- Подробности
-
Автор: Фарида Якупова
-
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 1862
Рейтинг: 



/ 1
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение
« Детский сад № 26 г.Лениногорска» муниципального образования
«Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан
Тукай- мәңге безнең күңелләрдә
мәктәпкәчә төркем балалары өчен сценарий.
Тәрбияче:
Якупова Фарида Дахиева
Тәрбияче. Хәерле көн, балалар! Бүген урамда кар эри, гөрләвекдәр ага,туган якларын сагынып кошлар кайта. Менә шундый апрель аенда татар халыкың сөекле шагыйре- Габдулла Тукай дөньяга килгән. Татар халкының бөек улы,әдәбиятебезнең йөзек кашы Тукаебызга багышланган бәйрәмебезне башлыйбыз.
Җыр “ Тукай абый”
Тәрбияче. Габдулла Тукай 1886 елның 26 нче апрелендә Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенә чагынан ук ятим кала, бик авырлыклар күрә. Ятим үсеп тә ул, югалып калмый, бик күп әсәрләр иҗат итә. Балалар өчен әкиятләр, шигырьләр иҗат итә. Ләкин шагыйрьнең гомере кыска була, нәкь шигырендәге күбәләк гомере төсле.
“ Бала белән күбәләк” шигере сөйләнелә, кызлар баәкаруында бию. “ Чәчәкләр hәм күбәләкләр”
Тәрбияче. Габдулла Тукай өчен hәр ел фасылы да якын, ул алардан әhан ала.
1 нче бала. hәр җир карланган
Сулар бозланган.
Уйный кар – буран
Бу кайчан туган?
Балалар Кыш.
2 нче бала. Боз hәм кар әреде,
Сулар йөгерде;
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Балалар Яз.
3 нче бала. Көннәр озая
Төннәр кыскар.
Бу кайсы вакыт?
Йә әйтеп кара.
. Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште.
Кояш пешерә
Тиргә төшерә
Халык ашыга.
Китә басуга,
Урагын ура,---
Бу кайчак була.
Балалар. Җәй.
4 нче бала. Кырлар буш кала.
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана,
Бу кайчан булла.
Балалар. Көз.
Тәрбияче. Балалар башкаруында татар халык биюен карагыз
5 нче бала « Гали белән кәҗә «шигырен сөйл
6 . 7 нче Тәрбияче. Нәкь Казанның артында—
Әтнә, Арча ягында--\
Яшәгән, ди, бер малай
Кырлай дигән авылда.
Исеме-аты Габдулла
Булган икән малайның;
Үз итеп. Апуш дип тә
Йорткәннәр бу баланы.
Габдулла әкиятләр
Сөйләргә яраткан, ди:
Тыңлаучыларның барысын
Аузына караткан,ди.
Габдулла.Баллы икән алмагыз,
Әче икән тормагыз!
Чын әкиятләр сөйлим-
Авыз ачып тормагыз
Балалар. Сөйлә, син, Апуш, сөйлә,
Безнең тыңлыйсы килә.
Габдулла. Беркөнне барам шулай
Баскан җирдән пар чыга,
Кинәт шулай биш куян
Килде- чыкты каршыма!
Бала. Булыр, булыр ышанам,
Бу хәл- чынга ошаган!
Габдулла. Эhем,,,Эh. Бервакыт
Карурманда йцрдем мин.
Беләсезме мин анда
Гаҗәп хәлләр күрдем мин!
Барам шулай җай гына.....
Тукта! Ни бу? Күр әле!
Килеп чыкты каршыма....
Килеп чыкты.....Ш\үрәле!
Бала. Кит аннан! Булмас, булмас....
Артырмаәле шулчаклы!
Тәрбияче. Габдулла, бәлки артырадыр, тик Тукайның батыр егет чынлап та Шүрәлене күргән ди; сез бию карасагыз модң үзегез дә ышанырсыз..
Бию.
“Карга”
“ Гаилә”
Тәрбияче башкаруында “ Пар ат “ шигыре укыла.
10 нче бала. Килә язлар, китә язлар,
hәр ел саен үзгәрелә......
Үзгәрелә.......
hәр ел саен Тукай гына
Яп-яшь хәлдә, килә безгә
Илдә кояш,
Җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән
Бөйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне
Безнең бәйрәм.
Тәрбияче. Син күрмәгән яңа буын килде
Котлап бүген туган көнеңне.
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең” Туган телеңне”
Бергә “ Туган тел” җыры башкарыла.
Су анасы керә.
Су анасы. Тотыгыз тот каракны, кара бир минем алтын таракны.( балаларны карап йөри) Син минем алтын тарагымны алмадыңмы?
Тәрбияче. Су анасы, без бит тәртипсез балалар юк. Сез бире дә ни эшләп йөрисез?
Су анасы. Менә мин күл буенда балык тотып утыра идем, шул арада бер малай алтын тарагымны алып качты. Мин хәзер чәчемне ничек тарыйм.? Сез миңа ярдәм итегез.
Тәрбияче. Бүген, бездз бәйрәм, сине барлык дөньяга таныткан бөек Тукайны искә алу кичәсе. Ә син тарак өчен кайгырма, без сиңа гади тарак бүләк итәрбез, анысын беркемдә алмас.
Су анасы. Рәхмәт сезгә,миндә сезгә күчтәнәчләр алып килдем, үзем тоткпн балыклар. Җәй җиткәч балалар, су керергә, балык тотарга килерсез.. Мин сезне көтеп калам. Сау булыгыз..
Тәрбияче. Безнең Тукайны искә алу кичәбез шуның белән тәмам.
Файдаланган әдәбият
1.Бурганова Р.А., Юсупова Ф.Ю. Балалар бакчасында татар теле өйрәнә нәниләр программасы – Казань, школа 2004.
- Габдулла Тукай шигырьләре