Габдулла Тукай иҗатын беләсеңме?( “Йолдызлы сәгать”)
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Тема: Габдулла Тукай иҗатын беләсеңме?( “Йолдызлы сәгать”)
Максат:1.Бөек шагыйрь Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын кабатлау.
2. Укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен, фикерләү сәләтен үстерү.
3.Иҗади төркемнәрдә эшләргә өйрәтү, индивидуаль якын килеп, Г. Тукай иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес барышы.
I Оештыру моменты.
II Командалар ярышы.
1 тур. Блиц-турнир.
1. Тукайның туган авылы? ( Кушлавыч )
2. “ Кызыклы шәкерт ” шигырендәге этнең исеме? ( Акбай )
3. Габдулла Тукай туган ел? ( 1886 )
4. Су анасының югалткан әйбере? ( Тарак )
5. Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән? ( Кәҗә белән )
6. Кәҗә белән сарык нәрсә пешерәләр? ( Ботка )
7. “ Шүрәле ” әкиятендәге егетнең исеме? ( Былтыр )
8. Тукай үлгән ел? ( 1913 )
9. Габдулланы әнисе нинди карчыкка биреп калдыра? ( Шәрифә карчыкка )
10. “ Шүрәле ” дә нинди авыл табигате сурәтләнгән? ( Кырлай )
11. Кәҗә белән бик тату малайның исеме? ( Гали )
12. Шагыйрь үлгән шәһәр? ( Казан )
13. Бүре башын кемнәр тапкан? ( Кәҗә белән Сарык )
14. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай елның кайсы фасылында туа?
15. Тукайның “ Эш беткәч уйнарга ярый ” шигыренә кайсы ел фасылы туры килә?
16. Быел Габдулла Тукайның тууына ничә ел?

2 тур. “Яхшы шигырь сөйләүче” конкурсы.
“Кызыклы шәкерт”
“Гали белән кәҗә”
“Бала белән күбәләк”
“Бу кайчак була?”

Музыкаль тәнәфес. ( “Шүрәле” җырын тыңлау)
3 тур. Рәсемнән шигырьне таны.
“Шүрәле”, “Су анасы”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кәҗә белән сарык”, “Гали белән кәҗә”, “Бала белән күбәләк”, “Бишек җыры”, “Шаян песи”, “Карлыгач”, “Ай белән кояш”.
4 тур. Ребусны чиш.

аккош рәсеме күплек сан кушымчасы карга рәсеме
,,... ,,,..

“Кошларга”


III Жюри сүзе, конкурска йомгак ясау, җиңүчене билгеләү.

У вас нет прав для создания комментариев.