Хэтер көне
Рейтинг:   / 279
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасының Саба муниципаль районы «Саба кадет интернат-мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“ХӘТЕР КӨНЕ”

Миннеханова Дания Әсертдин кызы,
беренче квалификацион категорияле
кадет класслары тәрбиячесе

2013 нче ел
Максат:
Укучыларны татар халкының үткәне белән таныштыру;
Туган илгә, туган телгә мәхәббәт, уңай караш тәрбияләү;
Милләткә, телгә карата хөрмәт белән карап, акыллы, тәрбияле булып үсәргә өндәү.

А.Б. Исәнмесез, кадерле балалар. Менә һәр ел саен 15 нче октябрь җөмһүриятебездә “Хәтер көне” итеп билгеләп үтелә. Милли хәрәкәт җитәкчеләре оештырган бу чарага безнең районыбыз да битараф калмый. Шул уңайдан, быел без дә мәктәптә бу вакыйганы билгеләп үтәргә булдык.
1 нче укучы.
Хәтерләүдән курыкма син,
Үткәннәрне онытма син,
Бел син ерак бабаларның
Ничек итеп көн иткәннәрен,
Ни иккәнен, ни чиккәнен
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәннәрен.

2 нче укучы.
“Исәнмесез”, – диде берәү килеп
Читтә йөргән чакта каңгырап.
Шул чагында баскан урынымнан
Кайнар чишмә чыкты челтерәп.
Бары бер сүз – “Исәнмесез!”, – диде.
Күпме моң ишетте колагым.
Ата-анам теле – туган телнең
Газизлеген шунда аңладым.

3 нче укучы.
Ак алъяпкыч бәйләсәләр
Өзелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йөзле, татар теле.

4 нче укучы.
Илкәем бар, телкәем бар
Мин түгел үксез бала.
Җырлап яшим милләтемнән
Дәртле моң ала-ала.
Исемем бар, җисемем бар.
Мин түгел атсыз бала.
Татар каны уйный миндә.
Минме соң атсыз бала?!

5 нче укучы.
Кем булгандыр бабам? КЫпчакмы ул?
Болгармы ул? Нинди аерма?
Татар дигән исем йөртәбез без,
Татар каны ага тамырда.

6 нчы укучы.
Халык кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетләреңдәй дәртле
Гайрәтле син татар теле.

7 нче укучы.
Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.
Чукындырган чагында да
Чукынмадың, татар теле.

8 нче укучы.
Туган җирең – Идел буе.
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы
Җырдай моңлы татар теле.

“Идел-йорт” җыры башкарыла.
Әй, Идел-йорт, идел-йорт,
Идел буе имин йорт.
Атам кияү булган йорт,
Анам килен булган йорт.
Иелеп сәлам биргән йорт,
Кендегемне кискән йорт,
Керем-коным юган йорт,
Бия сауган сөтле йорт.
Кымыз эчкән котлы йорт,
Идел-Җаек булган йорт,
Атлар белән тулган йорт,
Кала белән тулган йорт.

А.Б. Бу шигъри юллар “Идегәй” дастаныннан. Ул борынгы бабаларыбыз – Болгар дәүләте турында сөйли. Әйе, безнең хәзерге Татарстаныбызда өч дистәгә якын эре шәһәр исәпләнсә, Болгарда 160 булган. Аны шәһәрләр дәүләте диеп атаганнанр.
Әле башка халыклар аерым-аерым ырулар, кабиләләр булып яшәгәндә бергә күмәк яшәүнең өстенлеген аңлап, VII нче гасырда ук Азов диңгезе буенда һәм Донның түбән агымында бабаларыбыз Болгар дәүләте төзегәннәр. Соңрак IX-X гасырларда Идел буенда Бөек Болгар дәүләте төзелә. Болгар хәрабәләре Бөек Болгарның нинди көчле, бай, алга киткән ил булуын исбатлап тора. Халык күңелендә сакланган бәет юллары да шул турыда сөйли.

Татар халык биюе башкарыла.

А.Б. Казан чоры.
Бабаларыбызга язмыш ачысы күп тия. Болгар дәүләте дә таркала. Алтын Урда төзелә. Ул да җимерелә. Себер Касыйм, Әстерхан, Кырым ханлыклары һәм безнең җирлектә Казан ханлыгы оеша. Казан ханлыгы үсә, чәчәк ата, ныгый. Һөҗүм итүләрне җиңеп яши. Тик 1552 нче елны явыз Иван һөҗүменнән котылу мөмкин булмый, чөнки көчле Сафагәрәй хан вафат, улы әле яшь. Чибәрлектә дә, төпле акыл иясе булуда да укымышлылык буенча да тиңнәре булмаган Сөембикәгә тапшырыла идарә итү. Тик хыянәтчеләр дә бар шул дөньяда.
Яшүсмер вакытта әтисеннән ишеткән батыр кыз Гәүһәршат үткән язмышны Сөембикәгә кабатларга туры килә. Сөембикәне Мәскәүгә биреп җибәрәләр. Явыз Иван гаскәрләре мәчетләрне җимерәләр, китапларны мәйдан уртасына җыеп яндыралар. Бары Сөембикә манарасы гына изгелек, Туган илгә мәхәббәт, тугрылык символы булгандыр, исән кала. Бүгенге көндә башкалабыз Казанда безгә уяу булырга, тату, дус яшәргә өндәп тора кебек.

Укучы “Сөембикә китеп бара” бәетен укый.
1. Дүрт йөз ел буе ким-хурлыкта
Торсаң да син әй, Казан.
Сөембикә манараңда
Әйтелә бу көн азан.
2. Идел ага ярга кагып
Уңга-сулга чайкалып.
Ут көймәсе китеп бара
Сөембикәне алып.
3. Сөембикә ак яулыгын
Тоткан учлап кулына.
Хуш, Казаным, каласың дип
Үкереп елый буена.
4. Ия башын, түгә яшен
Казанга таба карап.
Миннән башка ничек итеп
Көн итәрбез – дип аяп.

А.Б. Казан дәүләтенең соңгы көннәре.
Шулай итеп, 1552 нче елның октябрендә рус гаскәрләре тарафыннан сәгать икеләрдә Казан тәмам алына. Ерак бабаларыбыз Казанны 42 сәгать каһарманнардан саклыйлар. Явыз Иван солдатларына шәһәрне таларга көн бирә. Казанда коточкыч суеш башлана. Барча ир-атларны һәм хатын-кызларның күбесен юк итәләр. Әсирлеккә алулар. Талаулар атнага сузыла. Ә Казан ханнарының байлыкларын үлчәп, санап бетерерлек булмый. Алтын-көмеш, кыйммәтле тиреләр, савыт-сабалар, китаплар – барысын да Мәскәүгә ташыйлар. Шәһәрдәге өйләрне үзара бүлешәләр. Казан акрынлап рус шәһәренә әверелә башлый. Кремельдә тиз генә чиркәү сала башлыйлар.
Ярты дөньяны тетрәндергән канлы вакыйгаларга бик күп еллар узды.
Тарихыбызда тиңе булмаган кара көнне бүген билгеләп үтәбез. Ватаныбыз бәйсезлеге өчен шәһит киткәннәрне 1 минут тынлык белән искә алыйк.

Укучылар чиратлашып НАКАЗлар укыйлар.
1 нче укучы.
Татар кешесе! Хәтереңә ал!
Синең үз дәүләтең булган.
2 нче укучы.
Татар кешесе!Укы! Гыйлемле, белемле бул!
3 нче укучы.
Кушканны гына эшләүче түгел, үзең дә иҗади дәрәҗәдә эшләрлек зур белемгә ия бул!
4 нче укучы.
Татар кешесе! Кайда яшәвеңә карамастан үз урыныңны онытма, үз кадереңне бел. Ата-бабадан калган гореф-гадәтләреңне хөрмәтлә!
5 нче укучы.
Татар кешесе! Сак бул!
Безнең тирәбездә эчкечелек, наркоманлык кебек афәтләр йөри. Үзеңдә яшьтән үк ихтыяр көче тәрбиялә.
6 нчы укучы.
Татар кешесе! Бел! Син сөйләшкән тел, иң камил телләр дәрәҗәсенә күтәрелгән. Аны хөрмәт ит, сакла һәм үстер!
7 нче укучы.
Татар кешесе! Бер-беребезгә игътибарлы һәм ярдәмчел булыйк. Бергә булыйк, бердәм булыйк!
“Туган тел” җыры башкарыла.

Кулланылган әдәбият:
1. “Туган як турында хикәяләр”, Б.Ф. Солтанбеков, Ф.Л.Литвин “Казан”-1988
2. “Кызыл йолдыз”, Х.Ш.Гарданов, И.Ф.Гумеров; “Казан”-1987

У вас нет прав для создания комментариев.