Тукай безне телле итте
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Тема: Тукай безне телле итте.

Максат: Балаларның белем алуга кызыксынуларын арттыру. Туган телебезнең моңлы яңгырашлы икәнлеген мисаллар белән дәлилләү.

Җиһазлау: Габдулла Тукай әсәрләре. Аңа багышланган һәм тел турындагы шигырьләр. Кроссвордлар, төрле уеннар, иллюстрацияләр. Магнитофон, компьютер.

1. Дәресне кроссвордлар чишүдән башлыйбыз. Кроссвордларны вариантлап та, барлык укучылар бергә дә чишәргә була.
Горизонталь шакмакларга табышмакларның җавапларын язып, вертикаль баганада яшерелгән сүзне табарга кирәк.

1нче кроссворд

Я Ң Г Ы Р
Т А В Ы К
К Ү Б Ә Л Ә К
Ү Р Д Ә К
С У Ы К
Ш А Л К А Н
К А Р Л Ы Г А Ч
С У Г А Н

1. Үземне көтеп алалар, күрендемме – качалар.

2. Яшел чирәм өстендә
Кырт-кырт кыртлар.
Канатларын җәеп,
Балаларын туплар.

3. Чуар йомшак күлмәге,
Тотсаң уңа бизәге.

4. Соскы борын бакылдык,
Күп сөйләшә такылдык.

5. Аягы юк, кулы юк,
Ишек ачуга, өй эченә йөгерә.

6. Түгәрәк, ә ай түгел,
Сары, ә кояш түгел,
Тәмле, тик шикәр түгел,
Койрыклы – тычкан түгел.

7. Кулы юк – балчык ташый,
Балтасы юк – өй ясый.

8. Кем аны чишендерә,
Шул кеше яшен түгә.

2нче кроссворд

Ә Т Ә Ч
Т У П
К У Я Н
К А Е Н
Й О Л Д Ы З

1. Башы – тарак,
Койрыгы – урак.

2. Типкән саен уйный, сикерә,
Җирдә бер дә тик ятмый.
Һаваларда очып йөри,
Суга төшсә дә батмый.

3. Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.

4. Ак кием кигән,
Яшел чугын элгән.

5. Вак кынадыр үзләре,
Ялтырыйдыр күзләре.

- Бу кроссвордларда яшерелгән сүзләр нинди?
- Беренчесендә - Габдулла, икенчесендә - Тукай.

2. Магнитофон тасмасында язылган “Туган тел” көе яңгырый. Шул вакытта Элмира Шәрифуллинаның “Язы барның” дип исемләнгән шигырен уку.

Янар йолдыз булып кем калыкты,
Халыкларның күңел түрендә?
Кем меңьяшәр имән агачыдай
Тамыр җәйде безнең күңелдә?

Кем иде ул, һәм кем булып калды
Нәни Апуш, бөек Габдулла –
Ятимлектән зур дөньяга чыкты,
Ил күңеленә чыкты Габдулла.

Бәйрәм ясап, күңел түрләрендә
Пар атлары чаба заманның.
Тукайлары туганчыга кадәр
Нуры булды микән Казанның...

Язы барның җирдә даны булыр
Язлар бирде сине бу җиргә.
Зур җаннарга гына насыйптыр шул
Гасырларга үтеп керергә.

Даны барның җирдә җыры булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без – бәхетле, без – шагыйрьле халык,
Без – Тукайлы халык, мәңгегә!

3. Өйдә ятлап килергә кушылган шигырьләрне сөйләтү.
4. Габдулла Тукай әсәрләренә карата ясалган иллюстрацияләр буенча эш. Аларның нинди шигырьләргә туры килүен ачыклау. (Иллюстрацияләр “Шаян песи”, “Кызыклы шәкерт”, “Туган авыл”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Ялкау маэмай” шигырьләре буенча ясалган.)
5. – Габдулла Тукайның гимн урынына куллана алырлык нинди шигыре бар?
- “Туган тел” шигыре.
6. “Туган тел” шигыренә татар халкының көй язуын искә төшерү һәм җырны бергәләп башкару.
7. – Тукайның тагын кайсы шигырьләре көйгә салынган.
- “Туган авыл”, “Бала белән күбәләк”, “Пар ат”, “Карлыгач” һ.б.
- Ә хәзер бу көйләрнең кайберләрен җырлап карыйк әле.
8. – “Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул”, -

дигән шигырь юлларында кайсы авыл турында сүз бара икән?
- “Кушлавыч” авылы турында сүз бара. Чөнки шигырь “Туган авыл” дип атала, ә Кушлавыч – Габдулла Тукайның туган авылы.
9. Укучылардан Г.Тукай турында белгәннәрен сөйләтү.
10. Балаларга түбәндәге мәгълүматларны җиткерү. Г.Тукайның туган ягы – инешле, урманлы Казан арты. Ул дөньяда 27 ел гына яшәгән. Ләкин безгә бик зур әдәби мирас калдырган.
Сәйфи Кудашның Тукай турындагы бер шигыреннән өзек уку.

Телсез идек – Тукай безне телле итте.
Җырсыз идек – Тукай безне җырлы итте.

Болай әйтә алуы белән С.Кудаш мең тапкыр хаклы.
Тел безнең юлдашыбыз, аралашу чарасы да
Туган җирең – Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле, -

дип язды Наҗар Нәҗми. Туган телебезнең моңы Тукай шигырьләрендә бигрәк тә ачык күренә. Аның иҗатында, чынлап та, туган тел белән моң кушылган. (А.Монасыйповның Г.Тукай сүзләренә язылган “Туган авыл” җыры яңгырый.)
11. Дәресне “Туган авыл” җырын өйрәнү белән тәмамлау:
- шигырьне укып күрсәтү,
- сүзлек өстендә эшләү,
- шигырьне укучыларның үзләреннән укыту.
12. Өйдә шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә.

У вас нет прав для создания комментариев.