Сөембикә манарасы
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Тема: Сөембикә манарасы
(6 нчы сыйныф рус төркеме өчен әдәбият дәресе)



Түбән Кәчи төп гомуми белем бирү мәктәбенең
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гилязова Гөлназ Рубин кызы
2013
Тема: Сөембикә манарасы
Максат:1. Укучыларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыру.
2. Халык язмышын чагылдырган вакыйгаларны өйрәнүгә этәргеч бирү.
3.Үткәнебезгә карата игътибарлылык тәрбияләү.
Җиһазлау:дәреслек, ноутбук, презентация. карточкалар
Дәрес тибы: Яңа теманы аңлату, алган белем, күнекмәләрне камилләштерү.
Алымнар:Карточка буенча эш, сәнгатьле уку, төркемләп эшләү.
Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше.
Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү, уңай психологик халәт тудыру
- Хәерле көн, укучылар! Дәресебезне башлыйбыз.Иң элек, әйдәгез, бер – беребезгә карап елмаеп, исәнләшик әле.
2.Өй эшен тикшерү.
-Балалар, сезгә өй эше татар халык мәкальләреннән һәм табышмакларыннан торган буклетлар ясап килү иде.(Укучылар буклетлардагы мәкаль һәм табышмакларны укыйлар, русча тәрҗемәсен әйтәләр).
III. Яңа тема аңлату.
2. Фонетик күнегү.
- Укучылар, әйдәгез, иң элек авазларның дөрес әйтелешенә күнегүләр ясыйк әле:
Ахахахахах – охохохохох – өхөхөхөхөх – ухухухухух – үхүхүхүхүх.
- Ә хәзер, сузык авазларны гына әйтеп чыгыйк.
Бик дөрес. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтермен, ә сез җавабын табарсыз.
1. Тышта тау – тау,
Өйдә су- су. (Кар)
2. Якын килмә, миңа тимә,
Тисәң ник тидем димә.(Кычыткан)
3. Агач башы тукылдык, тукый – тукый тук булдык. (Тукран)
4. Армый –талмый , ат артыннан калмый.(Арба)
(Укучылар җавабы тыңлана)
4.Яңа теманы аңлату.
- Балалар, без сезнең белән укыган мәкаль һәм әйтемнәр татар халык авыз иҗатына керә (устное народное творчество),монда шулай ук җыр, әкият, бәет, дастан, риваять тә керә.
Риваятьләрдә буыннан – буынга сөйләнгән тарихи вакыйгалар хикәяләнә. Кайбер риваятьләр тулысы белән уйдырма( вымышленный) эчтәлеккә корылган һәм әкиятне хәтерләтә.
Легенда – латин теленнән кергән сүз. Легенда риваятьләрдән аермалы буларак, могҗизага(чудо), фантастикага нигезләнә.
- Бүгенге дәрестә без сезнең белән, Сөембикә ханбикә турындагы риваять `һәм Сөембикә манарасы турында сөйләшербез.
(Презентация карау)
-Балалар, риваять сезгә ошадымы?
- Сөембикә ни өчен манара төзеткән?
5.Дәреслек белән эшләү.
- Ә хәзер, әйдәгез. Серле Сөембикә манарасы турында укып китик.
(114 бит, чылбыр рәвешендә уку)
- Тексттан бирелгән эчтәлектәге җөмләләрне табып уку
1. Сөембикәнең матурлыгы.
2. Манараның биеклеге.
3. Манараның исеме.
4. Манараның төзелүе.
5.Ныгыту.
1. Бу раслауның кайсы дөрес?
- Сөембикә манарасы җиде каттан тора.
- Манараның исеме Мәскәү ханбикәсе исеме белән бәйле.
- Манараның биеклеге 70 метр.
- Сөембикәне Иван 3 үзенә хатынлыкка алырга тели.
- Сөембикә патшага кияүгә чыгарга риза булмый.
2. Ситуатив күнегү.
- Ә хәзер, сезнең белән ситуатив күнегү эшләп үтәбез.
Спроси у друга о том:
- был ли он в Казанском Кремле;
- видел ли он башню Сююмбике;
- знает ли он о Сююмбике.
3. Диолог төзү.
Балаларга карточкалар таратыла. Карточкаларда бирем язылган:” Диологны тулыландырыгыз”.
- Сөембикә манарасы Казанның кайсы җирендә урнашкан?
- .......... .
- Манараның исеме кайсы ханбикә исеме белән бәйле?
- ................... .
4.Бәяләү. Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр кую.
5.Өй эше бирү. Өй эше бирү моментының төп максаты – Сөембикә ханбикә һәм Сөембикә манарасы турындагы мәгълүматны ныгыту. Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәсен үстерүне, сүзлек запасын баетуны күз алдында тота.
- Сөембикә ханбикә турында тарихи белешмә туплап килергә.
Кулланылган әдәбият.
1. Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова. Татар теле. 6 нчы сыйныф, 2007.
2. Татар әдәбияты дәресләре өчен текстлар җыентыгы.(Рус телендә сөйләшүче балалар өчен). 6 класс,Яр Чаллы,2003.

У вас нет прав для создания комментариев.