаганда кулланырга өйрәтү; юл йөрү кагыйдәләрен һәм светофорның сигналларын искә төшерү.

-Үстерү бурычы: балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен, игътибарлылыкларын, сүз байлыгын  үстерү.

-Тәрбия бурычы: балаларда урамда, юлда үз-үзеңне дөрес тоту, бер-береңә игътибарлы булу кебек сыйфатлар тәрбияләү; әдәплелек кагыйдәләрен саклау.

Методик алымнар һәм чаралар: сорау бирү, сүзле уен, хәрәкәтле уен, мактау, бәяләү.

Җиһазлау: проектор, компьютер,  слайдлар, экран, йомшак туп, светофор, светофор силуэты, төсле түгәрәкләр, аю баласы Teddy (йомшак уенчык)

Эшчәнлек барышы

1. Оештыру мизгеле.

Тәрбияче: - Hello, boys and girls. I am glad to see you. Let’s sing a song «Hello!»

Балалар: Җыр «Hello!»

Hello, hello, hello, how are you?
Hello, hello, hello, how are you?

I’m good.
I’m great!
I’m wonderful!

Hello, hello, hello, how are you?
Hello, hello, hello, how are you?
                                                             I’m tired.                                                                                                  I’m hungry.
I’m not so good.

2. Сөйләм зарядкасы. Туп ярдәмендә хәлләр сорашу (балалар тупны түгәрәк буенча бер-берләренә бирәләр)

Тәрбияче: -Балалар, бүген сезнең хәлләрегез ничек соң? Әйдәгез, бер-беребездән хәлләрне сорашып алыйк әле. How are you?

Балалар: -I’m fine (good, so-so, wonderful, etc.) (Җавап биргәндә балалар йомшак тупны түгәрәк буенча йөртәләр)

3. Оештырылган белем бирү эшчәнлегенең төп өлеше.

Тәрбияче: - Балалар, бүген безгә кунакка аю баласы килгән. This is a bear. His name is Teddy. Teddy lives in the forest. Тедди урманда яши, аның башка җирләргә бер дә барганы юк икән. Ләкин аю баласын мондый тормыш туйдырган, аның кая да булса барасы, дөнья күрәсе килгән һәм ул шәһәргә барырга, үзенә яңа дуслар табарга булган. Әйдәгез, без дә аю баласы белән бергә, шәһәргә сәяхәткә барып кайтыйк.

Шәһәр бик еракта урнашкан, шуңа күрә без төрле-төрле транспортларга утырып барырбыз. Сез әзерме, балалар? Әйдәгез,киттек! (Балалар шигырь сөйләп түгәрәк буйлап йөриләр)

We go by car,

We go by train.

We go by boat,

We go by plane.

We go by land

And sea, and air.

We go, go, go

From here to there.

         Тәрбияче: - Менә шәһәргә килеп тә җиттек. Балалар, Тедди никтер куркып-аптырап калды- шәһәр шундый зууур, юлларда ниндидер тимер җәнлекләр тыз-быз йөгерешәләр... Аларның дүрт түгәрәк аяклары бар ди, күзләре дә түгәрәк- уттай янып торалар ди. Аю баласы бик курыккан.

Кечкенә генә өйчекләр

Урам буйлап йөгерә.

Кешеләрне һәркөнне

Кирәк урынга җиткерә.

-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, нәрсәдән шулай курыкты икән Тедди? (Машина)

Тәрбияче: -Әйе, дөрес, балалар, Тедди машиналардан курыккан. Yes, he saw cars. Әйдәгез, карыйк әле шәһәр урамнарына, нинди машиналар бар икән анда? (экранда шәһәр урамы сурәтләнгән)

Балалар: –This is a car. (a bus, a trolleybus, a lorry, a tram)

Тәрбияче: -Тагын бер кызыклы әйбергә игътибар итә безнең Тедди. Һәрбер урам чатында өч күзле бер аяклы сәер әйбер басып тора һәм ул күзләрен бер ача, бер йома икән. Күзләре өчесе өч төрле төстә – green, yellow and red. What is it? Нәрсә соң ул балалар? Әйе, бу светофор- traffic lights. Светофор – транспорт чараларының һәм җәяүлеләр хәрәкәтен көйләү өчен кирәк.

Тәрбияче: - Балалар, әйдәгез, аю баласы Теддига юл аша ничек чыгарга кирәклеген өйрәтик. 

Тәрбияче: – Юлны кайсы урында аркылы чыгарга мөмкин? 

Балалар:–Җәяүлегә юлны аклы-каралы сызыклар белән билгеләнгән урыннардан гына чыгарга ярый. Ул зебра дип атала.

Тәрбияче: – Әйе,балалар, без аны зебра- zebra crossing, яки җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны дип атыйбыз. 

 -Юл аркылы чыкканда тагын нинди кагыйдәне онытмаска кирәк? 

Балалар: – Светофор булганда аның сигналына карыйбыз: кызыл сигнал янганда туктап торабыз, яшел янганда юл аркылы чыгабыз. 

The yellow says «Wait»,

The red says «Stop»,

The green says «Go»,

Now, do so!

Юл аркылы чыкканда, светофор булмаган очракта, тагын да  игътибарлы булырга, чыгар алдыннан башта сул якка, юлның уртасына җиткәч уң якка карыйбыз хәрәкәт итүче транспорт чарасының булмавына инангач кына, юлны аркылы чыгарга мөмкин. Look to the left. Look to the right. When you cross the street, you must be very careful.

Тәрбияче: – Әйдәгез, светофорның сигналларын истә калдырыр өчен, “Светофор” уенын уйнап алыйк.

                   Багананың өч күзе,

Өч күзендә өч сүзе,

Берсе аның-кызыл күз,

Икенчесе – сары күз

Өченчесе-яшел күз.

Сары әйтә,әзерлән ди,

Хәзер юл ачылачак.

Яшел әйтә әйдә кузгал,

Юлдан чык курыкмыйча.

Тәрбиячедә өч төсле түгәрәк (кызыл, яшел, сары), ул аларны чиратлаштырып күрсәтә. Балалар яшел төстә – атлыйлар, сары төстә – кул чабалар, кызыл төстә – тик торалар. Бутаган кеше уеннан чыга бара.

Тәрбияче:- Балалар, ә хәзер машиналар белән «Guess the transportation» дигән уен уйнап алабыз. Мин сезгә төрле төр транспорт турында табышмаклар әйтәм, ә сез аның нәрсә икәнен белергә тиеш. Are you ready? Беренче табышмакны тыңлыйбыз.

It is very big. It can fly very high. It can carry people when it fly. What is it?

Балалар: –  It is a plane.

Тәрбияче:- Good! Икенче табышмакны тыңлыйбыз. It is big. It can carry many people. What is it?

Балалар: –  It is a bus.

Тәрбияче:-Yes, it is a bus. Very good! Алдагы табышмак: Your father likes to drive it. What is it?

Балалар: –  It is a. Yes, it is a car. Булдырдыгыз, балалар!

         3.Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче:– Балалар, без бүген аю баласы Теддины шәһәр тормышы, андагы транспорт төрләре белән таныштырдык, юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшердек, яңа сүзләр өйрәндек. Сезнең барыгызга да юлларда хәвеф-хәтәрсез, бәла–казаларсыз йөрергә язсын!

-Ә хәзер эшчәнлегебез ахырына якынлашты. It is time to say good-bye. Thank you very much. Сау булыгыз, балалар!

У вас нет прав для создания комментариев.