Габдулла Тукай - әдәбиятта.
- Подробности
- Автор: Гулуза Ханипова
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 3647
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы
Сәмәкәй төп белем бирү мәктәбе
Г.Тукай – әдәбиятта
(әдәби-музыкаль кичә)
Сәмәкәй төп белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәнипова Гөлүзә Гариф кызының
дәрестән тыш чара эшкәртмәсе.
2011-2012 нче уку елы
Максаты: Тукай турында әсәрләр иҗат иткән әдипләр турындагы белемнәрне баету,
Тукай иҗаты белән кызыксынуны үстерү,
Сәнгатьле сөйләм күнекмәсен камилләштерү.
Җиһазлау: Тукай портреты.
Ноутбук.
Интерактив китап. Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты.
Аудиодиск. Күренекле шәхесләребез. Габдулла Тукай.
Аудиодиск. Күренекле шәхесләребез. Нәҗип Җиһанов.
Тукай турындагы әсәрләр күргәзмәсе.
Нәҗип Җиһановның “Кырлай” симфоник поэмасыннан өзек яңгырый.
Экранда Тукайның тормыш юлын чагылдыручы фотолар күрсәтелә.
Укытучы.
Тукай үзе исән чакта ук аның иҗатына битараф булмаганнар. Шагыйрьнең һәр әсәре, һәр китабы җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән. Аларны укыганнар, язганнары белән килешкәннәр. Авторын мактаганнар. Хәтта аңар ачуланганнар.
Г.Тукай татар шигъриятен үстерүгә тиңдәшсез зур өлеш кертте. Ул, хаклы рәвештә, әдәбиятыбызның иң талантлы шагыйрьләреннән санала. Ул бик аз яшәде, ләкин шул кыска гына гомере эчендә дә хискә, фикергә гаҗәеп бай иҗат калдырды.
Бу сер, күпләрнең игътибарын тартып, аларны сихерләп тора. Бүген әдәбиятыбызда һәм сәнгатебездә Тукай образын тасвирлаган әсәрләр бик күп. Гомере буе Тукайга табынган, аның иҗатын һәм тормыш юлын җентекләп өйрәнгән һәм Тукай турында әсәрләр иҗат иткән язучылар, рәссамнар, композиторлар хезмәтен дә ихтирам белән телгә алырга кирәк.
Бөек Тукай, әдәби образ буларак, Әхмәт Фәйзинең “Тукай” романында, “Тукай”, “Тукай Җаекта” пьесаларында, Ибраһим Нуруллинның “Тукай Петербургта”, Рабит Батулланың “Сират күпере”ндә, Туфан Миңнуллинның “Без китәбез, сез каласыз” әсәрләрендә зур урын алып тора.
Шагыйрьләр Илдар Юзеев, Сибгать Хәким, Мөдәррис Әгъләмов һәм башкалар, бер-берсен кабатламыйча, шигъри остазлары турында яңа сүз әйтүгә ирешә алдылар. Бу шигъри поэмаларда Тукай бөтенләй үзгә, әрнүле һәм дәртле, ачулы һәм гафу итүчән йөрәкле шәхес булып ачыла.
“Китмибез!” – дип әйткән шагыйрь китте.
Ләкин китте ләйсән яңгырга.
Һәр күңелдә мең мәгънәле булып
“Китмибез”е яши яңгырап, - дип язды Ренат Харис. Гомумән, әдәби образ буларак, Тукай рухи яктан матур һәм үлемсез шәхес булып күзаллана.
Бүген сезнең игътибарыгызга 5 нче һәм 7 нче класс укучылары
С.Хәкимнең “Шагыйрьнең бала чагы”, “Пар ат” поэмаларына нигезләнеп төзелгән әдәби-музыкаль чыгыш тәкъдим итәләр.
1нче укучы (Ана булып киенә. Сәхнә уртасында, кулында бала тибрәтеп утыра. Бишек җыры җырлый.)
2нче укучы (“Бишек җыры”көен уйный)
Бабаңнар да җырлаган,
Атаңнар да җырлаган.
Көеңне башлап җибәр
“Зиләйлүк”, “Карурман”нан.
Кечкенәгә олы бул,
Сүздә ихлас, туры бул!
Залимнәргә – кургаш бул!
Көчсезләргә – юлдаш бул!
Әнкәңнең – теләге бул,
Әткәңнең – терәге бул!
Халыкның – йөрәге бул,
Җиһанның – кирәге бул!
3нче укучы (автор образында)
Ай тын гына җирне күзләп йөри,
Тонык нурын сибеп юлларга.
Моңсу гына йөзә-йөзә дә ул,
Болытларга кереп югала.
- Сөйлә, кучер, берәр истәлегең,
Бу җирләрдә бармы булганың?
Җәйге төндә җырлый-җырлый
Үттеңме син Кырлай урманын?
Уйлар диңгезенә чумып син,
Кыңгыр салып мескен бүркеңне.
Пар атларда шаулап үттеңме?
4нче укучы ( кучер)
Язлар килгәч, Кырлай урманында
Көязләнеп үсә яшь каен.
Яшел ботакларын түбән иеп,
Ул сагына җырчы Тукаен.
Сагына аны озын наратлары,
Мәңге яшел торган чыршысы.
Сагына Кырлай, сагына бөтен илем
Сөекле улын – халык җырчысын.
Яшь каендай матур тулыланып,
Шаулап үсеп килгән чагында,
Янып торган якты йолдыз сүнде
Унөченче елның якты язында.
Аерылса да бездән бөек шагыйрь,
“Моңлы сазы” аның сынмады.
“Әллүки” җырын тыңлау (Г.Тукай сүзләре, татар халык көе)
5нче укучы (шагыйрь)
Хәйран булып җырны тыңлап тордым,
Ташлап түбән дөнья уйларын.
Күз алдымда күргән төсле булдым
Болгар һәм Агыйдел буйларын.
Түзалмадым, бардым җырлаучыга,
Дидем: “Кардәш, бу көй нинди көй?”
Җавабында милләттәшем миңа:
“Бу көй була, диде, Әллүки”.
3нче укучы (автор образында)
Иптәшләрем, бәлки, кичерерләр,
Читләшсәм дә бераз “Пар ат”тан.
- Сөйлә, әнкәй, берәр хатирәне,
Үткән көннәр алга килсеннәр.
Утызга да җитми шагыйрь Тукай
Газапланып үлгән, диләр.
Дөресме, әнкәй, Тукай яшьлегендә
Утырткан, ди, каен, чияләр?
Җәйләр килгән саен ул чияләр
Татлы җимешләрен бирәләр.
6 нчы укучы ( авторның әнисе)
- Унберенче елның җәе иде,
Таң сызыла иде еракта.
Пар атларга утырып, сагынып ул
Авылына кайтты кунакка.
Күз алдыннан һич тә китәсе юк:
Ямаулы иде аның өс-башы.
Чәч алдырган, мунча кереп йөри,
Аз сөйләшә, моңсу иде карашы...
Сөялгән дә мичкә, басып тора,
Тынып кала ютәл килгәндә.
Күкрәгенә тотынып кан төкерә,
Уйга талган карап идәнгә...
Яшь каендай матур тулыланып,
Шаулап үсеп килгән чагында,
Янып торган якты йолдыз сүнде
Унөченче елның язында.
“Тәфтиләү” җырын тыңлау (Тукай сүзләре, татар халык көе)
3нче укучы (автор образында)
Мин шагыйрьнең апасына килдем.
Таныш кырлар, якташ икәнбез.
Ничә еллар буе аның белән
Бер чишмәнең суын эчкәнбез.
Портреты ничек Саҗидәнең?
Охшашлыклар бармы йөзләрдә?
Тукайдагы караш, тирән моңны
Очраттым мин үткен күзләрдә.
Ул колхозда эшләп гомер итә,
Чибәр, таза уллар үстергән.
Хәзер язган яшьлек хикәясен
Сөйләтәм мин аның исеменнән.
7нче укучы (Саҗидә)
Ул нигездә хәзер башка бер өй,
Ул да инде тузган, искергән.
Энем бала чакта үскән каен –
Белмим, ауган, белмим, киселгән.
Тамырлары гына калган. Миләш белән
Шомырт һаман иске көенчә.
Шау чәчәккә күмелеп утыралар,
Җылы язлар безгә килдисә.
Истәлеккә калган ул агачлар,
Аларга мин карыйм яратып.
Төпләрендә утырам озак-озак,
Сабый еллар хисен яңартып.
Гомер юлын сөйләп бетерергә
Җитәр микән тик бер кич кенә?
Һәр шигырендә аның, һәр юлында
Яшәү тавышы чыңлап ишетелә.
Укучылар тарафыннан Тукай шигырьләрен сөйләү һәм җырларын башкару.
Укытучы.
Син тагын да җырлырак иттең,
Син тагын да моңлырак иттең,
Син тагын да җанлырак иттең,
Син тагын да аңлырак иттең,
Син тагын да көчлерәк иттең,
Бөеклеккә – халыкка борып йөзең,
Тугрылыкта – син хәзер үрнәк үзең.
Ватан тарихында эзле иттең,
Мәңге тап кунмаслык көзге иттең,
Сәнгатебез күкләрендә – Кояшыбыз, Аебыз,
Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!
Нәҗип Җиһановның “Тукай” маршын тыңлау.



