Кешеләргә әйтер сүз бар
- Подробности
- Автор: Рания
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 30 Март 2017
-
Просмотров: 990
Кушлавычта
Нәкъ Казан артында диеп,
Язган Тукай безнең хакта.
Кушлавычта туып, үсәм –
Шигъриятле туган якта.
Шуңадамы җанга якын
Урман-суы, Шүрәлесе.
Кәҗә-сарык, Таз шәкерте,
Нәни Акбай, Су анасы.
Монда хәтта төшләр дә бит
Мең мәгънәле, хикмәткә бай.
Алар нәни Апушка да
Керми калмас алай-болай.
Шүрәле
Имеш, шомлы кара урман.
Нәкъ Тукайча, бар да чып-чын.
Ауган агачка утырган,
Ник Шүрәле шулай тып-тын?
Нигә кети-кети итми
Ярты аршын бармаклары?
Онытмаган идек юкса,
Шүрәленең “кармакларын”!
Моңсу гына телгә килде:
“Әйтсәм-әйтим, авыр миңа.
Урманнарның рәте китте,
Кайчан шушы давыл тынар?
Минем туганнар яшәгән
Себердәге урман яна.
Янгын берчак сүнәр дә ул,
Төзәлерме җанда яра?
Урман адәмне ашатты,
Киендерде, саклап калды.
Кешеләрдән шәфкать көтеп,
Карт йөрәгем шактый талды.
Уңда-сулда чүп өеме,
Сынган ботак, черек кәүсә.
Гаҗәп түгел, беркөн килеп,
Урман үлеп, өскә ауса.
Кешеләргә әйтер идем:
Уйлый белгән зыян салмас!
Шулчагында Шүрәле дә
Бары сезнең төштә калмас.”
Кәҗә-сарык.
Имеш, авыл. Безнең урам.
Кәҗә-сарык капчык аскан.
Сәер болар, аптырарлык –
Йөзләреннән шатлык качкан.
Фәкыйрь дисәң, фәкыйрь түгел,
Капчыклары килеш өчен.
Әмма аяк атлаулары
Алган кебек соңгы көчен.
Тавышлары калтыранган:
“Бетә, ахры, авыл җире.
Яшьләр карый шәһәр ягын,
Һәрбер кулда – заман чире.
Безнең менә әби-бабай
Күптән ялгыз гомер итә.
Җәфа чигеп бала үстер,
Олыгайгач кадер китә.
Авылда бит нинди рәхәт:
Болыннары, инешләре!
Эшлим дигән кешесенә
Табыла ул шәп эшләре.
Калып бара карт-корылар,
Авыл бетсә – без бетәрбез.
Илдә чыпчык үлмәс әле,
Капчык астык – без китәбез!
И кешеләр, аңлагыз бер:
Авыл бит ул татар җаны.
Шәһәрдә соң, төтен сулап,
Агулыйсыз татар канын.
Гөрләп торсын иде авыл,
Кешеләре, мал, көтүе.
Шау-гөр килгән урамнардан
Үзе рәхәт бер үтүе!”
Таз шәкерт
Имеш, мәдрәсәдә бу хәл.
Таз аптырап тора әле.
Әллә Тукай сөйләгәнчә
Бер-бер хәйлә кора әле?
“Әй, дуслар, - ди, - кулыгызда
Нинди затлы алтын ул? – ди.
Алтын түгел, смартфон дигән
Баш бутаучы шайтан ул! – ди.
Текәлгәнсез телефонга
Көне-төне бертуктаусыз.
Кайда сезнең чын дустыгыз,
Күрсәт әле бер бутаусыз?!
Безнең кебек шаярырга,
Көлешергә оныткансыз.
Балачак бит үтеп бара –
Сез бәлага юлыккансыз!
Чынбарлыкка бер карагыз –
Интернеттан күпкә матур!
Тормышта да бар ул дуслар,
Меңне егар көчле батыр.
Яшәүдән без ямь табыйкчы,
Яхшылыкны юлдаш итик!
Тукайлардан акыл җыеп,
Без Тукайча гомер итик!”
***
Кушлавычта, әйткәнемчә,
Төшләре дә бик гыйбрәтле.
Тукайдагы һәр сүз кебек
Яшәешнең бар хикмәте.
Лаек була алсак иде
Тукайларны биргән илгә.
Кеше булып туганбыз без,
Кеше булып яшик җирдә!



