«ТУКАЙ БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ»
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Хасанова Зульфира Нурзадовна, воспитатель

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №327 общеразвивающего вида» Советского района г. Казани

Тукай минем күңелемдә!

Язлар җитү белән йөрәк әрни

Тиберәтеп күңел кылларын.

Күз төшерәм китап киштәсенә

Искә алып тормыш юлларың.

Авыр тормыш, күп сынаулар аша

Узгансың син сынмый-сыгылмый.

Яшь буынга үрнәк күрсәтүче,

Синең иҗат мәңге он(ы) тылмый!

Балачактан искә кереп калган

Әниемнең бишек җырлары.

Башларымнан сыйпап йоклатучы

Әбиемнең җылы куллары.

"Туган тел" не кат-кат укый идем

Хәтеремдә мәңге калсын дип.

Җәй җитүгә көн дә тели идем:

"Су анасы,зинһар, чыксын!"-дип.

Абзардагы кәҗә белән сарыкка да

Вәгъдә иттем капчык тегәргә.

Бүре башы алып кайтырбыз дип,

Олы юлга бергә китәргә.

Җиләк җыйган чакта шүрли идем,

Чыгар кебек иде Шүрәле.

Кечкенәдән хыял дөньясында

Яшәгәнмен икән, күр әле!

Тукай иҗатына гашыйк балачактан

Көтеп алам шуңа язны мин.

Рәхмәт сиңа, туган телем өчен, Сиңа гашыйк татар кызы мин!

У вас нет прав для создания комментариев.