Гаяз Исхакый иҗатында милләт язмышы.
- Подробности
- Автор: Гульфия Ахметова
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 7107
Г. Исхакыйның гаять күпкырлы эшчәнлеге үз чорындагы милли яшәешнең төрле-төрле якларын колачлавы белән татар дөньясындагы феноменаль күренешкә әверелә, бик күп өлкәләрдә ул башлап йөрүче яки юл күрсәтүче була. Боларның барысы уртак бер максатка—милләтне инкыйраздан саклап калуга һәм үстерүгә хезмәт итә.
Аның әлеге эшчәнлегенең үзара тыгыз бәйләнгән һәр тармагы бик мөһим булса да без Исхакый исемен телгә алганда,аны беренче чиратта әдип итеп күз алдына китерәбез. Әмма ул—гадәти язучы түгел, бәлки исляхчы, новатор каләм иясе. Шул ук вакытта Исхакый, алга киткән башка халыклар тәҗрибәсеннән чыгып, заманча җитлеккән әдәбиятның милли үсеш дәрәҗәсен билгели торган фактор булуын да яхшы аңлый. Чөнки үсешкә ирешкән француз,инглиз, рус кебек халыкларда аларның шулай ук киң танылган әдәбиятлары милләтне әйдәп баручы иҗгимагый-рухи көч булып тора. Г. Исхакый узган гасырның тәүге елларында, төгәлрәге 1905 елда, Петербургтагы “Нур” газетасында чыккан, тел мәсьәләсенә багышланган мәкаләсендә: “Моннан соң безнең халыкның тормышында да әдәбиятка иярү, әдәбият күрсәткәнчә йөрергә, булырга тырышу күренеләчәктер”,—дип белдерә. Татар әдәбиятына да башкалардагы кебек халыкнын рухи юлбашчысы вазифасын йөкләп, Исхакый туган әдәбиятын ничек шундый зур һәм җаваплы вазифаны башкарырлык итеп үстерү турында уйлана гына түгел, бәлки үзе бу эшне башлап җибәрүчеләрнең берсе дә була.
Хәзер исә башка халыкларнын, шул исәптән татарларның да, ассимиляцияләшү сәясәте көчәйгәннән-көчәя барганда, “аның әдәбияты, театры, фәлсәфәсе,музыкасы, фәне, сәнаигы нәфисәсе рухымызга туктамаенча төртелеп торганда”, сәясәт һәм икътисад өлкәләрендә дә шундый ук хәл күзәтелгәндә, татарның әлеге “үзлеген” ничек саклап калырга? Шундый сорауны алга куеп, Исхакый аңа җаваплар да эзли. Ул үзгәрә башлаган татар мәгыйшәтендә әлеге басымга каршы торырлык көчләр хасил булуын да күрсәтә. Боларга мисал итеп ул мәгариф өлкәсендәге яңарышны, татар сәүдәсенең яңадан терелеп һәм куәтләнеп китүен, авылда икътисади үзгәрешләр башлануын, яңа буын морзаларның да халыкка йөз белән борылуын, күптөрле милли җәмгыятьләр хасил булуын һ.б. ала.
Исхакый әдәбияттагы беренче адымнарын киң милли-тәкъдири әһәмиятле мәсьәләне — милләтнең киләчәген, ягьни яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсен яктыртудан башлый. Яшь әдипнең беренче ике әсәре“Тәгаллемдә сәгадәт...”тә һәм аннары “Бай углы” повестьларында яшь буынга дөрес тәрбия бирүнең иң мөһим шарты дип аны аң-белемле итү карала. Әсәрләрдә шушы мәсьәләгә төрле мөнәсәбәткә нигезләнгән ике төрле язмыш сурәтләнә. Беренче повестьта яшь герой Хәлим, иске карашлы әтисенең каршылыгын җиңеп Казан мәдрәсәсендә уку теләгенә ирешә. Яшь героеның бик тырышып укып күп белемле кеше булуының сәбәбен автор тагын Аллаһе Тәгаләнең Хәлимгә әлеге белемнәрне үзе өчен генә түгел, бәлки кавемен, ягъни туган халкын аң-белемле итү өчен дә бирүе белән бәйләп аңлата.
“Бай углы”ндагы Фатыйх байның бердәнбер улы Кәрим, киресенчә, иске
карашлы ата-анасы һәм урам йогынтысына бирелеп мәдрәсәдә укымыйча надан булып кала һәм бу наданлыкның ачы фаҗигасен кичерә. Ягъни тормышта ялгыш юлга басып, бик яшьли дөньядан да китеп бара.
Беренче әсәрләрендә аң-белемле булу яки булмауның шундый нәтиҗәләрен әле күбрәк мәгърифәтчеләрчә яктырту белән бергә, Исхакый алга таба иҗатында мәдрәсәләрдә яшьләргә белем бирүнең торышы белән дә якыннан кызыксына.
Милләт яшәеше һәм язмышы турында уйлаганда Исхакыйны нык борчыган тагын бер мәсьәлә—гаилә. Гаилә тормышын ул милләт яшәешенең нигезе дип исәпли. Милли күзлектән караганда әдипне бигрәк тә күп хатынлы һәм катнаш гаиләләр борчый. Үзенең бу борчуын ул “Өч хатын белән тормыш” пьесасында һәм “Ул әле өйләнмәгән иде” повестенда чагылдыра. Искә алынган пьесада Кәрим бай гаиләсе мисалында Исхакый мөселман дөньясында бик борынгыдан яшәп килгән күп хатынлы гаиләне XX гасыр башында татарлар өчен инде үзен акламаган һәм кирәксез дип таба. Чөнки андый гаиләдә татулык, бердәмлек юк, шунлыктан ул нык түгел. Шул сәбәпле, пьесада Кәрим бай гаиләсе таркала. Милләт өчен кирәкле гаилә итеп пьесада Кәрим байнын антиподы Риза корган гаилә күрсәтелә. Ул яраткан бердәнбер хатыны белән матур гаилә кора һәм тормышта да бөтен теләкләренә ирешә.
Катнаш гаилә мәсьәләсе исә “Ул әле өйләнмәгән иде” повестенда яктыртыла. Безнең заманда үзенә бер модага әверелгән һәм киң пропагаңдалана торган мондый гаиләне Исхакый XX йөз башында милләтнең киләчәгенә куркыныч яный торган афәт дип бәяли. Әсәрнең үзәк герое булган зыялы егет Анна Васильевнаны яратып гаилә корса да, чынлыкта үзен бәхетле итеп сизә алмый. Чөнки бу гаиләдә туган балалар баштан ук татарлыктан читләштереләләр. Повесть татар дөньясына зур зыян китергән күңелсез бер традицияне чагылдыра.
“Ул әле өйләнмәгән иде”дә Шәмсинең рус хатыны белән гаилә коруының сәбәбе дә игътибарга лаеклы. Эш шунда: егет татар кызлары арасыннан Анна Васильевнага тиңне тапмый. Моның төп сәбәбе исә татар кызларының беркайда да укымаган һәм надан булулары белән бәйләнгән. Шул сәбәпле, узган гасыр башында татарның күп кенә аң-белемле егетләре башка халыкларның аң-белемле кызларына өйләнә. Бу хәлнең бик күңелсез нәтиҗәләргә китерәчәген аңлап, ул елларда татар кызлары өчен махсус мәктәпләр дә ачыла.
Мәгърифәтчеләр заманыннан алып киң җәмәгатьчелекне борчый башлаган татар хатын-кызы язмышы Исхакый ижатының иң мөһим мәсьәләләреннән берсенә әверелә. Үзенең публицистикасында ул, мәсәлән, татар дөньясында милли яңарыш заманының иң зур казанышларыннан берсе дип шуны саный: хатын-кызларның “үзләрен-үзләре кеше иттереп күрү, аларның үзләренең күзләрендә кыйммәтләре арту, үзләренең урыннарын белү, үзләренең тормыштагы вазифаларын аңлау булды”. Шуннан алар аң-белемгә омтылалар һәм, гомумән,милли-ижтимагый яшәештә активрак катнаша башлыйлар. Моннан тыш Исхакый хатын-кызларның милләт яшәешендәге күркәм бер вазифасын—аларның үткәннән килә торган милли рухи-әхлакый кыйммәтләрне ирләргә караганда да ныграк саклаучы булуларын ассызыклый. Әгәр публицистикасында Исхакый хатын-кызлар даирәсендә күзәтелә башлаган гомум уңай күренешләр турында яки киләчәкне фаразлап язса, әдәби әсәрләреңдә исә ул героиняларының тормыштагы язмышларын конкретрак чагылдырырга алына. Әмма биредә дә реализм белән романтизм элементлары еш кына үрелеп китә. “Кәләпүшче кыз” повестенда ул әле шактый дәрәжәдә реалист. Чөнки Камәрнең ничек фахишә булып китүе дә, моның ачы нәтижәсе дә сурәтләнә. “Теләнче кызы” романында Сәгадәт язмышын яктыртуда реализм белән романтизм элементлары тагын да ныграк үрелә. Героиняның ятимлектә үткән яшүсмер чагын сурәтләгәндә автор әле реаль тормышка якынрак тора. Ә менә аның Габдулла байдан алдану һәм гаилә дә корып җибәрүләреннән соң Сәгадәт язмышын тасвирлауда романтик башлангыч көчәя. Биредә инде әдип үзенең хатын - кыз идеалын чагылдырырга тотына. Зыялы егет Мансур ярдәмендә Сәгадәт иҗтимагый-мәдәни хәрәкәттә катнаша башлый һәм бу хәл геройның дөньяга карашларына, уй-омтылышларына уңай тәэсир итә. Үзенең аң-белем ягы бик чамалы икәнен аңлап, ул Казандагы кызлар гимназиясен тәмамлый. Габдулладан аерылганнан соң ул, “тәмам ялгыз, үз көченә таянып алга таба барырга тели торган бер татар хатыны”на әверелә. Әсәр ахырында ул тагын да зуррак белем алырга теләп Петербургка китә. Сәгадәтнең бу гамәле әсәрдә аның “кояшка таба” юл алуы дип бәяләнә. Әлбәттә, тормыш төбенә тәгәрәгән ятим авыл кызында хасил булган мондый кардиналь үзгәрешләр күбрәк автор хыялыннан чыгып, ягъни романтик планда сурәтләнә.
Татар хатын-кызы язмышын мәгънәви яктан тагын да масштаблырак итеп, ягъни гомуммилли яңгыраш биреп сурәтләү белән без “Зөләйха” трагедиясендә очрашабыз. Аның героинясы Зөләйха гади татар хатыны гына булып калмый, аңа милләт анасы вазифасы да йөкләнә. Әсәрдә героиняны чукындырып диненнән,иманыннан ваз кичтерергә тырышу гомумән татар милләтен шул юл белән юкка чыгарырга омтылу булып аңлашыла. Әмма көчләп чукындырылып монастырьда һәм каторгада бик зур газаплар кичерүенә дә карамастан, Зөләйханың динен, иманын саклап кала алуы татар милләтенең үзен саклап кала алачагына тирән ышаныч уята.
Үзе яшәгән чорга караган милли мәсьәләләрне яктырту белән бергә, Исхакый мөһаҗирлектә дә милләт язмышы турында борчылып, тарихка мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, “Өйгә таба” повестенда рус-төрек сугышларының берсендә рус армиясе составындагы мөселман дивизиясе язмышы аша милли яктан мөһим булган берничә мәсьәләне яктырта. Берлән, 1919 елда Казанда югарыдан әмер буенча төзелгән беренче татар бригадасының Урта Азиядә совет властен урнаштыру өчен алып барган һәм хәзер әлеге мөстәкыйль илләрдә башкачарак бәяләнә торган көрәшен күздә тотып язылган бу әсәрдә үткәндә патша хакимиятенең рус булмаган халыкларны, бигрәк тә мөселманнарны үзара ызгыштыру сәясәте фаш ителә. Әлеге мөселман дивизиясе дә руслар тарафыннан шундый максатта файдаланыла. Шул ук вакытта повестьта рус хәрби начальникларының рус булмаган халык вәкилләрен төрлечә жәберләүләре дә күрсәтелә. Әйтик, армия штабындагы бер генерал: “Монда миңа өч елга гаскәри куәтне бирсәләр, мин күрсәтер идем...Грузиныннан, татарыннан, дагыстаныннан көлләр очырыр идем”,—дип хыяллана. Боларның барысын үзе ишеткәч, моңа кадәр аның бит исеме-аты бөтен хәрби мәктәпләрендә авыздан-авызга йөриячәк, ул бит каһарман булачак... Дәрәжәдә үсәчәк, ул генераллык (патшалык) дәрәҗәсенә менәчәк”, дип хыялланган дивизия командиры—татар полковнигы Тимергалиев—ничектер айнып китә. Моннан соң ул төрек канкардәшләренең башын кисәргә әзерләнгән рус балтасының сабы булудан баш тарта һәм патшага биргән хәрби антын бозып, үз дивизиясе белән төрекләр ягына чыга. Шул вакытта каты яраланган Тимергалиев үз халкы алдындагы вазифасын үтәгәнен аңлап үлә: “Шул милләтемне сакладым кәефеннән чыккан көлү, елмаю аның рухын күкләргә кадәр озатты—елмаеп җаны чыкты”. Боларны сурәтләү белән бергә, Исхакый, икенче яктан, патша заманында да,совет чорында да кире кагылган пантюркизм, ягъни төрки халыкларның бердәмлеге идеясен яклап һәм хуплап чыга. Ул төрки милләтләр бердәм булганда гына аларның һәркайсы үз максатына ирешә алачагын яхшы аңлый.
Гомумән алганда, мөһаҗир Г. Исхакый 1917 елдан соң татар әдәбияты өчен яңа бер тарихи әһәмиятле миссия башкарды. Әдәбиятыбызның үткәндәге милли асылына һәм максатчанлыгына тугрылыклы булып калып, ул совет илендә мөмкин булмаганны эшләде, ягъни милләт яшәеше һәм язмышынын мөһим мәсьәләләрен яктыртуын дәвам итте, моның белән Октябрь инкыйлабыннан соңгы әдәбиятыбызны милли-мәгьнәви яктан тулыландырды, баетты. Болар барсы Г. Исхакыйның XX йөз татар әдәбияты тарихындагы феноменаль урынын билгели.
Яна заман әдәбиятыбызның гына түгел, бөтен татар җәмгыятенең милли идеологы һәм лидеры булып милләт сагында торган, үзенең дә төп бурычын милләтне саклауда һәм үстерүдә күргән Исхакый үзенең туган халкына васыятен дә шундый рух белән сугара. 1954 елның 12 апрелендә Финляндиянең Тампере шәһәрендә яшәгән татар кызы Халидәгә язган һәм тарихка әдипнен милли васыяте булып кергән хатта Исхакый үзенең бөтен аңлы гомерен күз алдыннан үткәрә һәм аның бер максатка—милләткә хезмәт итүгә, аның азатлыгы өчен көрәшкә багышланганын икърарлый. Шушы максат белән бәйле рәвештә, хатта татар халкының бик борынгы легендар заманнарга китә торган озын һәм катлаулы тарихы күздән кичерелә. Бу тарихны күзәткәндә, Исхакый туган халкының төрки дөньяда мәдәни юлбашчылык итүенә басым ясый. Мондый миссияне әдип төрле вакытларда төрле исем белән йөртелгән безнен халыкның асылда борынгы төрки халык булуы белән бәйләп аңлата. Щуның белән бергә, хатта татарның катлаулы язмышлы халык булуына игътибар ителә һәм мондый язмышка дучар булуның мөһим сәбәпләреннән берсе итеп аның бик таркау хәлдә дөньяда сибелеп яшәве карала. Биредә тулаем төрки дөньяның таркаулыгы да мәгълүм роль уйнаганлыгы күрсәтелә. Шушы ачы хакыйкатьне аңлап һәм милләтне саклау, яшәтү ниятендә XX гасыр башыннан татарны берләштерү идеясе көчәеп китә, бу хәрәкәттә Исхакый үзе әйдәп йөрүчеләрдән була. Шул ук вакытта әдип әлеге хәрәкәтнең агымдагы гасырда, бигрәк тә совет дәверендә, яңа зур каршылыкларга очравын, җитди югалтулар кичерүен күрсәтә. Әмма үзенең күңелендә көчәйгәннән-көчәя генә барган әлеге хыялны—төрки бердәмлеге нигезендә татарны берләштерү идеясен—гамәлгә ашыруны Исхакый татар кызы Халидә туташка язган хатында хәзерге һәм киләчәк буыннарга мәгънәви васыяте итеп калдыруын белдерә.
Әдәбият.
1. “Милли азатлык көрәшчесе”. Мәгариф №2 ,2003 ел.
2. Г.Исхакыйның “ Олуг Мөхәммәд” драмасы. Мәгариф №1, 1998 ел
3. Флүн Мусин “Милләт сагында” Казан утлары 2008 ел.




/ 9