Татарстан Республикасы
Биектау районы Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбе.
5 нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе эшкәртмәсе (Ф.Хайдарова дәреслеге буенча)
Тема:Яхшылык җирдә ятмый.
Автор.Рәхмәтуллина Филсинә Галимулла кызы.
1 нче квалификацияле татар теле укытучысы.
2013 нче ел
Тема: Яхшылык җирдә ятмый.
Максат:
1.Укучыларда кешелеклелек,ярдәмчеллек,изгелек,мәрхәмәтлелек,игътибар -
лылык сыйфатлары тәрбияләү.
2.Балаларда сөйләм культурасы тәрбияләү.
3.Әниләргә ,кешеләргә карата мәрхәмәтлелек,игътибарлылык тәрбияләү
Җиһаз: Презентация,компьютер,иллюстрацияләр,интерактив такта
Дәрес барышы.
1.Исәнләшү.Кизү укучының чыгышын тыңлау.
2.Дәреснең темасын максатын әйтү.
3 .Өй эшен тикшерү.Укучылар үзләре ясап килгән иллюстрацияләр буенча чыгыш ясыйлар.
(хикәя буенча рәсем )
Укытучы:Балалар,без сезнең белән Рәсим белән Илнур турында хикәя укыган идек.Бу хикәядә сүз кемнәр турында бара.?(Илнур белән Рәсим турында)
Рәсим йокыдан кайчан тора?(Бик соң тора).
Рәсим ничек юына?(бик озак юына)
Ул иртә белән әнисенә булышамы?(юк,булышмый)
Рәсим әнисен ихтирам итәме?(юк,ихтирам итми)
Илнур кайчан тора?(ул бик иртә тора)
Ул иртә белән ни эшли?(ул иртә белән әнисенә булыша)
Илнур әнисенә ярдәм итәме?(Илнур әнисенә ярдәм итә)
Ул әнисен яратамы?( Ул әнисен бик ярата)
Илнур әнисен ихтирам итәме?(Илнур әнисен ихтирам итә)
Балалар ,тәмле ашлар пешергән өчен әиләргә рәхмәт әйтергә кирәкме?
Рәхмәт сүзен кайчан әйтәләр?
4.Хәзер балалар,Рәсимгә ,Илнурга туры килгән сүзләрне слайдтан күчереп языгыз.(Тикшерү)
5.Сорауларга җавап бирү.
Балалар ,сез кемнән үрнәк алыр идегез?Ни өчен?Укучылар үзләренең фикерләрен әйтәләр)
Сезгә кем күбрәк ошады?
Сез әниләрегезгә булышасызмы?
Нәрсәләр эшлисез?
Әниләрегезгә рәхмәт әйтәсезме?
6.Физкультминут
7.Тест сорауларына җавап бирү.(телдән)
Шәфкатьле-
1.плохой
1.милосердный
3.веселый
Ягымлы-
1.Воспитанный
2.Милый
3.Ленивый
Кире
1.добрый
2.трудолюбивый
3.Упрямый
Шат күңелле
1.Невоспитанный
2.Милосердный
3.Радостный
Сәләтле-
1.Способный
2.Ленивый
3.Умный
Усал-
1.Терпеливый
2.Внимательный
3.Злой
8. Уен уйнау.
1) Уңай сыйфатлар. Кире сыйфатлар (Интерактив тактада яки тактада магнитлар ярдәмендә Рәсим Һәм Илнурга туры килгән сыйфатларны тагып кую)
(усал,яхшы,мәрхәмәтле,шәфкатьле,миһербанлы,ялкау,кешелекле,эшчән,игътибарсыз,ярдәмчел һ.б.)
2)Парын тап .Сүзләрнең антонимнарын туры китереп куярга(интерактив тактада эшләтергә мөмкин).Укучылар дәфтәрләренә язып куялар,соңыннан тикшерелә.
Кешелекле-
Яхшы-
Миһербанлы-
Ялкау-
Тупас-
Усал-
3)Илнурны мактагыз
Илнур ,син бик яхшы малай!
Илнур ,син бик эшчән малай!
Илнур ,син булдыргансың!
Илнур ,син бик шәп малай!
9 .Күнегү эшләү.Мәсәлән: миңа ...... кешеләр ошый.миңа ..... кешеләр ошамый.Җаваплары интерактив тактада тикшерелә.
10. Укучылар слайдта мәкальләр укыйлар һәм тәрҗемә итәләр.
Яхшылык җирдә ятмый.
Коега төкермә ,суын эчәсе булыр.
Күккә төкермә,битеңә төшәр.
Яхшының сүзе яхшы.
11.Йомгаклау.
1).Укытучы:Без бүген дәрестә “Яхшылык җирдә ятмый “дигән темага сөйләшү алып бардык.Тормышта сез яхшы булырга.тырыш булырга,ярдәмчел булырга,мәрхәмәтле.шәфкатьле ,кешелекле булырга өйрәнегез.Шул вакытта гына сезнең үзегезне дә ихтирам итәрләр ,яратырлар һәм сез бик ,бик бәхетле булырсы
Укучылар,сезгә бүгенге дәрес ошадымы?Сез бүгенге дәрестән үзегезгә нинди файдалы әйберләр алдыгыз?
12.Билгеләр кую.
13.Өй эше бирү.Наил белән Ләйлә турындагы хикәяне укып килергә.