- Подробности
-
Автор: Гульфия Ахметова
-
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 4315
Рейтинг: 



/ 0
Эчтәлек
Кереш 1-2
Тукай һәм музыка. 3-25
I. Тукай тормышында милли музыка һәм аның музыкага
үз мөнәсәбәте. 3- 10
II. Халык музыка иҗатында Тукай әсәрләре. 11-13
Йомгаклау. 14-15
Кулланылган әдәбият исемлеге.
Кереш
Г.Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чор бездән ераклаша барган саен, шагыйрь мирасының бөеклеген һәм күпкырлылыгын ныграк тоябыз. Ул татар халкы милли сәнгатенең барлык өлкәсенә йогынты ясады һәм ясый.
Аның тудырган образлары сынлы сәнгатьтә, графикада, музыкада, биюдә, җырда яңадан-яңа тормыш белән яшиләр. Аларның вакыт үтү белән дә тоныкланмый торган мондый сафлыгы шагыйрь иҗатындагы халыкчан чыганакларның киңлеге белән, милли фольклорның җуелмас кыйммәтләренә таянуы белән, халыкның рухын һәм прогрессив омтылышларын тирәнтен белүе белән аңлатыла. Болар барысы да шагыйрь иҗатына нигезләнгән музыкаль әсәрләрдә ышандырырлык итеп ачыла.
Г. Тукай сюжетларына һәм шигырьләренә С. Сәйдәшев, И. Мозаффаров, З. Хәбибуллин, Н. Җиһанов, Р. Яхин, Җ. Фәйзи һәм башкаларның җыр һәм романслары язылды; Ф. Яруллиның «Шүрәле», Р. Гобәйдуллинның «Кисекбаш», Ә. Бакировның «Алтын тарак»; «Су анасы» балетлары, Н. Җиһановның «Кырлай» симфоник поэмасы иҗат ителде. Тукай иҗатыннан үзенә илһам алмаган татар композиторы юктыр да, мөгаен. Бүген «музыкадагы Тукайчылык» композиторларның йөздән артык әсәрен үз эченә ала.
Әле революциягә кадәр үк Тукай шигырьләренең, халык җырлары булып, фольклор көйләренә җырлануы билгеле. Болар — «Әллүки» («Милли моңнар» шигыренә), «Зиләйлүк» («Эштән чыгарылган татар кызына» шигыренә), «Туган тел», «Пар ат» кебек җырлар. Алар татар җырының чын классикасына әверелделәр һәм авылда булмасын, шәһәрдә яки башкалада булмасын, иң шәп концерт программаларын бизәп торалар.
Бу җырлар, композиторлар Мансур Мозаффаров, А. Ключарев, З. Хәбибуллин тарафыннан хор өчен эшкәртелеп, туып килүче милли хор стиленең үзенчәлекле эталонына әверелде һәм Татарстан Республикасы Җыр һәм бию ансамбленең алтын фондына керде.
1
Тукай шигырьләренә, сюжетларына опера һәм балет театрының симфоник оркестры, аерым солистлар һәм хор башкаруында программада скрипка өчен язылган әсәрләр яңгырый, ягъни Тукай республиканың барлык башкаручы көчләрен «яулап алды».
Шулай итеп, «Г. Тукай һәм музыка» үзе үк махсус монографик тикшеренү өчен бай һәм күпкырлы тема булып тора.
Шулай итеп, бу хезмәтнең максаты — Тукайның музыкага мөнәсәбәтен монографик күзәтү. Бу максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар хәл ителде:
— Тукайның милли музыкага мөнәсәбәтен өйрәнү;
— Тукай образының халык музыкасында чагылышын күзәтү;
— Профессиональ татар музыкасында Тукай тоткан урынны билгеләү;
— Бәетләрдә Тукай образын барлау.
Хезмәтнең тикшерү объекты — Тукай әсәрләренең музыкада бирелеше һәм Тукай образының музыкада чагылышы.
Хезмәт керештән, дүрт бүлектән, йомгак өлешеннән, ахырында файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора. Кушымтада Г.Тукай турында бәетләр тупланган.
Тукай һәм музыка
I. Тукай тормышында милли музыка һәм аның музыкага үз мөнәсәбәте
«Чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була…» Г.Тукай.
Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тормыш юлына күз салсак, аның бик кечкенәдән үк җырга, моңга тартылуын һәм алардан күңеленә юаныч алуын күрәбез. Әйе, Тукайны музыкасыз, көй-җырсыз күз алдына китерүе бик кыен. Аның бу турыда әйткән сүзләре бар: «Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр… Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер». Ул истәлекләрендә алты яшеннән үк Яңа Кырлай авылында халык җырларын башкаруын әйтә, дини китаплар «Бәдәвам», «Кисекбаш», «Мөхәммәдия»ләрне яратып укуы турында язып калдыра. Ә тугыз-ун яшьләрендә апасы Газизә Зәбировага: «Апа, минем белмәгән җырым юк,» - ди1.
Г.Тукай кечкенәдән үк үзе ишеткән тыңлаган халык җырларын, бәетләрен язу дәфтәренә теркәп барган. Вафатына күп еллар узгач, Г.Тукайның кулъязмаларын табалар.
«Тетрадь для списывания ученика 1 класса А.М. Тукаева» дип исемләнгән кулъязма-дәфтәрендә 28 халык җыры теркәлгән. Алар арасында халкыбызның бик сирәк очрый торган җырлары булуы зур әһәмияткә ия. Чагыштырмача күптән түгел генә табылган бу халык җырлары, бәетләре һәм Тукайның үзенә багышланган бәетләре турында Татар дәүләт фольклор Үзәге директоры Котдус Хөснуллин «Мәдәни җомга» газетасының 1997 елгы 9 нчы май санында язып чыкты. Бу мәкаләдән Тукайның халык җырларын җыеп, өйрәнеп кенә калмыйча, оста башкаручы да булганын беләбез.
1Тукай турында истәлекләр. Төз.И.Нуруллин, Р.Якупов.-Казан.1986,24 б.
3
Музыка шагыйрьне, Уральск шәһәренең «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укыганда, соңрак Казанда яшәгән вакытында гомеренең соңгы көннәренә кадәр озата бара. 1910 елның 15 апрелендә Казанның Шәрыкъ клубында укыган «Халык әдәбияты» дигән лекциясендә Тукай үзенең балалык еллары турында болай сөйли: «Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атна кичләрдә, бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем, шул җырлавым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнкә һәдия кыйлына иде. Мин, кулымдагы симәнкәне беткәнче яргач, тагын җырлый идем. Мәдрәсәдә үк мине җырчы диләр иде».2
Г.Тукайның халык иҗатын җыю һәм өйрәнү буенча гыйльми хезмәтләре 1910, 1912 елларда языла. Г.Тукай «Халык моңнары» һәм «Халык әдәбияты» исемнәре белән ике әсәрен аерым китап итеп бастырып чыгара. Беренчесендә Тукай, сүз башыннан тыш, «Халык моңнары» исеме астында — илле бер җыр, озын көйләргә җырлана торган җырлардан унөч җыр һәм «пешми калган, начар төзелгән җырларның үрнәкләре» рәвешендә тагы берничә җыр тәкъдим итә. «Халык әдәбияты» хезмәтендә ул җырларның килеп чыгышы тарихын, образлары ничек башкарылуы турында мәгълүматлар бирә.
Аның җырларны җыю, өйрәнү кирәклеге, чын халыкчан стильнең нәкъ шунда тупланганлыгы турындагы принципиаль фикерләре дә музыкаль фольклористика өчен зур кыйммәткә иядер, мөгаен. Вакыт сынауларына бирешмәүче халык иҗатында, юкка чыккан болгар авыл һәм шәһәрләренең традицияләре сакланган, дип саный шагыйрь.
2 Г.Тукай. Әсәрләр дүрт томда.-Казан: Тат.кит.нәшр., 4 том, 281 б., 177 б.
4
Бу шактый заманча концепциянең музыкага кагылышлы фәнни нәтиҗәлелеген без әле хәзер генә аңлый башладык.
Шагыйрьнең җәмгыяви карашларының киңлеге тагын бер өлкәдә - музыкаль тәнкыйтьтә һәм публицистикада чагыла. Ул давыллы чорда - татар театры һәм музыкаль-концертлы тормышның беренче үсентеләре барлыкка килү периодында - Тукай, алдынгы позициядә торып, барлык прогрессив нәрсәне яклаган, ә чын музыкаль кыйммәтләрне бозып торучы, зәвыксызлыкны, түбәнлекне күралмаган бик аз кешеләрнең берсе булган. Татарлардан беренче профессиональ җырчылар - Ф. Латыйповка, К. Мотыйгый-Төхвәтуллинга, кыллы оркестрның «Шәрык клубы»ндагы беренче чыгышларына шагыйрь кыска, ләкин гаҗәп төгәл музыкаль-эстетик бәя бирә алган, ә граммофон пластинкаларындагы түбән сортлы җилбәзәк язмаларга аның сатира чыбыркысы эләккән. Әйтергә кирәк, бу яңа эштә әле бик сирәк кешеләр генә балны дегеттән аера белгән!
Үз заманының музыкаль тормышындагы уңай һәм тискәре күренешләрне чагыштырып карап, ялган «халык җырлары»ның грамъязмалары һәм башка юллар белән дөньяны тутыруына ачынып, Тукай: «Милләтебезнең диңгезенең энҗеләре төптә ятып, «ул-бу»лары гына өскә калка шул...» - дип яза.
Бу фикерләр бүген дә актуаль түгелмени? Шагыйрьнең җәмгыяви-эстетик мәнфәгатьләренең киңлеге бүген дә язучылар, композиторлар һәм хәтта тәнкыйтьчеләр өчен өлге булып тормыймыни? Тукай – заманча! Аның иҗади мирасы да, идея-эстетик позицияләре дә заманча, гыйбрәтле.
Г.Тукай халык җырларын күңеле тулган, кайгылы мизгелләрдә җырлаган, ә андый мизгелләр ятим баланың тормышында күп булган шул:
«Җилбер-җилбер йөргән чакта,
Җил ачадыр куенымны;
Күңелсез чакта җырласаң,
Җыр ачадыр күңелне»,3
3 Тукай турында истәлекләр. Төз. И. Нуруллин.- Казан: ТКН, 1986, 66-67 б.
5
- дип үзе дә язып куя. Җырларның шагыйрь өчен күңел юанычы булганлыгын түбәндәге шигырь юлларыннан да аңлыйбыз:
Валлаһи, җандай күрәм мин
искеләрнең җырларын,
Күкрәгемдә саклыйм, әйтерсең,
рәсүлнең тырнагын»4.
Шундый минутлар турында шагыйрь үзе «Юбилей мөнәсәбәте белән» дигән мәкаләсендә: «Кичә минем өчен төн үткәрү, әллә ничек милләтемезнең җансыз тормышы кеби, күңелсез вә эч пошыргыч булды. Исемә төште ки, шундый чакта бер көйләсәм, шыңдырдасам, күңелем ачыла торган иде. Бәс мин, яңа теле чыга торган баланың аңлашылмас такмагы кеби, вәзенсез- нисез бер бәет такмакларга керештем»5, — дип яза.
Тукай мәдрәсәдә дә җыр яратучы, җырлый белүче шәкертләрне якын итә, алар белән дуслаша. Уральск шәһәрендә шагыйрьнең дуслары — шәкертләрдән Вәли, Я. Моради, Г. Хикмәтуллин кебекләр була.
Язучы Мәгъсүм Латыйфуллин «Сәйдәшнең балачагы» исемле повестенда Г.Тукайның бер төркем иҗат әһелләре (Г. Колахмәтов, Ф. Әмирхан, С. Рахманкулов, З. Яруллин, Г. Кариев) каршында, аларның соравы буенча «Тәфтиләү»не башкаруы турында яза: «Салих «Зиләйлүк»не уйнап чыккач, Тукай тирән сулап куйды һәм: «Әйдә, «Тәфтиләү»не, - диде. Салих салмак хәрәкәт белән сузынкы, сыгылмалы «Тәфтиләү» көен яңгыратканда, Тукай да җырлый башлады. Аның тавышы җәйге иртәдә искән җылы җил шикелле йомшак, ягымлы бәрхет тенор иде. Ул үзенчә җырлый, ахырда көйне тагын да киңәйтә, озынайтып суза һәм сандугач терелдәвенә охшатып, җиңелчә калтыратып бетерә».
Салихның нечкә бармаклары клавишлар өстеннән бик сак хәрәкәт итәләр. Әйтерсең, Тукай тавышын күмеп китүдән курка ул.
4 Р.А.Исхакова-Вамба. Тукай и татарская музыка. – Казан, 1997, 6 стр.
5 Г. Тукай. Әсәрләр. 4 том, 256 б.
6
Тукай халык фольклорын гаҗәеп хәзинәгә тиңли, аны үзенең иҗатында әдәби тел байлыгы буларак та файдалана. 1910 елда «Шәрык клубы»нда шагыйрь югарыда искә алынган «Халык әдәбияты» дигән лекциясен укый. Ул анда бик рухланып болай ди: «Чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, мин соң туган телемезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени?»
Тукай халык иҗаты әсәрләре белән бик кечкенәдән кызыксына башлый. Аның беренче мәртәбә халык иҗаты үрнәкләре белән танышуы 1895 елга туры килә. Эзләнергә, укырга яратучы Тукай, Кушлавычта Бәдри абзаларында торган чагында, китаплар арасыннан К. Насыйриның «Фәвакиһел җөласа»сын табып ала. Аны бигрәк тә соңгы бүлектәге шигырьләр һәм халык җырлары үзенә җәлеп итә.
Тукай халык иҗатын җыюны, өйрәнүне түбәндәге теләкләрдән чыгып кирәк тапкан: беренчедән, халык тормышының рухиятен, аның үткәндәге кичерешләрен тик халык иҗатыннан гына күреп булганын һәм аларның кешенең эчке дөньсына йогынты ясавын аңлап эш иткән, икенчедән, «халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк»легенә басым ясаган.
Татар халык иҗатын билгеле бер дәрәҗәдә фәнни классификацияләү эше К.Насыйри тарафыннан башланган булса, бу эшне XX йөз башында татар халык шагыйре Г.Тукай дәвам иттергән. Чыннан да, Г.Тукай татар халык иҗаты әсәрләрен җыеп кына калмыйча, үзенең аларны фәнни яктан тикшерү эшен башлап җибәрүче галим дә, фольклорчы да булуын раслый.
Г. Тукай татар фольклористикасына зур өлеш кертте. Аның сүзләре күптән инде афоризмнар, бу өлкәдәге тикшеренү хезмәтләренә эпиграфлар булып киттеләр. Аның фольклористик карашлары һәм халык музыкасы турындагы конкрет фикерләре яңа туып килүче музыкаль фольклористиканың нигезен тәшкил итәләр. Ул, беренчеләрдән булып, халык
7
көйләренең төп ике стилен – «озын вә кыска көйләр»не, җырга хас булган ритмик структураны, диалогик җырлауны («кара-каршы җырлау»), җырлардагы ике өлешле формага туры килүче поэтик параллельлекне күрсәтте. Г. Тукай 1910 елда ук инде, инструменталь яңгырашны хәтерләтеп, русча җырлау рәвешеннән аерылып торучы озын көйләрне специфик җырлау рәвешен бөтен нечкәлекләре белән сизеп алган һәм тасвирлап биргән иде. Кызганычка каршы, без бүген татар җырын башкару үзенчәлекләренә багышланган җитди махсус бер генә тикшеренү эше дә юклыгын танырга мәҗбүрбез. Дөрес, музыка уку йортларыбыз, вокал кафедрасы булган консерваториябез бар, ләкин анда мондый эзләнүләр бөтенләй алып барылмый.
Җыр һәм шигърияткә мәхәббәт аны сәяси сәбәпләр нәтиҗәсендә Төркиядән качкан һәм Уральск шәһәрендә урнашкан Габделвәли Әмрулла белән бәйли. Замандашларының истәлекләре буенча, Тукай татар халкының борынгы озын көйләреннән «Кара урман», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү»не җырларга яраткан. Сабакташы Ш. Каюмов истәлекләрендә әйтелгәнчә, ул еш кына бер озын көй җырлый торган була. Аның сүзләре болай:
Челтәрле күперләре сиксән такта,
Кемнәр йөри икәнләү герарай, герарай, рай, бу чакта.
Сау бул да, сау бул дигән чакта,
Сулкылдап ук елыйдыр, герарай, герарай, һай кочакта.
Мәгърифәтче һәм китап басучы Ш. Әхмәров сүзләренә караганда: «Габдулла Апуш 14-15 яшьләрендә татар җырларын көйли-көйли аларга үзе сүзләр сала, шигырьләр иҗат итә башлый».
Туган тел матурлыгы шагыйрь күңеленә җыр аша ята, бу хәл үз чиратында аның шигырьләренә дә эзен сала. Шулай итеп, татар халык җырлары шагыйрь өчен аны үзенең эчтәлеге белән дә, көе белән дә рухландырып торучы бай чыганак була.
Биредә шунысын да әйтергә кирәк, Тукай татар халык көйләрен
8
хәтерендә тиз һәм дөрес калдырган, ә бу исә аның музыкаль хәтере яхшы булуы турында да сөйли.
Замандашларының истәлекләре буенча, Тукай мәдрәсәдә укыган елларда XV гасыр төрек шагыйре М. Я. Челябинең «Мөхәммәдия» дигән китабы бик киң таралган була. Бу турыда Ш. Каюмов сөйләгәнчә: «Г. Тукай һәрвакыт җырларга ярата». Ул «дәрестән бушаган вакытларда, мәдрәсә идәне буйлап йөреп, көйләп «Мөхәммәдия» укырга ярата»6, ә артист Г. Кариев истәлекләре буенча шуны беләбез: «Атнакичләрдә, башка чаршау эчләрендә моназара кылышулар булса, Тукаев чаршавы эчендә төн буена «Мөхәммәдия» укып һәм «Мөхәммәдия» көенә татар җырларын бик матур итеп җырлап утыралар»7. Тукай шәкертләр белән бергәләп Урал, Сакмар, Чаган елгалары кушылган җиргә ял итәргә чыкканда да «Мөхәммәдия» җырлыйлар.
Тукай башка халыкларның музыкасы белән дә кызыксына. Аның тарафыннан тупланган егерме тугыз халык җыры арасыннан башкорт язучысы Афзал Кудаш берничә башкорт җырын да танып ала: «Бу – «Әстәрле», «Сәрмәсән буе», «Агыйдел» җырлары»8. Тукай Өфедә башкорт җырчысы Әхмәтфәиз Даутовның җырлавын ишетеп таң кала.
К. Мотыйгый Тукайның аңардан Мисыр көйләрен өйрәнүен искә төшерә. Алар бергәләп дини китаплар укыйлар. Тукай К. Мотыйгый башкарган төрек һәм гарәп җырларын да бик игътибар белән тыңлый. Кайбер замандашлары Тукайның Моцартның «Төрек маршы»н бик яхшы җырлавын әйтәләр.
Г. Тукай Казанда «Шәрык клуб»ы ачылуның беренче көненнән алып, анда үткәрелә торган әдәби кичәләрдә, концертларда еш кына үзе дә катнаша.
6 Тукай турында истәлекләр, 90 б.
7 шунда ук, 56- 57 б.
8 Кудаш А. Г. Тукай һәм башкорт халык иҗаты. Совет әдәбияты, 1961 №4
9
Әлеге клубта татар халык җырларын яхшы белгән, күренекле музыкант, дирижер А. А. Эйхенвальд белән танышып, Тукай музыка өлкәсендәге проблемалар турында фикер алыша. Тукайның татар халык музыкаль фольклорын бик тирәнтен аңлавы, халык җырларының нечкәлекләрен, үзенчәлекләрен профессиональ телдә аңлатуы һәм «халык җырларына «модный» аккордлар кертеп, халык моңнарын бозып башкаручыларга» үзенең ризасызлыгын белдереп, «милли музыкада үзенчәлекне саклап калу» кирәклеген әйтүе А. А. Эйхенвальдны шаккатыра.
1905-1907 елларда Тукайга тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килә. Г. Ибраһимов үзенең бер мәкаләсендә Тукайны, «иҗат активлыгын киметте», дип тәнкыйть итә һәм С. Рәмиев белән икесен сүнгән шәмгә тиңли. «Казанга кайтыш» язмасында Тукай аңа сарказм белән җавап бирә һәм «әлегә шигырь язмый торсам да, җырлаудан тартынмыйм» дип, халык җыры үрнәгендә бер строфа өсти:
«Җырласаң да, җегет, ачы җырла
Уяу җаткан кызлар җокласын;
Тәрәзәләр ачтым, гөлләр сачтым,
Асыл кошлар килеп чүпләсен».
А. А. Эйхенвальд тагын шуны да әйтеп калдыра: «Если бы Тукай изучил музыку, из него вышел бы прекрасный композитор».
Тукай рус халкы җырларын да яхшы гына белгән, чөнки үзенең шигырьләрендә аларның кайберләрен күрсәтеп тә үтә. Мәсәлән, «Бер кайгы көнендә» шигыренең искәрмәсендә шагыйрь аның «Все говорят» җыры көенә башкарылуын әйтә. Тикшерүчеләр М. Ю. Лермонтовның «Звезда» шигыре күләмендә язылган «Кичке азан» әсәрендә «Вечерний звон» дигән рус җыры тәэсире булуын да әйтәләр»9.
Тукай еш кына төрле авторларның шигъри әсәрләрен, кайчагында «Коръән»нән сүрәләр дә көйләгән. Ул эштә буш вакытында авыз эченнән генә көйләп йөри торган булган, җырларга яраткан һәм шагыйрьнең бу сыйфатында аның бик тә моңлы, җырлы булуы ачылган.
9 Тукай Г. Әсәрләр. Биш томда.-Казан, 1985, 1 том, 350 б.
10
II. Халык музыка иҗатында Тукай әсәрләре
Г. Тукай – үз иҗатында татар халкының уй-теләкләрен, өмет-хыялларын чагылдырган демократ шагыйрь. Тукайның шигъри иҗаты - әдәби эшләнеше белән югары, үзенең теле белән татар халкына ачык аңлаешлы. Шуңа күрә, шагыйрьнең төрле яклы мирасы татар халкы күңеленә киң һәм тирән үтеп керде. Тукай чын-чынлап халык шагыйренә әверелде.
Моны татар тәнкыйтьчеләре шагыйрь үзе исән вакытта ук аңлыйлар. Әмма бу хакта Тукайның үлеменнән соң аеруча кискен әйтелә. Күренекле әдәбият белгече Г. Рәхим 1913 елда «Тукаев шикелле аз гына вакыт эшләп, шулкадәр зур шөһрәт казанган мөхәррир яки шагыйрь бик аз булыр , - ди ул. – Тукай шигырьләре авылларга тарала, Тукаев шигырьләрен ибтидаи мәктәп балалары сөеп укыйлар, аларны җыр урынына көйләп йөриләр, байлар һәм муллалар арасыннан Тукай шигырьләрен сөя-сөя укучылар булганлыгы шикелле, приказчиклар вә кара хезмәтчеләр арасыннан да чын-чын Тукай гашыйклары була»,10 – дип искә ала Г. Рәхим.
Тукайның якын дусты, язучы Ф. Әмирхан аның турында 1913 елда менә ничек яза: «Милләтемезнең бөтен халык җырларындагы төп аһәңе, кайгы, хәсрәт, авыр моң аһәңе аның шигырьләрендә төп көй иде. Менә шуңар күрә аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды»11.
Г. Тукай шигырьләре таралганнан соң, аларны көйгә салып җырлау гадәти хәл булып китә, ягъни алар халык иҗаты белән бергә яши башлыйлар. «Тукайның бөтен язганы – җыр рухында, музыкаль. Беренче юл ук җырга ятып тора, - дип яза танылган шагыйрь С. Хәким. – Гомумән, Тукай кебек ятланган бер генә шагыйрь дә юк татарда. Ятлану ул үзе бер дәрәҗәдә шагыйрьнең җырга әйләнүе дигән сүз»12, - дип дәвам итә шул ук автор.
10 Рәхим Г. Тукаев – халык шагыйре.-Китапта:Тукай турында замандашлары.-Казан, 1960, 232 б.
11 Әмирхан Ф. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1986, 4 том, 115 б.
12 Хакимов С. У истоков нашей песни. – В кн..: Г. Тукай. – Казань, 1979
11
Г. Тукайның «И, каләм!», «Мөридләр каберстанындин бер аваз», “Сорыкортлар” дигән шигырьләрен җырлаулары турындагы материалларны күрергә мөмкин”13.
Тукай “Зиләйлүк” көенә үзенең ике әсәрен: “Эштән чыгарылган татар кызына” һәм “Милли моңнар” шигырьләрен яза. “Милли моңнар” шигырен халык “Әллүки” көенә дә җырлый.
Композитор Җ. Фәйзи бу ике җыр уңаеннан болай дип язган: «Тукай, халык көйләренә һәм халык җырларына югары бәя биреп, аның музыкаль иҗатында үзенең халыкка якын булган шигърияте белән классик җырлар тудыру өчен күп көч куя”14.
Тукайның үзенә күрә гимн кебек булган “Туган тел” шигыре шәкертләр җырлый торган “Өченче садә” көенә башкарыла (“Өченче садә” башта “Сәлим бабай” дип исемләнгән).
Җырның күләме өч кисәктән тора, моның белән ул бәетләр, мөнәҗәтләргә якын. Җырның көе бераз моңлы һәм сагышлы, интонациясе татар халык җырлары белән бәйле. Тукайның “Эш” шигыре дә бу көй вариантына җырланган.
Җ. Фәйзи күрсәткәнчә, Тукайның “Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр” шигыре дә шушы ук көйгә башкарылган. Әмма әлеге шигырь җырлана торган икенче көй дә бар”15.
Шигырьне, бу көйгә җырлаганда, аны «Мөселман Марсельезасы» дип тә йөрткәннәр. З. Сәйдәшева раслаганча, бу җырның беренче үрнәге «Как в Москве - городке»16 дигән рус студентлар җыры булган. Шәкертләр башкара торган кайбер көйләр кебек үк, мондый җырлар, дөрестән дә, тантаналы чакыруга, гимнга әверелә («Беренче садә»).
13 Тукай Г. Әсәрләр. Биш томда. 1 том, 335-337 б
14 Фәйзи Җ. Тукай һәм музыка. Китапта: Г. Тукай. Шагыйрьнең тууына 60 ел тулуга багышланган фәнни сессия материаллары. – Казан, 1948, с.217
15 Исхакова-Вамба Р.А. Татар ские народные песни. №79
16 Сәйдәшева З. Татар халкының революцион җырлары.-Казан утлары, 1970, №4, 181 б.
12
Тукайның «Өзелгән өмид» дигән элегик шигыренә язылган көйләр бигрәк тә күп. Шагыйрьнең бу шигырендәге көнчыгыш музыка коралы булган сазга мөрәҗәгать иткән строфасы аеруча киң таралган:
Әй, мөкатдәс, моңлы сазым,
Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен –
Аерылабыз ахрысы!
«Бу шигырь-җырда Тукайның бөтен биография, тормыш, иҗат юлы, фаҗигасе»17, - дип яза шагыйрь С. Хәким. Әлеге шигырь җырлана торган көйләрнең иң танылганы – «Тәфтиләү».
Җ. Фәйзи күрсәтеп үткәнчә, Тукай «Өзелгән өмид» шигырен «Сүнмәс дәрт» җыры көенә җырлаган. Җ. Фәйзи күрсәтүе буенча, Тукай «Тәфтиләү» көенә А. С. Пушкинның «Узник» шигыренең ирекле тәрҗемәсе «Мәхбүс»не җырларга яраткан18.
Тукайның «Өзелгән өмид» шигыре җырлана торган көйләрнең башка үрнәкләре дә таралган. «Әй, мөкатдәс, моңлы сазым» көе дә шундый ук җыр үзенчәлегенә ия.
Тукайның “Бәйрәм бүген” дигән шигыре җырлана торган көй Пермь өлкәсендәге Уинск районының Сап авылында язып алынган. Җ. Фәйзи әйтеп үткәнчә, «”Бәйрәм бүген” шигыре шәһәрләрдә күбесенчә “Ком бураны” җыры көенә башкарылган»19.
Шушы ук төбәкләр дә Тукайның “Көзге җилләр” шигыренә эпиграф көе дә язып алынган.
Җ. Фәйзи фикеренчә, «”Көзге җилләр” шигыре “Анам кабере янында” җыры көенә дә җырланган»20. Күләменең өч кисәкле булуы бу әсәрнең бәетләр, мөнәҗәтләр, ягъни көйләп укый торган китап әсәрләре белән бәйләнешле барлыгын да күрсәтә.
17 Хәким С. Күрсәтелгән китап, 223 б.
18 Фәйзи Җ. Күрсәтелгән китап, 217 б.
19 Хөснуллин К., Әхмәтов Р. Җәүһәр һәм якутлардан да кыйммәтле. Казан утлары, 1986, № 4, 175 б.
20 Фәйзи Җ. Күрсәтелгән китап, 216 б.
Йомгаклау
Табигатьнең музыкаль сәләте Г. Тукай бала чакта, шагыйрь булып өлгергәнче үк, музыкант була дисәк, һич кенә дә ялгыш булмастыр.
Ул, музыканы ихлас күңелдән яратып, татар халык җырлары рухына тирәнтен керә алган һәм үзенең әйләнәсендәге музыкаль тирәлекне татар халык җырлары аша кабул иткән. Татар мәдрәсәсе шартларында тәрбияләнгән шагыйрь, аның үз сүзләренә караганда да, башта күп әсәрләрен борынгы татар шигъри формаларына һәм көнчыгыш китап көйләп укуына ияреп иҗат итә, аннары гына фольклорга килә. Шагыйрь үзенең югары сәнгать әсәрләрен, үз чиратында, татар халык иҗатының классикасына кергән «Зиләйлүк», «Әллүки», «Тәфтилләү» кебек халык җырлары көйләрен язып, аларны юкка чыгудан саклап калган.
Үз тирәсендәге чынбарлыкка сизгер булган шагыйрь музыкаль тәэсирләрен үз иҗатында күп образлы итеп чагылдырган. Шул чорның киң офыкларын яктырткан һәм бер үк вакытта милли үзенчәлеге дә саклап калынган бу образлар Тукай шигъриятенә бик табигый килеп керәләр.
Тукай, чын-чынлап сәнгать кешесе буларак, татар халык җырларын аларның матурлыгын сиземләве аша гына төшенеп калмый, аның үзенчәлекләрен һәм аерымлыкларын гомум-фәнни планда да нигезле өйрәнә. Ул халык җырларын һәм тел байлыгын калкан итеп күтәреп, туган теленә гимн җырлый.
Шагыйрьнең киңкырлы мирасы татар халкы массаларына тирән үтеп керә. Г Тукай татар халкы арасында укылып, яттан өйрәнелеп кенә калмый, борынгы татар китапларына бәйле төстә дини музыка кануннары буенча интонацияләнә дә. Шунысын да әйтергә кирәк, Г. Тукай шигырьләре җырлана торган көйләр, борынгы татар китапларыннан аермалы буларак, шул килеш катып калмаган, ә даими үзгәрешләргә дучар ителеп, халык җырларына якынайганнар.
14
Шагыйрьнең бай иҗаты алга таба төрле жанрдагы музыкаль әсәрләр иҗат итү өчен сюжетлар һәм көйләр чыганагы, ягъни революциядән соңгы чорда профессиональ татар музыка мәдәниятен үстерүгә бай чыганак һәм кызыксындыру чарасы булып китә.
Шагыйрь исеме белән бәйле «Тукай маршы» дигән беренче музыкаль әсәр З. Яруллин тарафыннан иҗат ителә һәм музыкада бу темага юл да ачып җибәрә. Үз чиратында Ф. Яруллинның революциядән соң иҗат ителгән һәм мәңге яшәр «Шүрәле» балеты да күп кенә татар композиторларның – Н. Җиһанов, М. Мозаффаров, Ә. Бакиров һәм башкаларның иҗатына йогынты ясый. Яңа балетлар, опералар, ораторияләр һәм кантаталар, симфоник поэмалар, камера кораллары музыкасы һәм вокаль лирика иҗат ителә. Авторлар арасында Р. Кәримуллин, Р. Ахиярова, М. Шәмсетдинова, Ф. Шәрифуллин кебек яшь композиторлар да бар. Профессиональ татар музыкасында чыганаклары белән бөек шагыйрь иҗатына бәйле тулы бер әсәрләр катламы барлыкка килә. Әмма Г. Тукай иҗатының файдаланылмаган өлкәләре күп әле һәм ул үзендә киләсе буын композиторлары өчен дә искиткеч зур мөмкинлекләрне яшереп саклый.
15
Кулланылган әдәбият исемлеге
1. Әмирхан Ф. Әсәрләр. Дүрт томда.- Казан, 1986, 4 том, 115 б.
2. Исхакова-Вамба Р. А. Тукай и татарская музыка.- Казань: 1997
3. Исхакова-Вамба Р. А. Татарские народные песни. №79
4. Лаисов Н. Лирика Тукая. – Казань: 1976, с.106
5. Лаисов Н. Г. Тукай. – Казань: Тат. кн. изд., 1985
6. Нигъмәтҗанов М. Татар халык җырлары. – Казан, 1976
7. Рәсүлева З. Ә. Тукай эзләреннән. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985
8. Рәхим Г. Тукаев – халык шагыйре.- Китапта: Тукай турында замандашлары. – Казан, 1960, 232 б.
9. Тукай турында истәлекләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986, 33, 64, 66, 67 б.
10. Тукай Г. Әсәрләр. Дүрт томда. – Казан: Тат. кит. нәшр., 4 том
Журналлар
1. Хәсәнов М. “Г. Тукай”//Татарстан. - 2000. - № 1
2. Җырларыбыз башында – Тукай// Мәгариф. – 2000. - № 4
3. “Тукай һәм татар музыкасы” Исхакова-Вамба Р. А.// Мирас.–1996.- № 7-8
4. “Тукай һәм музыка” Нигъмәтҗанов М.// Мирас. – 2005. - № 1
5. Тукайга багышланган бәетләр// Мәдәни җомга. – 1998. – 4 октябрь