Хатирәләр көзе
- Подробности
- Автор: Нафиса Зиярова
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 1623
Хатирәләр көзе
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
«Ю.А.Гагарин исемендәге өченче санлы урта гомуми
белем мәктәбе”нең 10сыйныф укучысы
Шәрәпова Ангелинаның эше.
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Зиярова Нәфисә Җәмил кызы.
Баулы, 2013 ел
Көз минем өчен нәрсә ул? Табигатьнең аңлап бетереп булмас халәте ул көз. Минем аңа үпкәм бар.Ул үпкә хисе инде кайтарып булмаслык хатирәләр белән бәйле.
Бабам белән елга буенда йөрүебез, аның тормыш, табигать турында сөйләүләре хәтеремә төшә. Ул табигатьне шундый итеп тасвирлый, әйтерсең үзе дә шул табигать белән бер үк халәттә яши иде. Көз аңа ошый иде... Купшылыгы беләнме, ниндидер нәтиҗә ясарга омтылышы беләнме... Печән кибәннәре өелгән, бакча-кырлар бушап калган. Беренче кыраулар төшкән. Җир акрынлап кышкы тынлыкка әзерләнә. Безнең ул сөйләшү-гапьләребез дә каядыр томан эченә кереп бара кебек...
Инде янымда бабам юк. Ул, кисәтеп тә тормыйча, китеп барды. Һаман, бернигә дә карамыйча, үзем өчен бик якын булган сөекле кешемне көтәм. Һәм елыйм, һичкемнән оялмыйча, бабам турында уйлап, аны юксынып елыйм.
Әтием белән алар бик охшаганнар. Шундый ук ягымлы зәңгәр күзләр. Ул да нәкъ шулай ук елмая...Икеләнмичә, ышанып әйтә алам: әтием дә бик яхшы дәү әти булачак, чөнки ул-искиткеч әти!
Мин булачагын белеп, әтием бик шатланган. Куанычын иң элек бабам белән уртаклашкан. Ә ул, үз чиратында, шулкадәр дулкынланган, сөенеченнән хәтта елап җибәргән. Нәни кызчыкның бу җиһанга аваз салуы туган-тумача өчен гаҗәеп вакыйга булып, хисләр өермәсе ташып чыккан. Әтиемнең тапшыра алмый калган чәчәкләрен болгый-болгый нидер кычкыруын әнием әле дә тәэсирләнеп сөйли.
...Көзге сукмаклардан атлаганда очар кошларның һаваларны ярып үткән саубуллашу авазлары йөрәкне кысып куя. Өзлексез яңгырларга кушылып, йөрәгем елый. Дәү әтием-кадерле кешем-көзен авырый башлады. Җаным әрни: көз аерып алды аны... Һәм көз мине ирексездән хатирәләр дөньясына алып кереп китте. Үпкәм зур минем быелгы көзгә. Яраларым яңа әле. Сагыш белән тулган һавалар. Быелгы көзем моңсу минем. Сагышка сарылган, сагышка арналып саргайган...Алдагы көзләремдә кояш җылысы күбрәк булырына өметләнеп, көз буйлап атлыйм.
Кеше гомеренең дә вакыт бүленеше бар. Гомер язы-балачак, үсмер чак, яшьлек. Мин әле гомеремнең язында. Әтием һәм әнием-җәйләрендә.Ә бабам гомер көзенә кергән иде-оныклар багар чак. Бабам көзе кыскарак булды. Әйтеп өлгермәгән күп нәрсә калды әле. Ләкин бабамның тормыш җыры өзелмәде, ул миндә дәвам итә.
Бабамны көзләр нәрсә белән әсәрләндергәндер-бәлки аңлый алырмын...Бабам яраткан көзләр,бәлки, миңа мәрхәмәтлерәк булыр. Бәлки, әле көзләргә карата карашым үзгәрер...
Узсын әле бу көзләр...



