Дәрес эшкәртмәсе
9 нчы сыйныф (рус төркеме)
Татар әдәбияты дәресе
Тема: “Һөнәр сайларга вакыт”
Тема: “Һөнәр сайларга вакыт”
Максат:
Бурычлар: сөйләм күнекмәләрен үстерү, “Һөнәр” темасына кагылышлы әлегә кадәр өйрәнелгән лексиканы искә төшерү һ.б.
Җиһазлау: ноутбук, проектор, презентация, текст, менедж мет, битләр, каләмнәр, сүзлекләр.
Дәрес төре: яңа материалны аңлату.
Кулланылган структуралар:
- МЕНЕДЖ МЕТ;
- ХАЙ ФАЙВ;
- ДЖОТ ТОТС;
- ТИМБИЛДИНГ;
Укучылар төркемнәрдә эшлиләр (3 төркем). Бер төркемдә 4 укучы.
Дәрес барышы
Укытучы: Һәр кеше тормышта үз урынын табарга тырыша, үзенең мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен реальләштерергә хыяллана. Яраткан эш белән шөгыльләнү аңа үзбилгеләнергә ярдәм итә. Дөньяда кирәкле, мөһим, кызыклы профессияләр бик күп. Ә кешегә бары берне, үзенә яраклысын сайларга кирәк. Инде сезгә дә һөнәр сайларга, билгеләнергә вакыт җитте. Һәм нәкъ менә шуны исәптә тотып, бүген без сезнең белән һөнәрләр турында сүз алып барачакбыз.
Хәзер без ДЖОТ ТОТС структурасы ярдәмендә һөнәр ияләренең атамаларын искә төшерербез. Укучылар, сез нинди һөнәрләрне беләсез?
“2нче №лы” укучылар битләрне төркемдәшләренә бирәләр, барлык укучылар үз битләрен 4 тигез кисәккә бүләләр һәм 4 карточка хасил итәләр.Укучылар бер-бер артлы чират буенча өстәл уртасына һөнәр язылган карточканы башка төркемдәшләре ишетерлек итеп әйтеп куя. “4нче №лы” укучылар үз төркемнәрендә карточкаларда нинди һөнәр ияләре язылганын санап чыгалар.
Укытучы: Әйткәнебезчә, һөнәрләр дөньяда бик күп. Психологлар аларны, кайбер уртак сыйфатларына карап, 5 төркемгә бүлгәннәр. Сез бу турыда инде беләсез, тестлар, анкеталар да эшләгәнегез бар.Әйдәгез, бергәләп искә төшерик (Кеше – кеше, кеше – техника, кеше – табигать, кеше – билгеләр системасы, кеше – сәнгать образы).
Хәзер мин сезгә слайдлар күрсәтәм. Аларда һөнәр ияләре булачак. Беренчедән, аларны атарга һәм аларның барысын да нәрсә берләштергәне хакында әйтергә кирәк булачак.
1 слайд: табиб, укытучы, сатучы.
Укучылар, бу һөнәр ияләрен нәрсә берләштерә?
Алар кем белән эшлиләр?
Кеше–кеше төркеме
2 слайд: терлекче, агроном, бакчачы.
Бу һөнәр ияләре нәрсә белән бәйле?
Бу төркемне ничек атыйбыз?
Кеше – табигать төркеме
3 слайд: машина йөртүче, инженер, эретеп ябыштыручы.
Аларны нәрсә берләштерә?
Алар техник объектлар белән эшлиләр, шуңа күрә аларны “кеше- техника” төркеме дип атарга була.
4 слайд: тәрҗемәче, хисапчы, икътисадчы.
Аларны нәрсә берләштерә?
Алар билгеләр системасы белән эшлиләр, шуңа күрә аларны “Кеше – билгеләр системасы” төреме дип атарга була.
5 слайд: рәссам, актер, архитектор.
Алар нәрсә белән бәйле?
Алар сәнгать белән бәйле, шуңа күрә аларны “Кеше-сәнгать образы” төркеме дип атарга була.
Укытучы: Укучылар, хәзер без сезнеңтөркемнәрегездә кемгә нинди группа ошаганлыгын билгеләрбез. Һәрберегез, мәсәлән, “Миңа кеше-кеше” (...) төркеме ошый”, - дип әйтә. Әгәр барыгызга да бу төркем ошаса, моны күрсәтә һәм өчпочмак эченә язып куя. “3 нче №лы” укучылар барысын да язып бара. Шуңа бәйле командагызга исем бирегез.
Телим (Хочу) + Булдырам (Могу) + Кирәк (Надо)
Телим: нәрсә ошый, нишләргә яратам?
Булдырам: нәрсә булдыра алам?
Кирәк: мин сайлаган һөнәр бүген кирәкме?
Һәрберегез бу өч сорауга җавап бирегез. Фикерләрегезне кәгазьгә языгыз.
“1 нче №лы” укучылардан сорау.
Укытучы: Укучылар, бүгенге көндә тормыш бик тиз үзгәрә, базар мөнәсәбәтләре шартларында кайбер һөнәрләр югала, кайберләре пәйда була. Без хәзер бу турыда текст укырбыз.
Текст
Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: укытучы, табиб, эшче, сатучы, официант, юрист, бухгалтер, очучы һәм башкалар. Фән һәм техника үсеше белән бу һөнәрләр дөньясы һәрвакыт үзгәрә: кайберләре юкка чыга, кайберләре исемнәрен алмаштыра. Элек кирәк булган һөнәрләр инде бүген канәгатьләндермәскә мөмкин. Шәмче, сәркатип-машинист, тукучы, телемастер – шундыйлардан. Аларга бүген ихтыяҗ юк. Шулай ук кайбер һөнәрләр башкача аталырга мөмкин.Мәсәлән, хәзер сәркатип урынына “Офис-менеджер” дигәнне ешрак ишетергә туры килә. Тормыш үзгәрү белән яңа һөнәрләргә дә ихтыяҗ туа. Соңгы егерме елда бик күп профессияләр барлыкка килде. Промоутер, координатор, супервайзер, социолог һ.б. Син алар турында нәрсә беләсең?
Укучылар, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек, нәрсәләр белдек? 1 а укучылары сезгә нинди һөнәр ошый? Ни өчен?
***
Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: укытучы, табиб, эшче, сатучы, официант, юрист, бухгалтер, очучы һәм башкалар. Фән һәм техника үсеше белән бу һөнәрләр дөньясы һәрвакыт үзгәрә: кайберләре юкка чыга, кайберләре исемнәрен алмаштыра. Элек кирәк булган һөнәрләр инде бүген канәгатьләндермәскә мөмкин. Шәмче, сәркатип-машинист, тукучы, телемастер – шундыйлардан. Аларга бүген ихтыяҗ юк. Шулай ук кайбер һөнәрләр башкача аталырга мөмкин. Мәсәлән, хәзер сәркатип урынына “Офис-менеджер” дигәнне ешрак ишетергә туры килә. Тормыш үзгәрү белән яңа һөнәрләргә дә ихтыяҗ туа. Соңгы егерме елда бик күп профессияләр барлыкка килде. Промоутер, координатор, супервайзер, социолог һ.б. Син алар турында нәрсә беләсең?
***
Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: укытучы, табиб, эшче, сатучы, официант, юрист, бухгалтер, очучы һәм башкалар. Фән һәм техника үсеше белән бу һөнәрләр дөньясы һәрвакыт үзгәрә: кайберләре юкка чыга, кайберләре исемнәрен алмаштыра. Элек кирәк булган һөнәрләр инде бүген канәгатьләндермәскә мөмкин. Шәмче, сәркатип-машинист, тукучы, телемастер – шундыйлардан. Аларга бүген ихтыяҗ юк. Шулай ук кайбер һөнәрләр башкача аталырга мөмкин. Мәсәлән, хәзер сәркатип урынына “Офис-менеджер” дигәнне ешрак ишетергә туры килә. Тормыш үзгәрү белән яңа һөнәрләргә дә ихтыяҗ туа. Соңгы егерме елда бик күп профессияләр барлыкка килде. Промоутер, координатор, супервайзер, социолог һ.б. Син алар турында нәрсә беләсең?