Шагыйрь иҗатында әниләр образының сәнгатьчә чагылышы.
- Подробности
- Автор: Гөлназ Кәримова
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 3183
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“27нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Шагыйрь иҗатында әниләр образының сәнгатьчә чагылышы.
Кәримова Гөлназ Рәис кызы
Татар теле hәм әдәбияты укытучысы
Яр Чаллы шәhәре
2013
Ана-
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы.
Бөтен күрке ана булуда... - дип язган Һади Такташ.
Әйе, Ана – ул дөньяда иң бөек кеше.Бик күп күренекле шәхесләрне,
галимнәрне,укытучылар,табибларны ана тудырган.Ана баланы тугыз ай буе үзенең карынында күтәреп йөртә,тудыра,бала тугач,ул аңа үзенең күкрәк сөтен имезеп үстерә.Бәбкәм дип иркәләп кулларында назлый, төн йокыларын йокламыйча, ару-талуларына карамыйча, бишектә тирбәтеп йоклата, бишек җырлары җырлый,әкиятләр сөйли.Бала үсә, мәктәпкә йөри башлый.Ана аңа дәресләрен әзерләргә булыша,
йорт эшләрен карарга, пешеренергә, чигәргә-бәйләргә, үз-үзен тотарга,кешеләр белән матур, ягымлы итеп сөйләшергә өйрәтә.Бала үсеп кеше була.Шулай итеп үз баласын тәрбияли, бар көчен ,энергиясен баласын үстерүгә бирә.Бер көнне карый ,аның әнисе дә баласы кебек үк тәрбиягә мохтаҗ икән бит.Менә шушы вакыйга, шушы проблема кешеләрне икегә аера да инде: кайберләре гомере буе әти-әнисенә рәхмәтле булып, үзенә булган хөрмәтне, тәрбияне аларга да күрсәтә, аларның фатихасын ала,ә кайберләре исә моны кирәк санамый,hаман дөнья кууын белә.Бәлки оныта торганнардыр,ана рәнҗеше бетми бит ул, гомер буена әзерлекли.
Бик күп язучыларыбыз үзләренең әсәрләрендә Ана образын чагыл-дыралар.Мәсәлән:Әмирхан Еники “Әйтелмәгән васыять”,Туфан Миңнуллин “Әниләр hәм бәбиләр”, Муса Җәлилнең”Ана бәйрәме”,Рәшидә Җиhаншинаның”Улларым”спектакльләрендә бу бик ачык чагыла.
Чыннан да, җир йөзендә анадан да кадерлерәк,анадан да якынрак кеше юк бит ул.Гомер буена әни синең янда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе килә, Роберт Миңнуллин язганча, hәр башлаган эшкә, әнидән хәер- фатиха аласы килә:
Ташлама ,әңкәй ,ташлама,
Мине изге догаңнан,
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Гомумән, Роберт Миңнуллинның әниләргә багышланган шигырьләре бик күп.Бу шигырьләрне укыганда шагыйрьнең әнисен ни кадәр яратуын аңлыйсың.Ананы иң олы ярату белән яраткан кеше генә шундый тирән эчтәлекле, матур, хәтта елата торган шигырьләр иҗат итә ала.
Шагыйрьнең балачак истәлекләреннән: “Мин еш кына бала чагыма кайтып киләм. Үзебезнең кечкенә өебез сагындыра.Безнең авазлардан, шатлыклы көлүләребездән,әрнеп елауларыбыздан шау-гөр килеп торган өебез.Безне сыендырган, җылыткан, үстергән оябыз.Әле дә Аптырыйм. Ничек сыйганбыздыр без анда? Без бит шунда биш бала үстек. Барыбыз да бериш, барыбыз да чорсызлар.Әткәебез вафат булгач, шул бәләкәй генә өебез дә бөтенләй бушап калды,хәтта зураебрак та киткәндәй тоелды.Дөньяның ачысы да, төчесе дә, күрелде анда.Әле дә ярый әнкәбез булдыклы, акыллы, алдан күрүчән булып чыкты.Таратмады, ач итмәде, ялангач йөртмәде. Көнозын эштә була торган иде,ә төннәрен тегү текте. Хәзер бик текми инде.Үзе дә олыгайды,йомырка җыеп сатып алган тегү машинасы да тузды.Ул чакта исә тирә-якта бер оста иде.Күрше - тирәләрдән дә аңа килделәр. Чират иде хәтта.Әнкәйнең төннәр буена тегү белән шөгыльләнүе миңа да файдага булды.Шул лампа яктысында төнге икеләр-гә,өчләргә кадәр китап укып ята идем.
Хәзер менә уйлап йөрим: ай-hай авыр булгандыр әнкәйгә. Үзе генә беләдер ниләр күргәнен, ниләр кичергәнен. Ә безгә нәрсә? Якты өй, тәмле аш, җылы караш булса, шул җиткән.Калганы турында үскәчтен генә аңлый башлыйсың, олыгайгач кына уйланасың. Әнкәемнең тәмле-тәмле ашларын кабат авыз итәсем килә,ул тегеп кидергән күлмәк- чалбарларны тагын бер киеп малайларның күзләрен кыздырасы килә”.
(1990 ел)
Аның шигырьләрен укуы рәхәт, чөнки алар гади hәм аңлаешлы. Алар олы мәхәббәт белән сугарылган. Бу мәхәббәтне ана белән баладан башка бер кеше дә аңлый алмый.Ул шушы ике кеше арасында була торган иң керсез, иң изге хисләрнең берсе.Ана белән бала кылдан нечкә кырык җеп белән бәйләнгән, диләр бит.
Әнкәй.
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Бишек җыры көйләп төннәр буе,
Без үскәнне көткән тилмереп.
Без биш бала үстек – бер йодрык!
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйнең биш шатлыгы булдык,
Биш кайгысы булдык кайчакта...
(“Бәхетле булыгыз “ китабыннан. 1976 ел.)
Туган ягы.Сөн елгасы,Башкортстанның Илеш районы – шагыйрьнең күңелендә иң матур моңнарны тудырган төбәк, әкияттәгедәй гүзәл сурәтләргә әйләнеп, шигырьләренә hәм җырларына күчкән образ.Язын
кошлар үз ояларына әйләнеп кайткан кебек, шагыйрь җаны аның канатлы хыялы шул Сөненә әйләнә дә кайта.Гаҗәпләнеп тә куясың: күпме язарга була инде кечкенә генә бер елга турында?! Роберт Миңнуллин бертуктаусыз язып тора, язган саен яңара, матурлана бара аның туган ягы да.
Табигатьнең матурлыгы ,гел сагындырып искә төшә торган бала чагы калган анда. Тагын бер сәбәп – шагыйрьнең җанын, рухын җылытып, нурландырып торган, аны яшәргә, яратырга өйрәткән иң газиз кешесе яши Сөн буенда.Ул аның әнисе.
Сөн буенда Әнкәй басып тора.
Сөн буенда Әнкәй басып тора,
Безне сагынып көткән чагыдыр.
Канат чыгаруга бишесе дә
Очып киткәч, кем дә сагыныр!
Сөн буенда Әнкәй басып тора,
Сагынуны булмый туктатып.
Үрелепләр карый ...Күз яшьләре
Сөн буена тама тып та тып.
(“Әнкәйнең ак чәчләре” китабыннан. 1986 ел.)
“Әнкәйләр турында нигә күп язасың?” – дигән сорауга ул болай дип җавап бирә:”Ничек җавап бирсәм дә тулы булмас кебек.Әнкәй белән генә үскәнгәдер, бәлки?Әллә инде Әнкәйнең безне – биш баланы – нинди авырлыклар, газаплар белән үстергәнен белгәнгәме икән?Аның олы җанлы, кече күңелле икәнен, акыллы, таләпчән, гадел,горур булуын аңлагангамы? Төгәл генә әйтә дә алмыйм.Әнкәй безне ничек тә кеше итәргә тырышты.Көчен дә,сәламәтлеген дә, вакытын да кызганмады.”Балаларымны үстерсәм, укытсам, кеше итсәм, авылдашларым алдында йөзем ак булыр”, - дигәндер инде.Рәхмәт аңа.Безнең Әнкәйнең язмышы – үзе бер җыр кебек.
haман чибәр минем Әнкәй.
Әнкәйнең әле яшь чагын,
Чибәр чагын беләм мин.
Шуңа күрә Әнкәйнең мин
Картаюын теләмим!...
Чөнки ул бит минем Әнкәй!
Минеке! Үземнеке!...
Маңгаенда – якты нурлар,
Алары – көзенеке.
(“Әнкәйнең ак чәчләре” китабыннан. 1986 ел.)
Әниләр турындагы шигырьләре тирән мәгънә белән язылган.Ул бары үз әнкәсе өчен генә, бары аның турында гына яза, аңа булган рәхмәтен, әнкәсенең мәрхәмәтен күпме сөйләсә дә, аңлатып бетерә алмаган га яза.Без дә әниләребезне шулай кадерли белсәк иде,шундый сүзләр таба алсак иде дип телисең күңелдән генә!
Синең язмышың.
Сайламадың язмышыңны,
Сайланган язмыш булмый.
Шулай да ул - үзеңнеке!
Язмышлар ялгыш булмый.
Болай булыр идеме соң,
Әгәр үзең сайласаң?
Биш балалы тол хатынга
Кайда кадер,кайда сан?...
(“Әнкәйнең ак чәчләре” китабыннан. 1986 ел.)
Роберт Миңнуллин иҗаты турында Сибгать Хәким болай дип яза:”Әнкәй безне Сөннән алып кайткан, Сөн суында юган иң элек...Популяр җыр.Актаныш якларыннан,Сөннән, Агыйдел буйларыннан башланып китә ул җыр.Балалык күңеленнән, балалык моңсулыгыннан башлана.Балалар әдәбиятына Роберт шушы җырдан кереп китмәдеме икән? Очы шунда кебек. Киң дөньядан, әкият дөньясы – табигать эченнән башлануы ошый миңа.Актаныш якларының чын поэзия урыны икәнлегенә үзем ул якларда булып та ышандым.Халкы, табигате, җире...Җырның Әнкәйләрдән башлануы да очраклы түгел. Шагыйрьне шагыйрь иткән нәрсәләр: җир, табигать, халык...”
Ә Наҗар Нәҗми: “Роберт Миңнуллинның” Сандугачның туган көне”
шикелле шигъри китаплар булганда, аны кешеләргә җиткерә белгәндә,
шигырьләрнең кадере бервакытта да китмәячәк “дип яза.
Роберт Миңнуллинның шигырьләре гади, халыкчан.Алар өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә кызыклы.Безгә хискә бай, кешелекле, ихлас шигырьләр кирәк.Бу техника заманында, кешенең хисләре белән теләсә нинди машина идарә итә алырга мөмкин бер заманда кеше табигатьтән ерагайган кебек, шигырьдән дә ераклашса, аның хисләре тупасланыр, күңеле ташка әверелә барыр.Ә таш күңелне инде ул чагында бернинди шигырь дә эретә алмас.
Эшемне Роберт Миңнуллинның ”Әни кирәк!” шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Әни кирәк!
Көннәр якты булсын өчен,
Әни кирәк!
Йокы татлы булсын өчен,
Әни кирәк!
Җил-давылдан саклар өчен,
Әни кирәк!
Усаллардан яклар өчен,
Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен,
Әни кирәк!
Дөнья ямле булсын өчен,
Әни кирәк!
Дөньяда иң кирәк кеше - Әни димәк!
Кулланылган әдәбият:
1. Даутов.Балачак әдипләре.Казан “Мәгариф”. 2002 ел.
2.Роберт Миңнуллин.Сайланма әсәрләр.1 нче китап.Казан “Мәгариф”. 2004 ел.
3. Роберт Миңнуллин.Сайланма әсәрләр.2 нче китап.Казан “Мәгариф”. 2004 ел.
4. Роберт Миңнуллин.Сайланма әсәрләр.3 нче китап.Казан “Мәгариф”. 2004 ел.
5. Интернет ресурслары.



