- Подробности
-
Автор: Сания Газизова
-
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 3921
Рейтинг: 



/ 0
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“11 нче гомуми урта белем мәктәбе”
Татар теленнән”Текстка анализ ясау” темасына электив курс
ПРОГРАММАСЫ
Авторы: Газизова Сания Фоат кызы,
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“11 нче гомуми урта белем мәктәбе” ,
1 нче квалификацион категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы.
Әлмәт 2012 нче ел.
Текстка анализ ясау
(татар теленнән электив курс программасы)
9 нчы сыйныф укучылары, узган сыйныфларда алган белемнәренә таянып, текстның эчтәлеген ачыкларга тирәнтен өйрәнәләр. Татар теле курсында укучыларның коммуникатив һәм лингвистик компетенцияләрен үстерү нигезләре салына, аерым проблемаларга карата үз фикерләрен формалашу өстендә эш алып барыла.Тел дәресләрендә укучылар һәрвакыт мисаллар , ситуатив күнегүләр, нинди дә булса текст белән эш итәләр. Алар дәреслектәге күнегүләрдә бирелгән. Шуларга өстәп, укытучы үзе сайлаган, тагы да уңышлырак дип исәпләнгән текстларны да тәкъдим итә ала. Әлбәттә, бу текстлар тел күренешен яхшырак аңларлык, шәфкатьлелек, милли патриотизм һәм толерантлык рухында тәрбияләрлек булырга тиеш. Программада укучыларның әдәби текстларны мөстәкыйль өйрәнеп, аңа үз мөнәсәбәтләрен белдерә алу күнекмәләрен бирү, белемнәрен тагын да тирәнәйтү максаты да күздә тотылды.
Текст- татар теле курсының төп терәк берәмлеге. Текстка анализ ясау дәресләре укучыларга сүзнең мәгънәсен, сөйләмдә кулланылыш үзенчәлеген, «тәмен» дөрес тоя башларга этәргеч булып тора. Текстны төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә. Укучылар алган белемнәрен сөйләм практикасында, сочинение һәм изложениеләр язганда, БДИ биремнәренә әзерләнгәндә һәм аларны үтәгәндә кулланырга өйрәнәләр (текст: төп фикер, бәйләүче чаралар, сөйләм стильләре, тел-сурәтләү чараларының кулланылышы); әдәби сөйләм нормаларына ия булу, текст анализлый белү күнекмәләренә ия булалар.
Электив курсның төп максатлары:
- укучыларның татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрне системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;
- телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;
- укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү;
- аралашу нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга , аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү;
- текст өстендә эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны таба белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;
- укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылын камилләштерү.
Әлеге курсның бурычлары:
1) укучыларның игътибарын телнең эстетик функциясен чагылдыручы текстка юнәлтү;
2) балаларны татар теленең матурлыгын күрергә һәм ишетергә өйрәтү, сурәтләү чараларын ачыклый белү, сүз белән сөйләм арасындагы бәйләнешнең нигезенә ныграк төшендерү, әдәби әсәрдә һәм автор сөйләмендә сүзнең тәмен, ямен, матурлыгын тоярга, үз сүзен, фикерен әйтә белергә өйрәтү.
Курсны үткәрү өчен тематик план
№ эчтәлек Лекция Практика Сәгать саны
1 Кереш өлеш. Текст турында төшенчә. 1 1
2 Текстның темасы. Төп фикер. 1 1
3 Эпиграф. 1 1
4 Текстны ачыклаучы сүзләр. 1 1
5 Абзацларга бүленеш. 1 1 2
6 Практик эш. «Текст» - 1 1
7 Сөйләм төрләре. Хикәяләү. Ачыклау. 1 1 2
8 Практик эш. «Сөйләм төрләре». 1 1
9 Татар теле стильләре. 1 1
10 Төрле стильдәге текстлар. Практик эш.
1
1
11 Сөйләм жанры. 1 1
12– 13- Текстта сурәтләү чаралары.Фразеологизмнар. 1 1 2
14 Текстка тулы анализ ясау үрнәкләре. 1 1
15 Контроль эш. 2 2
16 Хаталар өстендә эш. 2 2
17 Грамматик һәм сөйләм хаталары. 2 2
барлыгы 7 10 17
Программаның эчтәлеге
«Текстка анализ» электив курсы төрле текстлар белән тирәнтен эшләүне, имтиханнарга әзерләнүне күздә тотып төзелде. «Текстка анализ» электив курсы 17 сәгатькә исәпләнгән.
Теоретик бүлек төп төшенчәләргә анализ ,текст турында төшенчә,эпиграф,абзацларга бүэченә алаленешне үз эченә ала. Бу бүлек шулай ук төрле лингвистик сүзлекләр, белешмә материаллар белән танышуны да күздә тота. Текст белән эшли белү күнекмәләре БДИ биремнәрен үтәгәндә кирәк. Мәсәлән, җөмләләрдә нинди сурәтләү чаралары кулланылган?
Алынган теоретик белемнәргә таянып, укучылар курсның гамәли бүлегенә, ягъни укытучы тәкъдим иткән текстларны турыдан-туры анализлау өлешенә керешә алалар. Текстлар матур һәм публицистик әдәбияттан, шулай ук дидактик, БДИга әзерләнү өчен булган материаллардан алынды. Анализ өчен хәрефләре төшереп калдырылган һәм тыныш билгеләрен куюны сорый торган текстлар, диктант текстлары, иҗади биремле диктант текстлары (сайланма диктант, диктантның ахырын уйлап язу), иҗади биремле изложениеләр текстларын файдаланырга була. Гамәли дәресләрдә укучылар белән төркемләп, парлап һәм индивидуаль эш төрләрен куллану отышлы. Формаларның төрлелеге дәресләрне кызыклы итү белән беррәттән, текст анализлау, укучыларның дөрес язу күнекмәләрен камилләштерүгә дә ярдәм итәчәк. Шул нигездә укучылар укытучы ярдәмендә төрле авырлыктагы материаллар белән индивидуаль эш планы төзи ала.
Темаларны анализларга өйрәтү, төрле типтагы планнар, эпиграф, цитаталар сайлау, кереш һәм йомгаклау бүлекләренең вариантларын язу, төп төшенчәләр белән эшләүне күздә тота. Укучылар караламадагы язмаларны редакцияли, үзенең һәм иптәшләренең эшләрен рецензияли белергә тиеш. Курс барышындагы дискуссияләрдә белем һәм күнекмәләр ныгытыла, сочинениенең эчтәлек һәм стиль бөтенлегенә, сүз белән эш, аның тексттагы роленә игътибар ителә. Сочинение язу өчен белешмәлекләр (памятка) төзелә, укучылар анализлаган текстлар чагыштырыла. Укучылар мөстәкыйль рәвештә сайлаган текстлар комплекслы анализлана. Эшләрнең темалары төрле булырга мөмкин, Мәсәлән: «Әдәби текстка анализ ясау аша язучы стиленең үзенчәлекләрен ачыклау», «Текст редакцияләү» һ. б. Курсның йомгаклау дәресе төрле темаларга дискуссия һәм нәтиҗәләр ясау формасында үткәрелә.
Курс укытуның төп принциплары:-модульлелек, практик эшчәнлек,укучы шәхесенә дифференциаль якын килү,укытуда коммуникатив һшм яңа технологияләрне куллану.
Белем һәм күнекмәләр
Электив курс үткәннән соң укучылар белергә тиеш:
а) үз сөйләмеңдә төрле тел-сурәтләү чараларын урынлы куллана белү;
ә) белешмә материаллардан, аерым алганда, төрле лингвистик сүзлекләрдән - аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологизмнар һ.б. сүзлекләрдән файдалана белү;
б) мөстәкыйль рәвештә сайланган текстларны комплекслы анализлау,үзенең һәм иптәшләренең эшләрен рецензияли белү.
Әдәбият
1. Бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар теле. Татар мәктәпләре һәм рус телле мәктәпләрнең татар сыйныфлары өчен. Школа, Казан, 2007.
2. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. Укытучылар өчен кулланма Казан, «Мәгариф», 2002.
5. Ибраһимов С.М. Синтаксик стилистика. Студентлар өчен кулланма. Казан университеты нәшрияты, 1989.
6. Курбатов Хәлиф. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. “Мәгариф” нәшрияты, 2002.
7. Максимов .Н. В. Татар теленнән тестлар. Уку-укыту ярдәмлеге. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2008;
8. Максимов Н. В. Урта мәктәптә татар телен укыту. Укытучылар өчен кулланма. Казан, «Мәгариф». 2004.
9. Максимов Н.А, Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З.Татар теленнән дидактик материаллар. Укытучылар өчен кулланма, Казан, “Мәгариф”, 2000.
10. Сафиуллина Ф.С, Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Урта һәм югары уку йортлары өчен дәреслек , Казан, «Мәгариф», 2002.
11. Сафиуллина Ф.С, Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан, 1998.
12. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006.
13. Татар теленнән бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен кулланма. Школа, Казан, 2008.
14. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа:5-11 нче сыйныфлар.-Казан: Мәгариф, 2010.
15. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.
16. Хаков В.Х.Татар теле стилистикасы. Укытучылар өчен кулланма, Казан, Татарстан кит., нәшр, 1980.
17. Язма эшләр җыентыгы. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфында укучы татар балаларына ана теленнән язма имтиханга әзерләнү һәм аны үткәрү өчен текстлар. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004.
. Борhанова Н.Б., Л.Т. Мәхмүтова. Русча- татарча фразеологик сүзлек.- Казан: Татар китап нәшр.,1996 ел.
4. Р А.Юсупова. Икетеллелек hәм сөйләм культурасы.- Казан: Татар китап нәшр.,1987ел.