Фәнис Яруллин иҗаты
- Подробности
- Автор: Гульнара Исмагилова
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 11449
“Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Зур Фролово төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Фәнис Яруллин иҗаты
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызының
8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан
күрсәтелгән ачык дәрес эшкәртмәсе
Тема: Фәнис Яруллин иҗаты
Максат. Укучыларны шагыйрь, язучы Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, үз фикерләрен әйтергә өйрәтү; укучыларда язучы иҗатына хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләү.
Материаллар: “Балачак әдипләре“ китабы, тестлар, интернет материаллары, папка №7, җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”, Фәнис Яруллин турында тапшыру.
Җиһазлау: проектор, Ф.Яруллин турында презентация, Ф.Яруллин портреты, авторның китаплар күргәзмәсе, плакатлар, мәкальләр
Дәрес темасы: Яңа теманы өйрәнү
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты.
У. Хәерле көн , укучылар. Кәефләрегез ничек соң?
Б. Хәерле иртә кебек.
У. Сыйныфта бүген кем дежур?
Б. Сыйныфта мин дежур. Сыйныфта барысы да. Бүген 13 нче декабрь, пәнҗешәмбе көн.
II. 1. Өй эшләрен тикшерү
У. Сезгә өй эше итеп туган ягыгыз турында сочинение язып килергә, презентация ясарга бирелгән иде (Укучылар сочинениеләрен укыйлар, презентацияләрен яклыйлар.)
2. Укучылар белән әңгәмә.
У. Сез нинди татар язучыларын беләсез?
- Шагыйрьләрдән кемнәрне атый аласыз?
- Драматургларны беләсезме соң?
3. Мәкальләр уку. Мәгънәләрен тәрҗемә итү
(1нче слайд)
Кеше булу кыен түгел,
Кешелекле булу кыен.
Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи.
Кадерләсәң кешене -
Кадерләрләр үзеңне.
III. Яңа тема белән таныштыру.
(2нче слайд)
Шагыйрь Фәнис абый Яруллин тормышы һәм иҗаты турында сөйләшербез. Күргәнегезчә, экранда эшәгән еллары язылган.
(3нче слайд) . Көчлеләр генә уңышка ирешә.
(4 нче слайд) . Фәнис Яруллин (Фәниз Гатаулла улы Яруллин) 1938 елның 9 нчы февралендә Татарстан АССРның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган.
(5 нче слайд) . Гаиләдә алты бала үсә. Фәнис – бишенчесе. Кечкенә генә йорт бөтенесен сыйдыра.
(6 нче слайд) . Туган як табигате бик матур. Шагыйрь үзе болай яза.
Их, безнең Ык буйлары,
Таллары да, таллары!
Сыбызгы ясап берсеннән,
Ярып сызгырып җибәрсәң,
Уятырсың таңнарны.
Рухы нык булсын өчен Туган ягы кирәк шул кешегә.
(7 нче слайд) .
Фәниснең әтисе Гатаулла, әнисе Гафифә.
(8 нче слайд) .
Фәнис абыйсы белән.
(9 нче слайд) .
Кечкенәдән дуслары күп була малайның. Нинди генә уенннар уйнамыйлар алар!
(10нче слайд) .
Фәнискә дүрт яшь чагында әтисе Гатаулла абзыйны фронтка озаталар, күп тә үтми үлем хәбәре килә. Әнисе Гафифә 6 бала белән тол кала. Зурысына да нибары унөч яшь булган берсеннән-берсе кечкенә балаларны аякка бастыра.
Фәнис җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче классны Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый.
(11 нче слайд) . 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла.
(12-13 нче слайд) . Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга.
Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.
(14 нче слайд) . Фәнис Яруллин яшәргә көч таба.
(15 нче слайд) . Бергәләп төшкән фотога күз салыйк.
(16 нчы слайд) . Гомер буе җыйган күкрәк көчен
Сынар чакта эшнең зурында,
Канатлары сынган бөркет кебек
Ятамын мин дуслар урында.
(17 нче слайд) . Бер-бер артлы операцияләр, хастаханәләр... Шәфкать туташларының, әнисенең, туганнары һәм дусларының тирән кайгыртуы яшь егеткә кыенлыкларны, авырту-газапларны җиңәргә көч, түземлек бирә. Аның яшәү теләге дә үлемнән көчлерәк була. Аяклары хәрәкәтсез, куллары хәлсез. Ләкин башы эшли, зиһене ачык.
(18 нче слайд) . Фәнис Яруллин үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәре өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шундый кешеләрнең беренчесе -
аның әнисе һәм хатыны Нурсөя. Алар кайгыларын бүлешәләр, аның күргән газапларын үз йөрәге аша үткәрәләр
(19 нчы слайд) .
Кайларда йөртми кешене,
Язмыш дигәнең кызык:
Чыкмас идең авыр юлга,
Тарта җыясы ризык.
Тарта эчәсе суларың,
Тарта сулыйсы һаваң.
Барасың табышлар эзләп,
Югалтуларга табан.
(20 нче слайд) . Казан хастаханәсендә ятканда Ф.Яруллин урта мәктәпне тәмамлый, университетка укырга керә. 1970 нче елда КДУн тәмамлый.
(21 нче слайд) . Студентлык елларында аның шигъри таланты тагын да ачыла. Бу үрләрне яулауда аңа укытучыларның ярдәме зур була
(22 нче слайд) .
1964 нче елда Ф.Яруллинның беренче мөстәкыйль китабы –“Мин тормышны яратам” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
(23 нче слайд) .
Ф.Яруллин, әкиятләр, пьесалар, повестьлар да яза.
(24 нче слайд) .
Җитмешенче еллар башында Ф.Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте Ф.Яруллинның русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.
(25 нче слайд) . Ф.Яруллин очрашуларга да күп йөри. Туган мәктәбенә дә кайткалый.
Матурлыкны күрү өчен күзләрем бар
Шуңа күрә шатлана һәм сөенә күңел.
(26 нче слайд) . Фәнис ага –драматург та.
Аның бик популяр комедияләреннән берсе “Әнә килә автомобиль” дигән комедиясе. Ул татар сәхнәләрендә 300 ләп тапкыр уйналган.
(27 нче слайд) . Төп девизы “Кыю булу”
Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатка ирешә алалар, түземнәр генә бәхеткә лаек.
(28 нче слайд) Тормышта матур мизгелләр дә аз түгел.
(29 нчы слайд)
Ф.Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы . «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор 1978 нче елда Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды.
(30 нче слайд)
1995 елда Фәнис Яруллинга Габдулла Тукай премиясе бирелде.
(31 нче слайд)
Дөньяда һичбер җиңү дә
Бирелми җиңел, ансат.
Акны ак дип әйтергә дә
Батырлык кирәк кайчак.
(32 нче слайд)
Казан хастаханәсендә ятканда Ф.Яруллин урта мәктәпне тәмамлый. Бу үрләрне яулауда аңа укытучыларның ярдәме зур була. Аларга багышлап ул: “Иң гузәл кеше икәнсез” дигән шигырен иҗат итә. Аңа композитор Әхмәт Хәйретдинов көй яза.
IV. Ял минуты (җыр тыңлау)
(Укучылар төркеме җырны башкара)
(33 нче слайд)
Тормышым авыр арба
Йөгем гел артып бара,
Арбам күптән туктар иде
Мәхәббәт тартып бара.
(34 нче слайд)
Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, аның иҗатына дәрт өстәп тора. Менә монда сез аны тормыш иптәше белән күрәсез. Нурсия апа шагыйрьнең гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе.
Фәнис абый үзе: “Минем секретарь-машинисткам да, шоферым да, шәфкать туташым да, сөйгән ярым да – Нурсөя,” – ди бу турыда. Шагыйрьнең лирикасында мәхәббәт темасы зур урын алып тора. Монда,һичшиксез Нурсөя апаның да өлеше зур. Чөнки шагыйрь аңа үзенең иң матур җырларын багышлаган.
(35 нче слайд)
“Минем канымда февраль бураннарының уйнаклыгы, күңелемдә Өемташ тавының горурлыгы, җанымда Ык елгасының ярсуы, хисләремдә мең төрле әрәмә чәчәкләренең назы, холкымда дала җилләренең үҗәтлеге, бәдәнемдә тау имәннәренең ныклыгы бар. Шушы сыйфатлар үз шигъри гөлемне үстерергә, үз гөлләремнең орлыкларын кешеләр күңеленә чәчәргә мөмкинлек бирде,” –дип яза.
(36 нчы слайд)
Фәнис Яруллин әкиятләр дә яратып иҗат итә. Ул аның шигырьдән кала иң яраткан жанры.
(37 нче слайд)
Ә җирдә яшәү шул дәрәҗәдә гүзәл икән ич, кеше дигән олы исемне йөртү – бәхет, дөнья-матур, бер-береңә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәүгә ни җитә...
(38 нче слайд)
Миннән кайвакыт “Син бәхетлеме?” – дип сорыйлар. Учларында утлы чәчәкләр үстереп, ул чәчәкләремне күккә йолдыз итеп сибә алган кеше бәхетсез буламыни? Әгәр йөрәгеңдә яшәү өметең сүнмәсә, караңгы-шомлы төннәрдә күңелеңә куркаклык ояламаса, төн артыннан көн туачагына ышанычың бетмәсә, димәк син әле яшәячәксең.
(39 нчы слайд)
Фәнис Яруллин һәм Нурсөя ханым. Гел бергә булдылар алар. Шагыйрь үзе дә : “Якын дустым – хатыным Нурсөя, шатлыгымны да, әрнүләремне дә аңа сөйлим. Иҗатташ дусларым күп, ләкин бит аларга бөтенесен дә сөйләп булмый, якын дуслар бер генә буладыр”,- ди.
(40 нчы слайд)
Татарстан әдәбиятын үстерүдәге зур уңышлары өчен Фәнис Яруллинга Татарстан Призеденты М.Шәймиевнең 2001 ел. 13 февраль указы белән “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән исем бирелде.
(41 нчы слайд)
За большие заслуги в развитии татарской литературы Указом Президента М.Шаймиева от 13 февраля 2001 года ему присвоено почетное звание «Народный поэт Республики Татарстан».
(42 нчы слайд)
Сөенәмен дусларым күпкә,
Булдыксызның булмый дуслары.
(43 нче слайд)
Гомер буе йөрәк түребездә
Йөртер идек күпме җәрәхәт,
Назлы кулы, җылы тыны белән
Терелтмәсә әгәр мәхәббәт.
Кечкенә фатирга да сыя икән дуслар, якташлар, каләмдәшләр.
(44 нче слайд)
Шигърияткә, туган җиргә гашыйк шагыйрь.
Исәнмесез, җирдәшләрем,
Кардәшләрем, иптәшләрем!
Исәнмесез, урман-сулар,
Исәнмесез, борма юллар.
Исәнмесез, офыкларым,
Исәнмесез, болытларым.
Бу минутта нишлисез сез
Сөенәсезме, көенәсезме?
Сәлам сезгә Ай, йолдыздан,
Сәлам сезгә Зөһрә кыздан.
(45 нче слайд) Шагыйрь безне көчле булырга чакыра. Ниләр килми, ниләр төшми газиз башларга:
Ава таулар кайчак өскә, ява ташлар да...
“Ах, нишлим?” –дип, мескенләнеп кулың селмәмә,
Ачу итеп төлмә бәгырең, җаның тукмама,
Күңелең тулса, җырла җаным, җырла туктама.
Җыла хәтта, тик яшеңне һичкем күрмәсен,
Кайнар яшең өмет уты белән үрләсен.
Кайгыңны үзен ишәк ит, өстенә атлан,
Эштә юан, эштә куан, эштә канатлан
Дошманың алдында елмай,бермә сереңне,
Кыя бөркетедәй горур үткәр гомерне.
Курыкма ут давыллардан, чуерташлардан...
Дөнья булгач ниләр узмас безнең башлардан?!
(46 нчы слайд)
Гомер тора җәйдән, кыштан, яздан, көздән.
Дөнья тора “Син”нән, “Мин”нән һәм дә “Без”дән
(47 нче слайд)
Ел фасыллары турында да яратып яза шагыйрь.
Үтеп бара әнә Гыйнвар бабай,
Кар өстеннән шыгыр-шыгыр атлап.
Сакалларын җилләр җилфердәтә,
Керфекләрен бәсләр сарган ап-ак.
Як-ягына борылып карамый ул,
Уе бик тә еракларга киткән.
Иңнәренә аның карлар булып
Шыбыр-шыбыр йолдыз ава күптән.
(48 нче слайд)Авыл табигате җәен искиткеч!
(49 нчы слайд)
Көзләр көзгә охшамаган,
Көзләр шундый кояшлы:
Августның кайнар кояшы
Уяткан алмагачны.
Ни булса да сокланырлык
Бу гүзәл күренешкә.
Яз белән көзнең туйлары
Булсын тик сөенечкә.
(50 нче слайд)
Дуслары, әнисе, тормыш иптәше – аның гомер чәчәкләре.
(51нче слайд)
Күнегә алмыйм әнием юклыгына.
(52 нче слайд)
“Миннән: “Әгәр шушындый фаҗигале язмышка юлыкмасаң, язучы булыр идеңме?” – дип сорыйлар. Сәләте юк икән, фаҗига генә кешене язучы да, шагыйрь дә итә алмый.
(53 нче слайд)
Була бик авыр минутлар,
Эчне ут ялмап ала;
Язмыштан качар идем дә,
Бу гүзәл дөнья кала.
(54 нче слайд)
Сабыр, күркәм, тырыш, түзем Нурсөя апага тирән хөрмәтебез.
(55 нче слайд)
Ф.Яруллин бикләнеп кенә ятмый, төрле чараларга да йөри.
(56 нчы слайд)
Туган якта дуслары янында да еш була.
(57 нче слайд)
Якташлар белән күңел яшәрә.
(58 нче слайд)
Җан яшәрә туган якта.
(59 нчы слайд)
Ф.Яруллинның 70 яшьлек юбилее зурлап билгеләп үтелә. Чакыру билетын карап китик.
(60 нчы слайд)
Тел турында да яза.
Анам теле – телләр теле,
Милләтемнең бердәнбере.
Син булганга без дә исән,
Син булганга без дә тере.
Сиңа безнең шатлык сыйган,
Син кайгы һәм шатлык теле.
(61 нче слайд)
“Дулкыннар” конкурсы Ф.Яруллинга да багышлап үткәрелде.
(62 нче слайд)
В его творческом багаже 46 книг, слова к 50 песням, тринадцать его пьес поставлено на сценах театров имени Галиаскара Камала, Карима Тинчурина, юного зрителя, в периодической печати постоянно публикуются его стихи, рассказы, очерки, статьи в переводах на русский, казахский, украинский, венгерский, болгарский и другие языки.
(63 нче слайд)
Китап күргәзмәсе
(64 нче слайд)
“Урман кызы” китабына хикәяләр, повестьлар кертелгән. Анда мәхәббәт, яшьләр тормышы, кешелек сыйфатлары турында сөйләнә. “Күңел яктысы” китабында шигырьләр урын алган.
(65 нче слайд)
Җыентык I том. Шигырьләр, поэмалар, җырлар
Җыентык I том. “Кыйбласызлар” повесте һәм пьесалар.
(66 нчы слайд)
В 1 том вошли лучшие повести автора.
Во 2 том вошли повести "Подарок", "Портрет", "Любовная пропасть", пьесы и эссе.
В 3 томе рассказы писателя. Герои произведений сами строят свои судьбы, защищают Любовь, свое долгожданное Счастье.
В 4 томе лирико-философские стихи. В них и боль, и любовь, и огонек надежды...
В 5 том вошли поэмы, баллады, стихи автора.
(67 нче слайд)
2010 нчы елның 28 нче августында Баулы районы Кызылъяр авылында Ф.Яруллинга багышланган музей ачыла.
(68 нче слайд)
Шагыйрьне Төркиядә дә беләләр.
(69 нчы слайд)
Библиография
I. Китаплар.
1. Мин тормышка гашыйк. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1964. 48 бит. Тиражы 10000 данә.
2. Май төне. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1966. 62 бит. Тиражы 7000.
3. Бакчалар бәскә төренә. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1967. 63 бит. Тиражы 10000.
4. Минем елмаю. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1968. 54 бит. Тиражы 10000.
5. Ачсаң күңел тәрәзәләрен. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1967. 63 бит. Тиражы 9000.
6. Гел ашыгам. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1970. 88 бит. Тиражы 4000.
7. Алмалар пешкән чакта. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1971. 32 бит. Тиражы 6000.
8. Җилкәннәр җилдә сынала. Повесть һәм хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1973. 211 бит. Тиражы 5000.
9. Аерылмас дустым. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1975. 192 бит. Тиражы 4500.
10. Яшел утрау хуҗалары. Повесть һәм хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1976. 99 бит. Тиражы 9000.
(70 нче слайд)
11.Сулыш. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1978. 128 бит. Тиражы 5000.
12.Упругие паруса. Повесть. Е. Ембовиц тәрҗемәсе. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1978. 96 бит. Тиражы 100000.
13.Язмышлар язалганда. Повесть. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1979. 80 бит. Тиражы 15000.
14.Танышлар арасында. Повесть Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1980. 238 бит. Тиражы 9000.
15.Первая борозда. Повесть һәм хикәяләр. Мәскәү. Советская Россия нәшрияты. 1981. 142 бит. Тира..ы 100000.
16.Һәркемнең үз сукмагы. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1982. 188 бит. Тиражы 16000.
17.Табыну. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1984. 112 бит. Тиражы 3700.
18.Туган көн бүләге. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1985. 184 бит. Тиражы 11000.
19.Җилкәннәр җилдә сынала. Повестьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1986. 286 бит. Тиражы 12000.
20.Тозлы тамчы. Шигырьләр, җырлар, Балладалар. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1988. 351 бит. Тиражы 5000.
21.Зәңгәр күлдә Ай коена. Әкиятләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1990. 272 бит. Тиражы 30000.
(71 нче слайд)
2011 нче елның 9 нчы декабрендә вафат була.
V. Белемнәрне ныгыту.
1. Фәнис Яруллин турында тапшыру карау
2. Дәреслектәге материалны уку 78-79 нчы бит, авыр сүзләрне дәфтәрләргә язу.
3.Тест сорауларына җавап язу.
4. Райондашыбыз, җирле шагыйрә Гөлнур Айзетуллованың Фәнис абыйның якты истәлегенә багышлап язылган “Югалту” шигыреннән өзек укып үтәсем килә.
Кеше дигән бөек исемне гел
Йөреттең Син горур күтәреп.
Яшәмәдең юкны бушка иләп,
Бер дә юкка гомер үткәреп.
Шигырь дисәң - өзеп шигырь яздың,
Әкиятен, хикәя, повестен.
Милләтемнең алтын баганасы
Булырга син һәрчак тырыштың.
53 ел коляскада килеш
Язган китапларың танылды.
Син – халкыма, гаярь халкым – сиңа,
Туган җиргә исмең дан булды.
Татар Корчагины идең бит син!
Язганнарың – диңгез, ялкын да!
Шигырь белән җылыттың син безне,
Җаннар өшегәндә салкында.
Ф.Яруллинның тормыш девизы:
“Нинди генә очракларда да кеше булып кала алу һәм намуска тап төшермәү.”
.
Фанис Гатауллович Яруллин – человек удивительной судьбы. Его часто сравнивают с писателем Николаем Островским, широко известным своим романом «Как закалялась сталь». Из 73 лет жизни Яруллина более 50 он прикован к постели.
Татар җырлары
Тексты татарских песен
Фәнис Яруллин
Бар ул син эзләгән кеше
Вәгъдәләр бирмим
Иң гүзәл кеше икәнсез
Каз кычкыра
Кара миләш
Мин нишләрмен сине югалтсам
Сагышларым
Синең күзләрдә
Сөбханалла
Сөялдем сөяннәргә
Төшемә керәсең
Чык юлларга
VI. Өй эше Язучының биографиясен сөйләргә, диалог төзү 8 нче күнегү 79 нчы бит
Дәрескә әзерләнеп катнашкан өчен билгеләр куела.
Фәнис Яруллинның тормыш юлы, иҗаты буенча тест
1. Фәнис Яруллинның туган елы, ае...
а) 1933 нче ел, 3 нче гыйнвар.
ә) 1938 нче ел, 9 нчы февраль.
б) 1928 нче ел, 17 нче гыйнвар.
2. Фәнис Яруллин туган ягы...
а) Баулы районы, Кызылъяр авылы;
ә) Сарман районы, Чукмарлы авылы;
б) Баулы районы, Исергән авылы;
3. Фәнис Яруллин ничәнче елда армия сафларына алына?
а) 1954 нче елда;
ә) 1957 нче елда;
б) 1958 нче елда;
4. Ничәнче елда КДУны тәмамлый?
а) 1970 нче елда.
ә) 1964 нче елда.
б) 1958 нче елда.
5. Автобиографик повесте ничек дип атала?
а) “ Мин тормышка гашыйк”
ә) “Җилкәннәр җилдә сынала”
б)”Кыйгак кыйгак каз кычкыра”
6. Ф.Яруллинның нинди мактаулы исеме юк
а) Татарстанның халык шагыйре;
ә) Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
б) Габдулла Тукай исемендәге премия
в) Андерсен исемендәге премия
7. Нинди китаплары өчен Фәнис Яруллинга Муса Җәлил исемендәге премия бирелә?
а) “Аерылмас дус”, “Сулыш”
ә) “Җан авазы”
б) “Җилкәннәр җилдә сынала”.
8. Фәнис Яруллинның әтисенең исеме?
А) Рәкыйп
Б) Гатаулла
В) Сәләхетдин
9.Фәнис Яруллин нинди гаиләдән?
А) укытучылар гаиләсеннән
Б) игенче-крестьян гаиләсеннән
В) терлекчеләр гаиләсеннән
10.Фәнис Яруллинның әнисенең исеме?
А) Сәгыйдәбану
Б) Бибигафифә
В) Мәгәфрүз
11. Фәнис Яруллин ничә яшьтә әтисез калган?
А) 4 яшьтә
Б) 7 яшьтә
В) 9 ай
12. Фәнис Яруллинның әтисе нәрсәгә мөнәсәбәтле үлә?
А) Бөек Ватан сугышына
Б) Авыру сәбәпле
В) Репрессияләү аркасында
13. Яруллиннар гаиләсендә ничә бала булган?
А) 6
Б) 7
В) 3
14.Фәнис Яруллинның балачагы кайсы елга буенда үтә?
А) Ык
Б) Дим
В) Чирмешән
15. Фәнис Яруллин авыл мәктәбендә ничә сыйныфлык белем ала?
А) башлангыч сыйныф
Б) җидеьеллык
В) сигезьеллык
16.Фәнис Яруллин алга таба белемен кайда дәвам итә?
А) Баулыда
Б) Уфада
В) Мәскәүдә



