“Әлмәт төбәге – хәзинәләр чишмәсе”
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Тема: “Әлмәт төбәге – хәзинәләр чишмәсе”
(9 нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен электив курс программасы)
Авторы: Бәдретдинова Гөлназ Сәгадәт кызы.
Аңлатма язуы.
Гасырлар алышынганда кешелек узганга нәтиҗә ясый,киләчәккә планнар кора.Бу традиция белем бирү системасын камилләштерү,белем сыйфатын үстерү юллары эзләнелә.Җәмгыятькә талантлы,иҗади фикерли,аралаша белүче граҗданнар сорала.Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый.Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе,дисциплина,белем күтәрүгә омтылыш,эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә.Шуңа күрә дә безнең,укытучыларның төп бурычы – нәкъ менә шундый шәхесләр тәрбияләү.
Бу максатларның барысына да дәрес кысаларында гына ирешергә мөмкин түгел. Шуны истә тотып, мәктәпләрдә профиль алды хәзерлеге буенча төрле чаралар үткәрелү күздә тотыла. Шуларның берсе – электив курс .
Программа укучыларның һөнәри омтылышларын,сәләтләрен ачыкларга,төрле традицион булмаган дәрес формалары аша дөрес сөйли,аралаша, фикерләрен аңлаешлы,эзлекле итеп әйтә белүнең киләчәк тормышта кирәк булуына инандыру өчен укытучыга зур ярдәмлек булып тора.
Программада төрле эш формалары бирелде:әдәби кичәләр,очрашулар,лекцияләр,конференцияләр,диспутлар.
Безнең Әлмәт төбәге,чыннан да,хәзинәләр чишмәсе ул.Шушы төбәктә туып – үскән,күп еллар шунда яшәгән,иҗат белән шөгыльләнгән шагыйрьләребез: Клара Булатова,Разим Валиуллин,Нур Әһмәдиев,күренекле шәхес Ризаэддин Фәхреддин бик күпләребезгә таныш.
Әлмәт төбәге,”кара алтын”чыгаручы төбәк буларак та,дөнькүләм танылды.Бу өлкәдә дә күренекле шәхесләребез бихисап.
Әлеге электив курс,20 сәгать хисабыннан төзелде.

Программаның максаты:
1. Әлмәт төбәге,Әлмәт төбәгеннән чыккан язучылар,шагыйрьләр,төрле өлкәләрдә эшләгән күренекле шәхесләр турында тирәнтен мәгълүмат биреп,балаларга һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм итү.
2. Укучыларның белемнәрен арттыру,тирәнәйтү,күзаллауларын киңәйтү.
3. Балаларда туган якка,туган төбәккә мәхәббәт уяту,төбәкнең билгеле шәхесләренә хөрмәт,алар белән горурлану хисе булдыру.

№ ТЕМАЛАР Сәгат- саны Үткәрү формасы
1 Кереш.”Әлмәт төбәге – хәзинәләр чишмәсе”. 1 Әңгәмә.лекция.
2 Ярты гасырлык тарихы булган Әлмәт шәһәре кичә,бүген һәм иртәгә. 1 Әңгәмә.лекция уку.
3-4 Татарстан нефте.Нефт- белән бәйле оешмалар.Танылган Нефт-челәр. 2 Әңгәмә.лекция,күзәтү.
5 Шәһәребездәге һәм райондагы уку йортлары. 1 Әңгәмә,очрашу,фикер алышу.
6 “Әлмәт таңнары”, “Яшьләр заманы” ,”Хәзинә”гәҗите хезмәткәрләре белән очрашу. 1 Әңгәмә,очрашу.
7 Үткәннән – киләчәккә.Авыллар тарихы. 2 Әңгәмә.лекция
8
Районыбызның топонимикасы. 1 Интеллектуал- уен.
9 Төбәгебезнең гореф – гадәтләре,милли йолалары. 1 Лекция тикшеренү эше.
10 Шәһәребездәге музейлар.Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт ясау. 1 Музейга сәяхәт.
11 Сәламәтлек сагында. 1 Әңгәмә.лекция
12 Әлмәт төбәге – спорт һәм сәламәтлек шәһәре. 1 Әңгәмә,күзәтү,спорт мәктәбендә очрашу.
13 Районнан чыккан язучылар,шагыйрьләр белән таныштыру. 1 Әңгәмә.лекция
14 Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеге.Тиңе булмас кыйммәт мирас”.Замана баласы.Без нинди? 3 Экран аша сәяхәт,лекция,китапларына күзәтү ясау,әңгәмә,телдән журнал,диспут,тест.
15 Шигырь язам,хис йомгагын сүтеп... Шагыйрә Клара Булатова белән очрашу. 1 Очрашу,әңгәмә кору,сәнгат-ле уку.
16 Төбәгебез язмышы – безнең язмыш. 1 Түгәрәк өстәл,фикер алышу.
17 Йомгаклау.Эшкә нәтиҗә ясау. 1 Рефератлар яклау,тест.

У вас нет прав для создания комментариев.