Татарстан символикалары.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Казан шәһәре МАГББУ «139нчы гимназия»
3нче сыйныф рус төркемнәре өчен “Татарстан символикалары” темасына уку дәресе.
II категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Касымова Гөлназ Ришат кызы.
2013 ел.

Тема: Татарстан символикалары.
Максат: укучыларны Татарстан символикалары белән таныштыру; монологик һәм диалогик сөйләм телләрен үстерү; туган илгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

1.Актуальләштерү моменты.
- Исәнмесез, укучылар. Бүген дәрестә Татарстан символикалары турында сөйләшербез. Хәзер мине игътибар белән тыңлагыз һәм дөрес итеп җавап бирегез.
1. Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду.
Урман, кыр, болын, чишмә, герб, күл.
2. Прослушайте и в паузах скажите каждое слово во множественном числе.
Президент, герб, флаг, гимн, кыр, казылма, авыл, шәһәр, урман, болын, елга.

2. Яңа белемнәр формалаштыру.
- Укучылар, сез Татарстанның символикаларын беләсезме?
- Татарстанның гербы нинди?
- Флагында нинди төсләр бар?
- Ә Россия флагында нинди төсләр бар?
- Татарстанның беренче президенты кем?
- Татарстанда ничә дәүләт теле бар?(Сколько государственных языков?)
- Укучылар, сезгә бу музыка танышмы? Бу нинди көй? (Это какая мелодия?)
( Татарстан гимны яңгырый)
- Укучылар, бу - Татарстан гимны. Аны Рөстәм Яхин язган.
- Ә хәзер тактадагы яңа сүзләр белән танышыйк. Бу сүзләр текстны аңларга ярдәм итәр.( сүзлек эше)
Сурәтләнгән – изображен
Халык – народ
Яклаучы – покравитель
Күтәрелгән – приподнят
Хакимият –правительство
Бөеклек – величие
Белдерә –означает
Яңарыш – возрождение
-Әйдәгез бу сүзләр белән сүзтезмәләр төзибез.(Давайте составим словосочитания с этими словами)
- Ә хәзер җөмләләр төзик.
(Сүзләрне сүзлеккә язып кую)
Текст белән танышу.
- Укучылар, мин текстны укыйм ә сез игътибар белән тыңлагыз.

Татарстан символикасы.
Татарстанның үз символикасы – үз гербы, үз флагы, үз гимны бар. Гербта канатлы барс сурәтләнгән. Ул – халыкны яклаучы символ. Барсның күтәрелгән аягы – хакимиятнең бөеклеген һәм алга баруны белдерә. Ә күтәрелгән койрыгы - яхшы кәеф. Гербта – алтын, кызыл, ак, яшел төсләр бар. Алтын төс – матурлык, Татарстанның байлыгы; яшел төс – яңарыш; ак төс – чисталык; кызыл – энергия, көч билгесе.
(Сорауларга җавап бирү.)
- Что нового узнали из этого текста?
- Гербта нәрсә сурәтләнгән?
- Ул нинди символ?
- Гербта нинди төсләр бар?
- Алар нәрсәне аңлата?
- Укучылар,хәзер текст өстендә эшләп алыйк.
- Найдите в тексте предложения, где говорится о том, что:
-у Татарстана есть своя символика
(Татарстанның үз символикасы – үз гербы, үз флагы, үз гимны бар.)
- на флаге есть красный цвет
(Татарстан флагында өч төс бар: яшел, ак, кызыл.)
-белый барс – символ защиты народа
(Ул – халыкны яклаучы символ.)
- Диалогларга төшеп калган репликаларны өстә.
1) – Таня, Татарстанның нинди символлары бар?
- .......
2) – Оля, Татарстан флагында нинди төсләр бар?
- .......
3) - .......?
- Гербка ак барс рәсеме ясалган.

3. Яңа белемнәрне ныгыту.
- Мин сезгә карточкалар өләшәм.Игътибар белән укыгыз һәм җавап бирегез.
(1нче карточка яхшы укучыларга, 2нче карточка йомшак укучыларга өләшенә.)
1нче карточка.
Соглашайся или нет.
1.Татарстан Республикасында ике дәүләт теле.
2.Татарстанның Дәүләт флагында дүрт төс бар.
3.Татарстанның Дәүләт гербында ак аю сурәтләнгән.

2нче карточка.
Соглашайся или нет.
1.Татарстан Республикасында ике дәүләт теле.
Әйе, Татарстан Республикасында ике дәүләт теле бар.
Юк, Татарстан Республикасында бер дәүләт теле.
2.Татарстанның Дәүләт флагында дүрт төс бар.
Әйе, Татарстанның Дәүләт флагында дүрт төс бар.
Юк, Татарстанның Дәүләт флагында өч төс бар.
3.Татарстанның Дәүләт гербында ак аю сурәтләнгән.
Әйе, Татарстанның Дәүләт гербында ак аю сурәтләнгән.
Юк, Татарстанның Дәүләт гербында ак барс сурәтләнгән.

4. Йомгаклау.Өй эше бирү.
- Татарстанның нинди символикалары бар?
- Гербта нинди төсләр бар?
- Алар нәрсәне аңлата?
- Татарстан гимнын кем язган?
- Өй эше: 2нче карточкалы укучыларга текстны укырга һәм тәрҗемә итәргә.
- 1нче карточкалы укучыларга текстның эчтәлеген сөйләргә .
- Дәресебез тәмам, сау булыгыз укучылар.

Өстәмә материал. Татарстан һәм Россия флагында нинди төсләр бар? (төсле карандашлар белән буярга)

Татарстан флагы Россия флагы

У вас нет прав для создания комментариев.