Печать
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Балык –Бистәсе муниципаль районы
Урахча төп гомуми белем мәктәбе

ТЕМА: Г.КАМАЛ

Эшне башкарды: 2 нче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гарипова Зөлфирә Зөлфәт кызы.



2012-2013 нче уку ел

Галиасгар Галиакбар улы Камалетдинов 1879 елның 6 гыйнварында ( искечә 1878 елның 25 декабрендә ) Казанда үз кул көче белән көн күрүче вак һөнәрче гаиләсендә туа . Сабый вакытын бабасында - әнисенең туган авылы Түбән Масрада ( хәзер Арча районына керә ) уздыра , алты яшендә авыл мәдрәсәсенә йөри башлый .Аннары , Казанга кайтып , “Госмания”, “ Халидия ” мәдрәсәләрендә укый. 1893 -1900 елларда шул заманның алдынгы карашлы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә , шул ук вакытта өч класслы рус мәктәбендә башлангыч белем ала .
Мәдрәсәдә укыган чакта ук әдәбият , театр сәнгате белән мавыга рус спектакльләренә йөри . “ Фауст ” китабын , Ф. Халидинең “ Рәдде бичара кызын ”ын бик яратып укый .Үзе дә . иҗат дәрте уянып , 1898 елда “ Бәхетсез егет ” ( 1 вариант ) исемле тәүге драмасын яза .Беренче уңышы белән канатланып , төрек язучысы Н. Кәмалның “ Кызганыч бала ” драмасын татарчалаштыра . Бу елларда үз чорының актуаль мәсьәләсен яктырткан “ Өч бәдбәхет ” исемле пьесасы да дөнья күрә .
“ Мөхәммәдия ” мәдрәсәсен тәмамлап , Г.Камал 1901 елда “ Мәгариф көтепханәсе ” оештыра һәм китап басу , тарату эше белән шөгыльләнә башлый . 1905 елдан татар журналистикасын булдыру – үстерү эшенә алына , газета – журналлар чыгаруны оештыра . Башта “Казан мөхбире” исемле газетада эшли , аннары 1906 елның февралендә “Азат ” газетасына күчә , аның фактик редакторы була . Шул ук елның июнендә бу газетаның исеме “Азат халык ” дип үзгәртелә һәм ул бөтенләй Г. Камал редакторлыгында чыга башлый . Ләкин “Азат халык”ның гомере озын булмый : унбиш саны чыкканнан соң , ул демократик рухтагы мәкаләләре өчен патша цензурасы тарафыннан туктатыла һәм 1906 елда нашире Г. Камал хөкемгә тартыла.
Аннары ул журналист һәм публицист Һ. Максуди чыгара торган “ Йолдыз ” газетасына эшкә килә һәм биредә 1917 елның октябренә кадәр эшли . Шулай ук 1908-1909 елларда Г. Тукай белән берлектә татар телендә беренче сатирик журнал – “ Яшен”не чыгара.

Бу журналның редакторы булу өстенә , Г. Камал язучы , карикатурист-рәсем төшерүче булып та актив катнаша.”Яшен ” ябылгач, “Ялт-йолт”көлке журналында да эшен шул юнәлештә дәвам итә
Г. Камал – татар милли театрын үстерү эшенә зур көч куйган шәхес. Ул, театр репертуарын драма әсәрләрен баетудан тыш,”Сәйяр” труппасында артист һәм режиссер булып та эшли.Татар театр тарихында актерлар династиясен башлап җибәрә: энеләрен һәм сеңлесен сәхнәгә алып килә. Соңрак улы Әнәс тә драматург, сәләтле режиссер һәм артист булып китә.
1906 елның 22 декабрендә Казанда яңа клуб бинасында беренче рәсми спектакль – Г. Камалның тәрҗемә әсәре “ Кызганыч бала” сәхнәләштерелә . Әдипнең якыннан катнашуы һәм практик ярдәме белән оештырылган әлеге ачык спектакль куелу көне татар мәдәнияте тарихында татар профессиональ театрының туу датасы булып теркәлә.
Профессиональ театр туу Г. Камалны иҗатка рухландыра . 1907-1912 еллар аралыгында үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил булган әсәрләрен яза. Нигездә, ул драматургиянең ике жанрында иҗат итә. “ Бәхетсез егет ” (1907, икенче варианты), “Уйнаш”(1910, “Өч бәдбәхет ”нең үзгәртелгән варианты), “Дәҗҗал ”, “ Каенеш ”, “ Көндәш ” , “Өйләнәм – ник өйләндем ” кебек драмаларында җәмгыятьтәге әхлакый түбәнлек , кешелексезлек проблемалары яктыртыла. “Беренче театр ” , “ Бүләк өчен ” , “ Банкрот ”, “ Безнең шәһәрнең серләре ” исемле комедияләре үз чорының актуаль мәсьәләсен , тормышчан вакыйгаларын сәхнәгә күтәрү белән аерылып тора.Г.Камал үзен комик ситуация , сатирик тип тудыру остасы итеп таныта .Аның драмаларында композицион бөтенлек, халыкчанлык хас.Әсәрләр “ Сәйәр ” труппасы тарафыннан сәхнәләштерелеп, халык арасында популярлык казана.
Г.Камал театр репертуарында рус һәм дөнья классикларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп тә баета: Н. Кәмал – “ Кызганыч бала ”(1900),А.Н.Островский – “ Яшенле яңгыр ”(1914),Мольер- “Саран”(1915), “Ирексездән табиб ”(1916), “ Скапен

хәйләләре ”(1924), А.Дюма - “ Чәчәкле хатын ”(1924) һ.б. Бу тәрҗемә пьесалар шул еллардагы театр сәхнәләрендә кат - кат уйналып, татар сәнгатен идея - эстетик яктан баета. Аның үсешенә уңай йогынты ясый.
Октябрь революциясеннән соң Г.Камал “ Эш ”, “ Эшче ”, “Кызыл көрәшче”газеталарында чор таләпләренә буйсынып язылган күпсанлы сәяси,сатирик шигырьләр – декламацияләр бастыра.Егерменче елларда һәм утызынчы еллар башында “ Тәкый гаҗәб яки Ахыры заман ”, “ Могҗиза”, “ Ысул кадимче ”исемле сатирик комедияләр, “Хафизәләм –иркәм ”(1921-1922), “ Күзсез мастерлар ”(1930), “Өч тормыш ”(1930) исемле драмалар, кечкенә күләмле эстрада әсәрләре яза. “Хафизәләм - иркәм ” әсәре Татар академия театры сәхнәсендә1922,1949 елларда уйнала.
1923елда Г.Камалга иҗат эшенең 25 еллык бәйрәме уңае белән Хезмәт Батыры,1926 елда “Татарстанның халык драматургы”дигән мактаулы исемнәр бирелә.


Басылган драма әсәрләре

Камал Г.Әсәрләр 3 томда.- 1т. Пьесалар- Казан: Тат.кит.нәшр.,1978.-406б.

Камал Г.Әсәрләр 3 томда.- 2т. Пьесалар. эстрада әсәрләре,шигырьләр(1905-1933).- Казан: Тат.кит.нәшр.,1979.- 544б.

Камал Г.Әсәрләр 3 томда.- 3т. Хикәяләр. Мәкаләләр,рецензияләр, истәлекләр(1900-1933) / Томны төзүче,текст һәм искәрмәләрне әзерләүчеләр З.Рәмиев һ.б.- Казан: Тат.кит.нәшр.,1982.- 416 б.

Камал Г.Әсәрләр - 1т. Драматургия әсәрләре(1898-1933)/М. Гайнуллин сүз башы.- Казан: Татгосиздат,1950.-438 б.

Камал Г.Сайланма әсәрләр: Пьесалар,хикәяләр, истәлекләр / Төз.Р.Корбан. 3 томда.- Казан: Тат.кит.нәшр.,2004.-302 б.

Аның турында

Камал Ә. Халык драматургы Г.Камал – Казан : Татгосиздат,1950.

Камал Ә.Гүзәл тормыш сәхифәләре.-Казан:Тат.кит.нәшр.,1958.- 78б.

Абдуллин И.Г.Камал драмаларының теле.- Казан:Тат.кит. нәшр., 1968.- 198 б.

Гайнуллин М. Галиасгар Камал(1879-1933).Тормышы һәм иҗат юлы. – Казан:Тат.кит.нәшр.,1978.

Галиәсгар Камал турында истәлекләр/Төз.Р.Даутов.- Казан: Тат.кит.нәшр.,1979.- 192 б

Галиәсгар Камал:Язучының 100 еллыгына багышланган мәкаләләр җыентыгы/Г.Ибраһимов ис. Тел , әдәбият һәм тарих инс-ты.Редкол.:А.Әхмәдуллин һ.б. – Казан:Тат.кит.нәшр.,1981.-224 б.

Гыйззәт Б.Галиәсгар Камал / Татар әдәбияты тарихы 6 томда .- 3 т.- Казан:Тат.кит.нәшр.,1986.-383-402 б.

Галиәсгар Камал: Әдип һәм заман:язучының 125 еллыгына багышланган мәкаләләр җыентыгы / ТФА,ТӘҺСИ / Редкол.- М.Арсланов(төз-ред.)һ.б.- Казан: ИЯЛИ АН РТ, 2005.-155 б.

Ханзафаров Н.Татарская комедия.- Казан:ФЭН.-1996.-С.266.