Әниләр көне
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 24 Ноябрь 2024
-
Просмотров: 144
Хайруллина Айгуль Айдаровна
учитель музыки
Иске-Казанский ООШ
ӘНИЛӘР КӨНЕ БЕЛӘН!!!!
Котлый бүген бөтен җиһан
Җирнең фәрештәләрен.
Искә ала дога кылып
Бакыйлыкка күчкәнен.
Әниләр көне бит бүген
Күңелгә шундый рәхәт.
Илләр, көннәр имин булсын
Булмасын җирдә афәт.
Әниләрнең күз яшләре
Юк барга түгелмәсен.
Балакаем, бәгерем дип
Үзәге өзелмәсен.
Яшибез бит бер мизгел дә
Әйтелмәсен авыр сүз.
Үкенерлек булмасын ла
Телең тешлә,дәшмә, түз.
Җырдагыча һәр әнигә
Телим кояш гомере.
Балаларына телимен
Ата-ана тигезлеге.



