- Подробности
-
Автор: Валия Аглиуллина
-
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 3385
Рейтинг: 



/ 0
Хәйбуллина Әлфия Сирин кызы
Баулы МБОУ СОШ №6,
10класс
Баулы МБОУ СОШ №6
Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. Укытучы: Әгълиуллина
Вәлия Мансур кызы
Туган ягым әдибе
Чыгыш
темасы : Фәнис Яруллин —
Татарстан Республикасы Баулы шәһәренең
муниципаль бюджет учреждениесе
«6 нчы санлы гомуми белем бирү мәктәбе»
Хәтер төпләрендә
утлы күмер
Башкарды:
Баулы шәһәре 6 нчы санлы
гомуми белем бирү мәктәбенең
10 нчы сыйныф укучысы
Хәйбуллина Әлфия
Фәнис Яруллин — чын мәгънәсендә сизгер шагыйрь.
28 августа 2010 елда, Баулы районының Кызыл Яр авылында Татарстан Республикасының халык шагыйре, язучы, М. Җәлил һәм Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, "Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры, Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Фәнис Яруллинның гуманитар музей-үзәге ачылды.
21 февраль көнне якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында "Язмышның ул үзен буйсындырды” дип исемләнгән хәтер кичәсе узды.
Хәтер кичәсенә 12 нче санлы "Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да килгән иде. Алар шагыйрьнең берничә шаян шигырен сөйләделәр, Ф.Яруллин сүзләренә язылган "Өй артында шомыртым” җырын башкардылар.
Ф.Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханымны залда утыручылар аяк өсте басып көчле алкышларга күмделәр. Нурсөя ханым Фәнис аганы онытмаганга, бүгенге кичәне оештыручыларга, барлык Баулы халкына зур рәхмәтен белдерде.
Хәтер кичәсенә Фәнис аганың якты рухын ихтирам итеп, башкалабыз Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Ринат Нәкыйф улы Вәлиуллин һәм Татарстан Язучылар Союзы рәисе Вакыйф Вәкил улы Нуриев та килгәннәр иде.
Кичә барышында Баулы татар халык театры артистлары тамашачыларга Фәнис Яруллинның "Әнә килә автомобиль” исемле лирик комедиясенән бер өзек күрсәттеләр. М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлнара Абдуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Әхмәтҗанова. Фәнис Яруллин сүзләренә язылган җырлар башкардылар.
Кичә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Баулы халык театры режисеры Миргалиан Миргазиян улы Фәхриевның Фәнис Яруллинның "Туган ягы кирәк кешегә” шигырен уку белән тәмамланды.
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә, —
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
Йөри-йөри күңле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә, —
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, —
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә. (1976 ел)
Бу юлларны безгә ул үзе укыган иде. Уйлар, хатирәләргә кереп чумдык... Безнең күңелләрдә җылы хисләр белән бергә моңсулык та бар иде. Чөнки узган елларда Фәнис ага үзе безнең арада иде. Үзенең шигырьләрен безгә, мәктәп укучыларына, үз тавышы белән ишеттергән иде. Ә быел аның әсәрләрен башкардылар гына. Күңелдә ниндидер ятимлек тойдык. Һәрвакыт кырыс күзлектән карап, әмма безнең өчен җаны-тәне белән борчылган әдибебез, агабыз, укытучыбыз иде ул безнең. Баулым дип яратып, борчылып торган бөек өлкәнебез иде. Түбәндәге юллар шуны раслый кебек:
Туган ягым Баулы ягым,
Баулы ягым — таулы ягым.
Бер тавыңда кояш булса,
Бер тавыңда айлы ягым.
Туган ягым — Баулы ягым,
Елгалы һәм күлле ягым.
Урманнарың җиләкле һәм
Болыннарың гөлле ягым.
Туган ягым — Баулы ягым,
Шәфкатьле һәм таңлы ягым.
Ташларың да шундый йомшак,
Һаваларың баллы ягым.
Туган ягым — Баулы ягым,
Шанлы ягым, данлы ягым.
Тауларыңнан биеккәрәк
Күтәрелде синең даның.
Туган ягым — Баулы ягым,
Җырлы ягым, моңлы ягым.
Көзләрең дә, кышларың да
Җаннарыма җылы ягым.
Кем соң ул Фәнис Яруллин? Сезне якташ әдибебез белән якыннанрак таныштырасыбыз килә. Фәнис Яруллинның иҗаты турында каләмдәшләре болай язалар:
[ Фәнис Яруллинның бөтен әсәрләре, бигрәк тә сайланма әсәрләренең беренче томын тәшкил итә торган повестьлары бусына («Җан авазы»на) тән сакчылары кебек булып, аны олы бүләккә этәрәләр. Минем карашымча, әдәбиятыбыз шедеврларының берсе итеп саналырлык «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повесте, мәсәлән, теләсә нинди бүләккә лаек.
Ибраһим Нуруллин, әдәбият галиме, язучы. 1994
Фәнис Яруллин гади яза, халыкчан яза. Шагыйрьнең шигъри стиле, образлар системасы хакында озаклап, тәфсилләп сөйләп булыр иде. Аның күп кенә шигырьләре халык җырларыннан үсеп чыккандыр шикелле.
Марс Шабаев, шагыйрь. 1988
Фәнис Яруллин әсәрләре турында сүз йөрткәндә, еш кына аның күләмле әсәрләрен — повестьларын, пьесаларын күз алдында тоталар. Баксаң, ул кече жанр — хикәяне идея-эстетик мөмкинлекләре һәм кыйммәте ягыннан роман яки повестьтан калышмый гына түгел, бәлки әле алар янында үз өстенлекләре булган форма итеп караучы автор икән.
Флүн Мусин, әдәбият галиме. 1994
Фәнис Яруллин — чын мәгънәсендә сизгер шагыйрь. Аның шигырьләрендә гап-гади көндәлек күренешләр балкып, яктырып китә.
Гәрәй Рәхим, шагыйрь. 1975
Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Фәнискә дүрт яшь чагында ишле гаилә башы Гатаулла абзыйны фронтка озаталар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы турында үлем хәбәре килә. Шул рәвешчә, тол калган ана — гади колхозчы хатын Гафифә ханымның өстенә иң өлкәне нибары унөч яшьтә булган берсеннән-берсе кечкенә алты баланы аякка бастыру, авылдагы ачлы-туклы тормыш шартларында аларны исән-имин саклап калу бурычы йөкләнә. Алланың рәхмәте, ул үзенең тырыш хезмәте, каигыртучанлыгы белән өстенә йөкләнгән бу бурычны уңышлы үтәп чыга: балаларын тәрбияләп үстерә, хәл кадәренчә укыта, намуслы хезмәткә өйрәтә.
Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис, һәрбер авыл баласына хас булганча, җәйләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп, Кызылъярның җидееллык мәктәбен бетерә, аннары бер ел район үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1954 елда ул «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә, 1957 елда, аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, шунда спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.
Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә. Җитмешенче еллардан башлап Ф. Яруллин проза жанрының эрерәк формаларына да мөрәҗәгать итә. 1971 елда ул, темасы яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында (анда ул «Җилкәнне җилләр еккач» дип атала, 1972, № 3) һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач (1974), аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу әсәре һәм аннан соң иҗат ителгән «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра», «Чәчәкләр моңы», «Кайту», «Яралы язмышлар» исемле повестьлары, «Һәркемнең үз сукмагы» (1982), «Туган көн бүләге» (1984) җыентыкларына һәм бантка томлыкларына кергән хикәяләре, юмор-сатира әсәрләре, көндәлек матбугатта даими басыла килгән публицистикасы, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, очерклары белән Ф. Яруллин укучылар арасында иң популяр язучыларның берсе булып таныла.
1964-2000 еллар арасында әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шигъри китабы басыла. Шулардай «Аерылмас дустым» (1975) һәм «Сулыш» (1978) шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Татарстан яшьләр оешмасының Муса Җәлил исемендәге бүләгенә, ә лирик шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Җан авазы» (1994) исемле китабы өчен 1995 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Әдипнең иҗат мирасында Татарстан һәм Башкортстан театрларында куелган дистәдән артык сәхнә әсәрләре дә бар. Алар арасыннан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәләрендә озак еллар буе барган «Әнә килә автомобиль...» комедиясе тамашачылар алдында аеруча зур уңыш казана. Әдип иҗат иткән пьесаларның бер өлеше аның «Таң вакыты» (1969) һәм «Пьесалар» (1998) исемле тупланмаларында урын алган. Татар әдәбиятын үстерүдәге зур казанышлары өчен Фәнис Гатаулла улы Яруллинга Татарстан Президенты М. Шаймиевнең 2001 ел 13 февраль Указы белән «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелде. Ул шулай ук 1985 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры (1985), 1968 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. ]
Кыскача гына итеп алганда, менә шушы юлларга сыя аның тормыш юлы.
Ә чынлыкта аның яшәгән һәрбер көненә бер хикәя язарлык.
Үзе дә "Хәтер төпләрендә утлы күмер” шигырендә шул турыда әйтә кебек.
Бик күп вакыйгалар
Керми әсәрләргә –
Көндәлекләр булып
Ята дәфтәрдә.
Тик алар да әле
Барсын сыйдыра алмый.
Язмыш елгалары
Ага кайный-кайный.
Кала бозлар утырып,
Күңел ярларында.
Тормышның иң чыны
Бары җаннарымда.
Ә җаннарны һич тә
Булмый киереп ачып.
Яшибез гел шулай
Үзебездән качып.
Үзенең ни дәрәҗәдә тырышып яшәвен, түземлелеген алдагы "Яши алмыйм шунсыз” шигырендәге юлларда ачып бирә:
Озак йөрсәм, ялыктыра башлый
Болыннар да, матур урман да.
Сандугачлар хатта туйдыра бит
Бертуктаусыз сайрап торганда.
Йолдызларның нуры кими кебек,
Озак йөрсәм якты төннәрдә,
Һәрвакытта янда торса әгәр,
Ямьсезләнә кебек гөлләр дә.
Тиз туйсам да кайбер нәрсәләрдән,
Бер нәрсәгә артык комсыз мин:
Кешеләрдән һич тә туя алмыйм,
Яши алмыйм, дуслар, шунсыз мин. (1964 ел)
Дусларсыз яши алмавы хактыр. Аның яныннан беркайчан да кеше өзелмәгән. Ул аларга бер дз караңгы чырай катмаган. Аның тирән мәхәббәте бар тереклеккә бәйле. Мәхәббәтне Фәнис Яруллиннан да тирәнрәк тойган кеше юктыр дигән уйлар килә аның кайбер шигырьләрен укыгач.
"Мәхәббәт”е шундыйларның берсе:
Карамадым күзләреңә,
Карадым зәңгәр таңга;
Синең күзләрең сафлыгы
Чагыла иде анда.
Таратмадым чәчләреңне,
Тузганаклар тараттым;
Тыңламадым тавышыңны,
Сандугачлар сайраттым.
Үпмәдем иреннәреңнән,
Чишмәләрдән су эчтем:
Тереклек сулары булып
Тамырларыма күчтең. ( 1970 ел)
Фәнис Яруллин беркайчан да авырлык алдында бөгелеп төшмәгән. Аңа алга барырга тормыш иптәше Нурсөя апа булышып торган. "Яңа көн” шигыре шул турыда сөйли:
Таң яктысы килеп ачты
Юрган читен.
Ниләр алып килдең миңа,
Әй, яңа көн?
Гамьсезлекләр белән бүлсәң,
Кирәк түгел.
Буш хыяллар алып килсәң,
Кирәк түгел.
Үткән көннең даны булсаң,
Кирәк түгел.
Эшлисе эш ялы булсаң,
Кирәк түгел.
Эзләнүләр белән килсәң,
Әйдә, ашык!
Зур уйларга-хыялларга
Колач ачык. (1967 ел)
Ә менә үзе турында үзе ниләр яза икән, беләсезме?
[ "Үзем турыңда үзем” язмасы болай башлана:
Февраль аенда тугангамы, канымда — февраль бураннарының уйнаклыгы, күңелемдә — Өемташ тауларының горурлыгы, җанымда — Ык елгасының ярсуы, хисләремдә — әрәмә чәчәкләренең назы, холкымда — дала җилләренең үҗәтлеге, тәнемдә тау имәннәренең ныклыгы бар. Табигатемдә булган шушы сыйфатлар кояшны каплаган кара болытлар аша йолдызлы күкләрне күрергә, салкыннарда сулышым белән җылытып учларымда гөлләр үстерергә, кешеләр гамен үз гамьнәремнән өстен куярга мөмкинлек бирде.
Тормыш елгасы ике ярдан — бәхет һәм бәхетсезлек ярларыннан тора. Мин шушы ике яр арасында бәргәләнеп үстем. Бер якта сугыштан соңгы хәерчелек, әтисезлек, билгесезлек, икенче якта дәрт кайнап торган яшьлек, офыклардан офыкларга барып тоташкан хыял юлы. Миннән кайвакыт: «Сиңа җиңелме?» — дип сорыйлар. Юк! Бәхет беркемгә дә җиңел бирелми. Кеше күпвакыт үз йөрәге белән күзгә-күз кала. Әгәр иң авыр вакытларда да йөрәгеңдә яшәү дәрте сүнмәсә, шомлы, караңгы төннәрдә дә күңелеңә куркаклык ояламаса, төн артыннан көн туасына ышанычың бетмәсә, димәк, син яшисең, яшәячәксең.
Тормыштагы барлык юллар безнең үз йөрәгебездән башлана. Соңгы дусларым ташлап киткәндә, барыр юлларым тирән упкыннарга килеп чыкканда, өмет учакларының актыккы ялкыннарын җилләр өреп сүндергәндә мин үз йөрәгемә таяндым. Йөрәгем мине һичбер вакыт алдамады. Ул үзенең тамырларын кешеләр күңеленә таба җәя барды. Шушы тамырлар мине бүген дә тотып тора.” ]
Югыйсә, аның үзенә күп булса өч ел яшәрсең, диләр врачлар. Ул исә тагын 54 ел яшәп дөнья куйды. Шыр сөяккә калган, хәрәкәт күрмәгән сызланулы гарип тән моны ничек булдыра алган соң? Медицина үзе генә моны аңлата алмыйдыр шикелле. Җавапны тәннән түгел, рухтан, күңелдән эзләргә кирәктер.
Үзе бу турыда ни дия соң:
[ "Язмыш турында күп уйланам мин. Шундый фикергә килдем: безнең язмышлар Алла тарафыннан тулаем ук язып куелмагандыр ул. Кеше үз язмышына азмы-күпме йогынты ясый аладыр. Алла безгә, әйтик, ниндидер холык-фигыль, сәләт бирергә мөмкин. Менә шул холык безне язмышыбызга этәрәдер. Мин менә бөтен җирдә гел беренче булырга ашкынып торган бер кеше булганга, армиядә чакта турникта башка берәү дә эшли алмаганны эшләмәкче идем, бу мине фаҗигагә китерде. Ләкин ул ашкыну беркая да китмәде, миндә үк калды. Шуңа күрә эзләнәсең, бәргәләнәсең, һәм эчеңдә булган мөмкинчелекләрне ача башлыйсың... Шулай итеп минем холкым миңа азмы-күпме бирелгән сәләт — шагыйрьлек булып бәреп чыккан, салына башлаган юлдан — шигырьләрне армиягә киткәнче дә язгалый идем бит.
Әгәр дә күңелеңдә нәрсәгә дә булса омтылыш юк икән, син, нинди генә таза кеше булсаң да, барыбер әкренләп-әкренләп, юеш җирдә яткан агач кебек, череп бетәсең.”
Көндәлегеннән янә бер өзек :
«Йоклап булмый. Иртәнге сәгать өчтә уянам да, һич йоклап булмый башлый. Аннары 5нче яртыларда Нурсөяне уятып, иртәнге чәйне эчәбез. Шунсыз рәт керми. Һәркөн иртән торганда шундый арып, эт булып уянам. Берни эшләп булмас сыман. Миндә җеннәр көче бардыр, ахры. Чирлим дип иркәләнеп ятасы инде. Юк, төнлә үләм-үләм дип ятам да, Нурсөя юындырып, яраларны бәйләгәч, бер чынаяк кофе эчәм дә, эчтәге җеннәр уяна башлый. Каләмгә тотынам һәм, ни хикмәт: каләмнең дәвалау көче бар. Язу дигән галәмәт тамырлардагы канның агышын тизләтә, борын тишекләрен киереп үпкәләргә һава тула. Төнге йокысызлыктан аңгырайган баш миенең бормалары аша акыллы уйлар йөгерә башлый. Бер ярты көн шулай эшләгәч, бора-бора сыккан кер кебек бушанып каласың.» (2000 ел, 13 июль.)
«Быел күп эшләргә туры килде. Арыдым. Ни язасы, ни укыйсы килми. Башка вакытта проза язып арыгач шигырьләр агыла башлый һәм шулар күңелне күтәреп, арыганлыкны бетерә иде. Бу юлы бер шигырь юлы да башка килми. Димәк, тән генә түгел, җан да арыган.» (2003, 10 октябрь.) «Ә көч кимегәннән кими. Түбән төшә башлаганымны сизәм, шигырьләргә ялкын җитми, проза язарлык көч юк.» (2004, 23 июнь).
"Ә шулай да миндә ниндидер көч бар әле. Ниндидер экстрасенс кебек хис итә башладым инде үземне. Менә синең янга килгәч нәрсә эшләргә кирәген аңладым, рәхмәт, дип соңыннан хат язучылар күп. Кешегә әлләни кирәкми бит, аны тыңлый белергә генә кирәк. Тыңлаучы юк хәзер. Ә мин бүлдермичә ярты сәгать тә, бер сәгать тә тыңлый беләм. Сөйли торгач, үз сорауларына үзе үк җавап табып, тынычланып кайтып китә кеше”. ]
Менә шундый олы кешебез китте безнең арадан. Аның олылыгын күпме кеше аңлый микән? Үзе үлгәч булса да танытырга иде, Олы бер һәйкәл булып, ерактан күренеп, гел искәртеп торсын иде : "Сез нинди бәхетле һәм бай... Сез бит үзегездә үзегез хәтле алтын йөртәсез!” - дия иде ул укучыларга. Бу сүзләрнең мәгънәсен һәркемнең җанына саласы иде...
Зур талантларның биографияәләре еллар, айлар, көннәр белән чикләнсә дә, аларның бай иҗатлары, әдәби мираслары андый тар рамкаларга сыймыйлар. Алар озын гомерле. Алар, күптән иҗат ителүләренә карамастан, бүген дә халыкка хезмәт итәләр, яңадан-яңа укучыларны рухи тәрбиялиләр, эстетик ләззәт бирәләр. Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме - әдәп-әхлак. Милләтебезне, телебезне саклап калырга телибез икән, без иң беренче чиратта тарихыбызны, йола, гореф–гадәтләребезне, бәйрәмнәребезне, халкыбызның күңел җәүhәрләре булган җырларны, фольклор үрнәкләрен, әдәбиятыбызны белергә тиешбез. "Әйдәгез, үзебезнең асылыбызга кайтыйк, милләтебез өчен тырышыйк ! Татарлыгыбыз белән горурланыйк ! ”-дип чаң суга Фәнис ага Яруллин.
Асылыбызга кайту – милләтне милләт итеп таныткан төп сыйфатыбызга, әби-бабаларыбызның гореф–гадәтләренә, тамырларыбызга, нигезебезгә, телебезгә, милләтебезгә кайту.
Үзе дә авыл баласы булган тәнкыйтьче Фәнис Яруллин да аеруча әһәмиятле бу мәсьәләне читтән генә күзәтеп тора алмый, әлбәттә. Ул авылның, кешенең табигатьтән аерылгысыз бер өлеш булуын ассызыклый. Бу бигрәк тә аның "Урман кызы” хикәясендә чагыла. Әйе, авыл баласын җирдән, нигездән, буыннардан-буыннарга тапшырыла килгән әхлагыннан аердылар. Табыну ноктасы—Ислам диненә таш аттылар: аны гаделсезгә рәнҗеттеләр. Бүген дә аңа төрле яла ягулар һәм кизәнү дәвам итә һәм нәтиҗәсе: нигезләрен чүп үләне каплаган авыллар, имансыз буын. Шул рәвешле, җәмгыятьтә, әдәбиятта әхлак экологиясе проблемасы өскә калыкты
. Фәнис ага Яруллин һәр әсәрендә бу турыда әйтә килә. Ул һәркемнең исән-сау үсүен, сау-сәламәт рухлы булып яшәвен тели. Юкка гына ул: "Язмышларга буйсынмас җанны калдырасы иде шигырьләрдә,”-дип язмыйдыр. Ә үзе язмыш турында ни уйлый икән соң?
[ " Шагыйрьне шигырь коткара инде. Тормышта чишеп булмастай мәсьәләләр, авыр кичерешләр булганда шигырь язсам, җиңеллек тоям. Язмышка ышанам ышануын. Кеше язмышына Ходай тәгалә ниндидер бер миссия бирә. Ул аны үтәргә тиеш, үтәп бетерәсең икән үләсең. Ул 16 да, 60 та да үтәлеп бетәргә мөмкин. Шулай да язмыш бөтенләй алдан ук язылып куелган әйбер дип карамыйм. Җинаятьчеләр, кеше үтереп йөрүчеләр бар. Ходай тәгалә кешене явызлык эшләр өчен яратмый. Алла тарафыннан язмышына шулай язылган булса, бу бозыклыклары өчен кешегә җавап бирәсе дә булмас иде. Кешенең язмышы яхшыны яманнан аера, сайлый белүдән языла. Кеше язмышын үзе сайлый ала. Дөньяның авырлыгын онытып, аңа хыял аша карарга кирәк. Һәрбер кешенең тормышка ашмаслык, әмма максатка ирештерерлек гүзәл хыялы булсын иде.” ]
Эшемне укытучым Вәлия Әгълиуллинаның сүзләре белән тәмамлыйсым килә:
" Фәнис абый , 70 еллык юбилеена кайткач, Баулы тавына менгерүләрен үтенгән иде. Ул истәлекле көндә мин дә аның янында булу бәхетенә ирештем. Шунда ул : -Вәлия, бар әле чәчкә җыеп кил әле, бу тау башына кабат менә алмам бит инде мин,-диде.
-Фәнис абый, көзнең соңгы көннәре бит, әле чәчәк юк, кыраулар төште бит, мин сезгә өйдән бер кочак чәчәк алып килермен,яме?! -дим.
-Юк, бакча чәчәге кирәкми миңа, туган кырларымның төсе кирәк. Бар, миңа дигәне калгандыр әле, миңа ошаган берәр әрсезе бардыр әле ди, үзе көлә.
Киттем эзләп. Ике тау битен, урман кырыен әйләндем. Тау башында, әче көзге җилдә ни калсын, ни яши алсын, дип уфтанып кире киләм. Уйланып абынып егыла яздым. Карасам – таш. Таш артында тау әреме –ак әрем. Чәчәк атарга соңлаган, соң гына яшәү көчен күрсәтеп чәчәк атып утыра. Күргәнегез бармы !? Бик матур ул ак әрем! Фәнис абыйның сүзләре колагымда... Алыйм әле шул әремне, бәлки ошатыр... Ике ботак өзгәч, ни күрим- әрем төбенә качып, 3-4 см биеклектә генә биш таҗлы, гомеремдә күрмәгән, алсу чәчәк үсеп утыра... Әй сөенгәнемне белсәгез! Сак кына өзеп алдым да, учларыма яшереп алып киттем.
-Мин инде сине авылга ук кайтып китте дип торам, кая йөрдең шул гомер? -дип каршылаган Фәнис абыйның әремгә һәм нәни алсу чәчәккә ничек сөенүен белсәгез иде... Ул турыда бер хикәя язарлык. Икенче көнне озатырга барганда төн утырып язган шигырьләремне дә алып киттем. Ул бик җитди тыңлады.
-Үземә атап язган туган як җылысын беренче тапкыр ишетәм... Ару гына килеп чыккан бу... Үземә язган булгангамы, шәп булган бит бу. Нигә язып бетермәдең уйларыңны? ... Ну, бераз кытыршы ягы бар инде. Син моны миңа бир әле, истәлек булыр.
Бастырып киләм хәзер диюемне ишетергә дә теләмәде. Үз кулың белән язганы кадерлерәк була дип, шул язмамны алып калды.
Фәнис агага...
Алсу танар ата тора,
Димәк, яшим, яшибез – без исән!
Җаныңа ныклык сорыйм –
Күр әле: кыя ярып, алсу гөл үскән.
Баулының мәгърур тауларына
Балкышыңнан алсу нур төшкән.
Изге җирем күкрәгенә
Моңың, синең көч күчкән...
Рәхмәт сиңа
Ярый әле авыр чакта
Син бар ярдәм кылырга.
Рухың канат җәя кинәт –
Бирми миңа туктап калырга.
Рәхмәт сиңа, якташ абый ,
Ирек бирмисең ятып калырга.
Балаларны да өйрәтәм мин ,
Синең кебек алга барырга.
Беләм, җаның күпкә түзгәндер ,
Насыйп булганчы таңнар атарга...
Төшсәм тирән упкыннарга ,
Син бирмисең төпкә батарга. (Әгълиуллина В.М. 14.04.08)
Фәнис Яруллин бөтен гомерен, бөтен әдәби сәләтен, белемен, иҗади көчен халыкка хезмәт итүгә багышлаган күренекле язучыларның берсе. Ул - кабатланмас әдип тә, ялкынлы публицист та, атаклы тәнкыйтче дә, тарихчы да, педагог та, галим дә һәм җәмәгать эшлеклесе дә. Әйе, әйе җәмәгать эшлеклесе! Урында гына ятса да җәмәгатьчелек үсеше өчен гомерен багышлаган кеше ул. Әдәби-гыйльми мирасының зурлыгы, күп кырлылыгы, аның әһәмияте, тирәнлеге һәм онытылмас хезмәтләре белән ул халкыбыз тарихында сүнмәс йолдызларның берсе булып тора.
Кулланылган әдәбият:
Фәнис Яруллин // Писатели нашего детства=Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек. – Казан: Мәгариф, 2002. – С.214-218.
2 Яруллин Ф. Аерылмас дустым: Шигырьләр. – Казан: Татар.китап.нәшр., 1975. – Б.95.
3.Яруллин Ф. Аерылмас дустым: Шигырьләр. – Казан: Татар.китап.нәшр., 1975. – Б.34.
4. Яруллин Ф. Аерылмас дустым: Шигырьләр. – Казан: Татар.китап.нәшр., 1975. – Б.48.
5.Яруллин Фәнис Хәтер төпләрендә утлы күмер: Көндәлекләр/ Фәнис Яруллин // Казан утлары.-2011. - ##1-11.
6.Яруллин Ф.Г. Хәтер төпләрендә утлы күмер: Көндәлекләр/ Фәнис Яруллин // Казан утлары. -2011. - #1.-Б.111-119. - Җуелганны тергезсәк...; Көн дәлеккә ни языла?
Төп басма китаплары
Әсәрләр. 3 томда.— Казан: «Мирас» нәшрияты, 1994.
1 нче том. Чәчәкләр моңы: Повестьлар.— 531 б.
2 нче том. Гамьле дөнья: Хикәяләр, очерклар, тәнкыйть мәкаләләре.— 550 б.
3 нче том. Йөз аклыгы: Шигырьләр, поэмалар, балладалар, җырлар.— 669 б.
Җилкәннәр җилдә сынала: Повестьлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.— 288 б.
Тозлы җил: Шигырьләр, җырлар, балладалар.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1988.— 351 б.
Зәңгәр күлдә Ай коена: Әкиятләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.— 272 б.
Җан авазы: Поэмалар, шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1994.— 183 б.
Яз гөлләре: Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1996.—335 б.
Серле дөнья: Әкиятләр, хикәяләр, повесть.— Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 1997.— 464 б.
Көзге моң: Шигырьләр.— Казан: «Рухият» нәшрияты, 1998.— 224 б.
Биюче бака: Әкиятләр.— Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 1996.— 103 б.
Өе балчык, иясе карчык: Курчак театрлары, мәктәп сәхнәләре, әдәби түгәрәкләр өчен әкият-пьесалар.— Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 1996.— 64 б.
Яралы язмышлар: Документаль повесть (татар, рус, инглиз телләрендә).— Казан: «Рухият» нәшрияты, 2000.— 439 б.
Урман кызы: Хикәяләр, повестьлар.— Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2001.— 303 б.
Библиография
Яруллин Ф. Кешене кешеләр күтәрә: Укучылардан килгән хатларга җавап // Казан утлары.— 1972.— № 10.— 175-178 б.
Миңнуллин Р. Киләчәк буын хакына//Казан утлары.— 1978.—№ 11.—153-160 б.
Шабаев М. Түземнәр генә бәхеткә лаек//Казан утлары.— 1988.— № 2.— 164-171 б.
В ә л и е в М. Батырлык // Казан утлары.— 1990.— № 12.— 160-167 б.
Гаташ Р. Шагыйрьнең йөз аклыгы // Мирас.— 1994.— № 11-12.— 50 53 б.
Әхмәтҗанов М. Сез иң гүзәл кеше икәнсез//Мирас.— 1995.— № 1-2.— 76-84 б.