- Подробности
-
Автор: Гульфия Ахметова
-
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 2182
Рейтинг: 



/ 1
Эчтәлеге
I. Кереш..........................................................................................................3-4 б.
II. Төп өлеш……………………….……….............................................. 5-14 б.
1. М. Логинованың биографиясе һәм гаиләсе………………..……..,,,5-7 б.
2. Язучының иҗади уңышлары, бастырган китаплары……..…,,,,,,, 8-10 б.
3. Балалар өчен язылган әсәрләре һәм шигъри әсәрләре үзенчәлекләре....................................................................................11-13 б.
4. Проза әсәрләрендә күтәргән проблемалар…………………...…14-15 б.
III. Йомгаклау............................................................................................... 16 б.
IV. Кулланылган әдәбият исемлеге...........................................................17 б.
I. Кереш
Мин үземнең туган ягымны, аның гүзәл табигатен, искиткеч кешеләрен яратам. Шуңа күрә дә эзләнүемнең темасы итеп якташыбыз Мария Логинованың тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүне алдым. Аны Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров кебек танылган каләм ияләренең батырлыгы иҗатка, яшәргә рухландыра.
Мария Логинованың тормышы һәм иҗаты буенча материал туплаган вакытта аның чын мәгънәсендә көчле рухлы шәхес һәм искиткеч нечкә күңелле, тирән хис-кичерешләрне бөтен нечкәлеге белән ачып бирүче шагыйрә, проза остасы булуын аңладым.
Мария Логинованың хикәя һәм әкият жанрларында иҗат ителгән әсәрләре әле өйрәнелмәгән дияргә була. Шуңа күрә бу хезмәттә аның әкият, хикәя, шигъри әсәрләре каралды.
Эшнең максаты – Мария Логинованың әсәрләрендә күтәрелгән хис-кичерешләрне , әхлакый-фәлсәфи проблемаларны өйрәнү.
Бу максат түбәндәге бурычларны китереп чыгарды:
- Мария Логинова хикәяләренең әхлакый кыйммәтен билгеләү;
- шагыйрәнең шигырьләрендә тормыш философиясен укучыга җиткерү.
Хезмәттә түбәндәге эш төрләре башкарылды:
- Мария Логинованың лирика жанрындагы эшчәнлегенә бәя бирү;
- әсәрләрендә автор күтәргән проблемаларны ачыклау;
- М. Логинова әсәрләренең тәрбияви кыйммәтен күрсәтү.
Моның өчен шагыйрәнең “Ефәкканат”, “Зурколак кишер түтәле эзли”, “Аңлый алсам икән”, “Якыннарыма”, “Көзләр елый” һ. б. әсәрләре анализланды.
Мария Логинованың күп кенә геройлары, әле бик бәләкәй булсалар да, кешеләргә җылылык өләшәләр.
Автор игътибарыннан хәзерге чор яшьләре өчен аеруча куркыныч заман чире - наркомания проблемасы да читтә калмый.
Гомумән, язучының әсәрләрендә вакыт тарафыннан җуелмый торган мәңгелек кыйммәтләр: мәхәббәт тә, кешелеклелек тә, мәрхәмәтлелек тә, сагыш аша елмайта торган юмор да бар. Кайсы гына шигырен алсаң да, һәркайсында тормыш китереп чыгарган проблема күтәрелә: намуссызлык, кешелексезлек.
М. Логинова әкиятләрендәге һәр вакыйга баланың үсү процессын күз алдында тотып язылган.
М. Логинова үз иҗатында халкыбызның бүгенге проблемаларын яктырту белән бергә, аның ышанычлы киләчәге өчен дә борчыла.
II. Төп өлеш
II.1. Мария Логинованың биографиясе һәм гаиләсе
Пашина Мария Петр кызы (псевдонимы Мария Логинова) 1966 нчы елның 24 нче августында Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында ишле гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә.
Кечкенәдән үк табигатьнең һәр мизгелен могҗизадай кабул итте бит ул. Тирә-юньгә, үз күңелендә тудырган әкияти дөнья аша, гел үзгәчә карады. Яшьтәшләре каен суы дип, агачны яргалап бетергәндә, аның күңел өзгәләнүләре шигъри юллар булып түгелде. Унөч яшьлек кызыйның ул хисләре “Ленин нурлары” аша газета укучыларга да ишетелде:
Ак каен кәүсәсен кисмәгез, дуслар,
Ярасы белән ул ничек кышлар?
Мәктәп елларында каләм тибрәткән Мариянең, унынчыны тәмамлагач, Түбән Камадагы 66 нчы училищеда һөнәргә өйрәнеп, шин заводында эшли башлаган вакытта бу мавыгуы онытылып тора. Күңелдә шигъри юллар яңгыраса да, ничектер, кәгазьгә төшерергә җае да, вакыты да табылмый. Аннан соң гаилә мәшәкатьләре, балалар... Алар кечкенә чакта ясле-бакчага эшкә күчкән Мария яңадан шинныйга кайта: массакүләм шиннар заводының автокамера цехына монтировщица булып урнаша. Эш, өй, туганнар, дуслар белән аралашу. Кем белә, бәлки барысы да шулай бер җайга гына агар да агар иде.
Әмма 1996 елның 6 ноябре... Язмыш китабы үзенә утыз яшьлек Мария Логинова гомеренең бу мизгелен, бу көнен кара хәрефләр белән уеп яза... Алда – ял, бәйрәм көннәре. Шатлык өстенә шатлык өстәп, апалары өй туе уздырырга җыеналар. Өченче класста укучы улы Роман белән беренчегә кергән кызы Катяны апалары үзләренә алып китәләр. Күңел ашкынуы канатлар куйгандай, Мария тиз-тиз генә керләрен юа. Шушы соңгыларын гына элеп керер дә, ул да апаларына барыр, кичтән үк булыша торыр. Балкон култыксасы белән бер биеклектә булган тумбочка өстенә басып бауга үрелгән Мария, үзенең керләренә уралып, бишенче каттан аска очканын сизми дә кала...
Аңсыз килеш операция өстәленә салалар аны. Операция арты операция. Марияне урап алган апалары күзендәге яшьләргә карамаска тырышкан табибларның яшәмәс, барысына да әзер торыгыз, дигән өметсез җаваплары. Болар барысы да – апалары сөйләгәннән. Алар хастаханә койкасында хәрәкәтсез ятарга мәҗбүр булган Марияне биш ай буе бала баккандай карыйлар.
Ул чагында Мария тән сызлауларыннан аңы җуелыр дәрәҗәдә газаплана, онытылып торган мизгелләрендә янына күбәләк булып әтисе килә. Өрфия канатлары белән кызының җанын сыйпап-сыйпап ала: “Балам, болай азапланганчы, әйдә минем белән...”. Сызланудан телгәләнүче җаны күбәләккә әйләнәм дигәндә, “балаларың синсез нишләр”, дигән йөрәк тавышы туктата аны. Аңына килгәч, ул ходайга ялвара: “Шул балаларымны аякка бастырырлык кына көч бир, гомер бир...”.
Үз җаннарын ярып бирердәй апалары, дәвалары, шәфкатьләре белән өметенә канат куйган 2 нче хастаханә табиблары А. Саушев, Миңниса, Фирдәвес, Фәридә, Энҗүдәләр һәм үзенең яшәүгә бар үҗәтлеге, теше-тырнагы белән ябышуы – болар барысы бергә Марияне мәңгелек упкыныннан йолып ала.
Өметенең өметсезлек белән алмашынган, палата тәрәзәсенә бәргәләнгән күбәләктәй чарасызлыктан җаны өзгәләнгән чаклары аз булмый Мариянең.
Өйләренә алып кайтып, зал ягындагы диванга кертеп салгач, ятимнәргә хас моңсулык белән үзенә төбәлгән балаларын күреп, ул үзенә төшкән сынауның ни дәрәҗәдә авыр булуын тагын бер мәртәбә бар ачысы белән тоя. Сабыйлары нәни куллары белән идән юалар, бәрәңге әрчиләр, бар авырлыгы урын-җирдә булган әниләрен карыйлар. Аларның карусыз-нисез эшләүләрен, өлкәннәргә хас уйчанлык сарган йөзләрен күреп, Мария өзгәләнә: “Бала чакларын урладым бит, сабыйларымның, ни хәлләр итим?”
Юк, үзенең хәрәкәтсезлеге белән һич килешә алмый Мария. Язмыш белән аны бәйләр өмет – балалары бар бит әле. Ничек итеп шул өмет канатларын кисмәк кирәк?! Тешне кысып, күз яшьләре, мең газап аша физик күнегүләр ясарга керешә. Аңы җуелыр чиккә җиткәнче көннәр буе бер үк хәрәкәтләрне кабатлый. Массажның да ярдәме тия. Акрынлык белән генә булса да, тезләрендә йөри башлый. Өй эчендә нәрсәне дә булса урынына алып куя алса да, ул моны мин үзем эшли алдым бит дип, балаларча куана.
Сәгатьләре генә түгел, мизгелләре дә елларга тиң авыр, газаплы көннәр бер-бер артлы артта кала (хәрәкәтләре чикләнгән, инвалид коляскасында утырырга мәҗбүр булган Мария бүгенге, бик акрынлык белән генә булса да, өйдә култык таяклары белән йөри). Мария аз гына да шөгыльсез утырмый, я нәрсә дә булса бәйли, яки күңел хисләрен шигъри юлларга салып, кәгазьгә күчерә. Таш булып йөрәгенә утырган чарасызлык хәзер әнә шулай шигъри дулкын булып түгелә аның җаныннан. Әле ул рәсемнәр дә ясый. Туган төбәгенең гүзәл табигате тасвирланган ул картиналарын апаларына, туганнарына бүләк итә.
II.2. Язучының иҗади уңышлары, бастырган китаплары
Бик яшьләй инвалид коляскасына утырырга мәҗбүр булган бу язучыны бәхетсез итеп күз алдына китерә күрмәгез. Әйе, үзенчә, сау-сәламәтләр аңлый алмаганга бәхетле ул: беренче ире гарип хатыныннан йөз чөерсә дә. Мария ханым хәзер үзен өзелеп сөйгән кеше белән гомер итә. Балалары да янында. Кая барсалар да гел бергә алар. Шуңа күрә дә Мария Логинованың соңгы вакытларда язылган шигырьләре әллә каян “көлеп”, “нур чәчеп” тора. Аларда тормышка өмет чаткылары, табигатькә мәхәббәт, ярату хисләре ярылып ята.
Мария Логинова төрле яклы шәхес, ул шигъри һәм проза әсәрләре иҗат итә, илдәге, чит илләрдәге яңалыклар белән һәрдаим кызыксынып бара.
Спорт белән шөгыльләнә. Бу турыда “Туган як” газетасының 2009 нчы елның 14 нче август санында, инвалидлар сабантуе турында мәкаләдә язылган: “Үзешчән җырчылар, бию төркемнәре, ансамбльләр чыгыш ясады. Алар белән беррәттән, инвалидлар да үз талантларын күрсәттеләр. Миңа аеруча керәшен кызы, язмышы инвалид коляскасына утырткан Мария Логинова чыгышы ошады. Ул үзе язган шигырьләре белән тыңлаучыларны таң калдырды. Алар әле Раиса Мищихина белән бергәләп җырладылар да. Чыгышларыннан соң, яннарына килмичә түзә алмадым. “Безнең “Таң” төркемендә утыз бишкә якын кеше ял итә. Концертлар куябыз. Кем җырлый, кем бии, кем шигырь укый – кыскасы кем ничек булдыра ала, шулай үзен күрсәтә. Гомумән, кичәләребез күңелле үтә,”- дип сөйләде М. Логинова.”
Әлеге Сабантуйда М. Логинова коляскаларда узышуда катнаша һәм дипломга лаек була.
М. Логинова күңелендә туган гүзәллекне шигырьләрендә генә түгел, ә искиткеч кул эшләренә дә күчерә. Ул картиналар чигә, бисер белән үрә, бәйли, ыргак ярдәмендә бәйләп төрле сувенирлар, композицияләр ясау, майлы буяу белән картиналар язу белән мавыга. Аның кул эшләре күргәзмәсе 2009 нчы елның декабрь аенда шәһәр музеенда булды.
Шәһәр музееның декоратив гамәли сәнгать бүлегендә керәшен кызлары М. Логинова һәм Р. Мищихинаның кул эшләреннән оештырган күргәзмә эшли. Күз явын алырдай нәфис таҗлы ап-ак ромашкалар, бер-берсенә сыенышкан аккошлар - ул могҗизаны гади ыргак һәм җеп ярдәмендә кеше куллары тудыргандыр дип һич уйламассың. Чигү картиналар, майлы буяулар белән киндергә күчергән табигать күренеше дә тамаша кылган һәркемне сокландырырлык.
Кечкенә генә бүлмәне вакытлыча биләп алган бу матурлык дөньясына карап аларны гади кешеләр иҗат иткәндер дип кенә һич уйламассың. Хәер, Марияне дә, Раисаны да гади кешеләр дип әйтеп булмый.
Язмышлары аша фаҗига үткән, бәхетсезлек аларны инвалид коляскасына утыртырга мәҗбүр иткән.
Әмма алар авырлыклар килсә дә сынмый, сыгылмый торган көчле ихтыярлар затыннан. “Туган як”ның үз укучылары Марияне бик күптәннән белә, аның кыенлыкларга бирешмичә, балаларын үстерүенә, шигырьләр язып, аларны китап итеп бастырып чыгаруына да шатланалар.
Үз күргәзмәсен ачу тантанасында Мария үзе язган шигырьләрен укыды, Раиса исә шәрык биюе белән сокландырды. Инвалид коляскасында утыручыларның “Рассвет” ансамблен оештырган бу ике көчле затның җырлары да күңел кылларын тибрәтте”.
Мария Логинова искиткеч кеше. Мин бу турыда белеп язам, чөнки аны мин якыннан беләм – ул минем әниемнең бертуган сеңлесе.
М. Логинова инвалидлар өчен оештырылган бөтен чараларда катнаша, шулай ук театрларда, концертларда, авыл сабантуйларында бик матур итеп чыгышлар ясый.
Ул әле оста оештыручы да, 2008 нче елда инвалид колясочниклардан торган “Рассвет” яки “Таң” төркеме оештыра. Алар әдәби-музыкаль кичәләр белән төрле сәламәтләндерү үзәкләрендә, картлар йортында, төрле авыллардагы мәдәният йортларында чыгышлар ясыйлар.
Без М. Логинова иҗат җимешләрен “Чулман”, “Туган як”, “ Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре”, “Хезмәттәш авазы” газеталарында укый алабыз. Ул анда һәрдаим үзенең яңа әсәрләрен бастыра.
Шулай ук аның 2002 нче елда “Нәниләргә бүләгем”, 2003 нче елда “Адашкан җан”, 2004 нче елда “Гашыйк чишмә”, 2008 нче елда балалар өчен “Ефәкканат” исемле китаплары дөнья күрде.
II.3. Балалар өчен язылган әсәрләре һәм шигъри әсәрләренең үзенчәлекләре
Балалар өчен язган “Ефәкканат” исемле шигъри әкияте нәниләр өчен бик кызыклы. Анда яңа гына туган кечкенә күбәләк кызы турында, аның дөнья белән, башка җан ияләре – кортлар, бөҗәкләр, коңгызлар белән танышуы турында язылган. Тәрбия мәсьәләсе, ягъни әни сүзен тыңларга кирәклеге, тыңламасаң, ахыры начар булырга мөмкинлеге турында анык итеп әйтелгән.
Шул ук китапта “Зурколак кишер түтәле эзли” дигән кызык әкият бар. Бу әсәр әбисе сөйләгән әкияттән соң, хыялларга бирелеп, кишер түтәле эзләргә чыгып киткән батыр куян баласы Зурколак һәм аның иптәшләре турында.
М. Логинованың шигъри әсәрләре аерым игътибарга лаек. Чөнки аларның һәрберсендә шагыйрәнең күңел авазы. Аларның кайсы шаян, кайсы күзләрдән яшьләр килер дәрәҗәдә моңсу:
Урынга бәйләгән авыру
Җырны моң итәргә этәрде.
Күңелне борчыган уйларым
Көй булып юлларга сибелде.
Кояшны күрмәгәч көн саен,
Яшәүгә өметем сүрелде.
Сагышлы елларның һәр ае
Көмештәй чәчемә үрелде.
(“Болытлар агышын күзәтәм”)
Бу юлларда без шагыйрәнең күңелендәге тирән яраны үзебез тойгандай булабыз. Шагыйрә әлеге шигырен иң авыр минутларында язган күрәсең.
Ә түбәндәге юлларда без аның авырлыкларга каршы көрәшерлек рухи көче барлыгын күрәбез:
Тау-таш арасыннан бәреп чыккан
Саф чишмәнең көче куәтле.
Кайгы-хәсрәт явын басар өчен
Күңел көче кирәк нихәтле.
Көчсезлекне барыбер җиңәрмен!
Үзем йөреп салган сукмагымны
Киек каз юлына тиңләрмен.
Язучының тормышында иң кадерле кешеләре бар – улы Рома һәм кызы Катя, алар аның тормыш маягы, яшәү, иҗат итү өчен көч бирүчеләр, әниләренең ныклы терәкләре һәм ярдәмчеләре:
Мин бәхетле үзем – улым, кызым
“Әни” диеп өзелеп торганда,
Аксыл башын кызым, ярдәм көтеп,
Иркәләнеп учка салганда.
(“Аңлый алсам икән”)
Мин ялгызым түгел әле,
Алга таба юл алам.
Ике яктан терәк булып
Сарылган ике балам.
(“Якыннарыма”)
Нечкә күңелле шигъри җанлы булгангамы, шагыйрә табигатьнең гүзәллеген дә үзенчә күрә, аңа үзенчә соклана:
Яратам мин көзге яфракларның
Йокымсырап җиргә ятканын;
Көтеп алам туган якларыма
Пәрәвезле көзләр кайтканын.
Сокландыргыч көзен миләшләрнең
Тәлгәш–тәлгәш кызыл якканы;
Иртәләрен җиргә көмеш кырау
Тоташтан ак яулык япканы.
(“Көзләр елый”)
Мария Логинованың балалар өчен язган шигырьләре миңа бигрәк тә ошый. Чөнки аларның һәрберсеннән күңелгә җылылык хисләре бөркелә.
Аның “Әни булдым” дигән шигыре бик кызык, аны укыган кызларның күбесе үзен таный:
Иртән әни эшкә киткәч,
Шкаф ачып ташладым.
Киеп әни күлмәкләрен,
Зур булырга уйладым.
Кара кыска чәчләремә
Ясалма чәч кададым.
Бантик ясап иренемнән,
Кызыл иннек буядым.
Үлчәп әни күлмәкләрен,
Түшкә куеп карадым.
Кисеп озын итәкләрен
Үземә таманладым.
Төймәләрне кат–кат итеп
Асып куйдым муенга.
Сизми калдым, бирелгәнмен
Үтә кызык уенга!
Кирәк әле әниемчә
Буяна да белергә.
Биек үкчәле туфли киеп,
Кәз – кәз атлап йөрергә.
Тәмам ясанып беткәндә,
Әни дә кайтты кичен.
Сөенгәндер – сумкасы да
Китте идәнгә төшеп.
Аның кечкенәләр өчен язылган шигырьләрендә нәни тиктормас, җил малае, шук үрдәк бәбкәсе, үзен–үзе көзгедән күзәткән песи баласы да, көне буе “видик” карап төне буе саташып чыккан Марат исемле малай да бар.
II.4. Проза әсәрләрендә күтәргән проблемалар
Проза әсәрләренә килгәндә, аларның һәрберсендә үзенчәлекле геройлар – вакыйгалар сурәтләнә. Һәрбер әсәре хис–кичерешләргә, тирән мәгънәгә ия. Аның повесть һәм хикәяләрендә аталар–аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр: “Чулпы чыңы”, “Улым бүләге”.
Чын сөюнең бу дөньядан китеп, яңа кеше булып тугач та онытылмавы турында “Адашкан җан” исемле повесте бик үзенчәлекле.
Шулай ук хәзерге заман афәте булган наркоманиянең коточкыч, яшьләребезне, киләчәгебезне юкка чыгарырдай куркыныч бәла булуы турында “Кайту” дигән поэмасы бар. Бу бәла аның күңелен әрнетә, җанын җылата. Бу әсәрдә яп-яшь Лиза исемле кызның наркотиклар белән бәйләнгәннән соң нинди дәрәҗәгә төшүе, хәтта кешелек сыйфатлары югала баруы сурәтләнгән.
Әхлакый кануннарның һәм нормаларның санга сугылмавы, хәтта онытылырга дучар ителүе аркасында хасил булган рухсызлык яшьләргә аеруча нык тәэсир итә. Яшьләр әхлак мәсьәләсендә еш кына ваемсызлык, җиңел холыклылык, хәтта куркаклык күрсәтәләр, вөҗдан, намус белән алыш–биреш ясыйлар, ә аннары җаваплылыкны үз өсләреннән төшереп заманга сылтау ягын карыйлар.
Хәзер балаларны әхлак ягыннан җитәрлек тәрбияләүгә ата–аналарның игътибары кимеде. Алар күбрәк балаларының матди яшәеше турында, әйбәт ашату, матур киендерү хакында кайгырталар, ә менә аларның рухи йөзе белән рәтләп кызыксынмыйлар.
Туган җиргә, аның табигатенә, халыкның гореф–гадәтләренә, әхлак–кануннарына хөрмәт, кешегә мәхәббәт, үз кул көче белән көн күрүче гади кешеләрнең эш–гамәлендә, фикер омтылышларында матурлык, гүзәллек күрә һәм шуны укучыга күрсәтә белүе шагыйрәнең әсәрләрен һәр чор өчен актуаль итә.
Шулай итеп, безнең фикеребезчә, шагыйрәнең бүгенге катлаулы тормышта үз урыннарын табарга теләүчеләргә әйтер сүзләре бик күп. Язучы әсәрләрендә традицияләргә, гореф – гадәтләргә, кешенең яшәү рәвешенә, кеше шәхесенә игътибарлы булуны, гаделлекне, сабырлыкны, намуслылыкны, кешелеклелекне, ягъни гомумкешелек кыйммәтләрен актив пропагандалый. Аның хикәяләрендә һәр туган көнгә сөенеч, әйләнә-тирәгә оптимистик карашта булган, башкаларның күңелләрен канатландырып, шатландырып яшәүне, олы җанлы шәхес иң алгы планга чыга. Бу исә аларның бүгенге көндә дә актуаль булуына китерәю
III. Йомгаклау
Хәзерге чор татар әдәбияты рәсми кысалардан чыгып, милли җирлеккә күчә бара. Язучыларның хәзер идеология түгел, кешеләр язмышы кызыксындыра, шәхси башлангычка игътибар көчәя. Әдәбиятта гомумкешелек кыйммәтләрен раслау пафосы үсә бара.
М. Логинова үзенең әсәрләрендә гаилә, мәхәббәт, ата–аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, җәмгыятьтәге тискәре күренешләр – эчкечелек, наркомания һәм аларның гаиләгә, кешегә булган куркыныч йогынтысы турында яза.
Язучы әсәрләрендә персонажларның яшәү рәвешен, эш– хәрәкәтләрен, аларның тормыштагы максаты, психологиясе, уй–кичерешләре, характер үзенчәлекләре белән бәйләп, психологик мотивлаштыра.
Язучы тормышның ачысын–төчесен татыган, шулай да сынмаган, сыгылмаган һәм көчле, сынмас рухлы шәхес булып калган. Ул гадел, намуслы, тормышка гашыйк, шаян һәм һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер. Аның иң зур теләге: гаиләсенең бәхетле булуы, иҗат чишмәсенең сулыкмавы, туганнарының, якыннарының исән–сау һәм янәшәдә булуы.
Шушындый иҗади, ачык йөзле, кешеләрне аңлый ала торган һәм максатына ирешә торган кеше ул Мария Логинова.
Әлеге эзләнү эшен эшләгән вакытта аның тормыш юлы һәм иҗаты турында мин үзем өчен бик күп яңа әйберләр белдем. Аны язмыш авыр сынауларга дучар иткән булуга карамастан, ул сынмаган, сыгылмаган һәм үзендә яшәр һәм иҗат итәр өчен көч тапкан. Мин Мария Логинова кебек якташым булуы белән горурланам, һәм аңа чын мәгънәсендә сокланам!
Мария Логинованың һәр әкияте укыту–тәрбия өлкәсендә кулланма булырлык. Шуңа күрә аларны тәрбияви кулланмаларга кертү дә, төрле телләргә тәрҗемә итү дә, радио–телевидение аша пропагандалау да бик отышлы булыр иде. Ул моңа лаек.
IV. Куланылган әдәбият
1. Баязитова Н. Шигырьләрең синең шундый гади: Мария Логинованың иҗат кичәсе турында. // Хезмәттәш авазы. – 2002. – 23 ноябрь.
2. Логинова – Пашина М. Киләчәккә өмет белән. // Туган як. – 2003. – 5 гыйнвар.
3. Моратова Ф. Язмышына кабат ялганып. // Керәшен сүзе. – 2000 №1.
4. Моратова Ф. Күргәзмәдән кичерешләр. // Туган як. – 2009. – 11 декабрь.
5. Логинова М. Гашыйк чишмә. // Казан ГКН. – 2004 ел.
6. Шинчылар шигырь яза. А А Җ. // “Түбән Кама шин” – 2003 ел.
7. Логинова М. Адашкан җан. // Түбән Кама – 2003 ел.
8. Логинова М. Ефәкканат. Казан. // “Мәгариф” нәшрияты – 2008 ел.
9. Сәгъдәтов А. Рухы сынмаган. // Туган як. – 2004 – 3 август.