Х.Туфан иҗаты буенча контроль эш
- Подробности
- Автор: Гузель Муллагалеева
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 04 Июль 2015
-
Просмотров: 2751
Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе
11 нче класста татар әдәбиятыннан
Х. Туфан иҗаты буенча контроль эш
Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Муллагалиева Гүзәл Нургали кызы
11 нче класс
Х. Туфан иҗаты буенча йомгаклау контроль эше
1 нче вариант
I. Тест
1.Х. Туфан иҗатында телгә алына торган як-
А. Иске Кармәт Ә. Казан Б. Тобол
2.1914 нче елда ул кайда килә?
А. Казанга Ә. Тоболга Б. Мәскәүгә
3. Мәдрәсәдә укыган чагында кемнән дәресләр ала?
А.М Гафури. Ә. Г. Ибраһимов Б. Һ. Такташ В. Г. Исхакый
4. Тормыш иптәшенең исемен атагыз
А. Луиза Салиаскарова Ә.Луиза Болгарская
Б. Сәхибҗамал Волжская
5. Чынбарлыкта прототиплары булган образлар дип Х. Туфан кайсы геройларны атый?
А. Габдуллаҗан,Искәндәр . Ә. Вәли,Йосыф. Б. Минап, Хабул.
6. Эзоп теле белән язылган шигырьләр кайсы чор иҗатына хас ?
А. 1924-1940. Ә. 1940-1956. Б. 1956-1981.
7. Язучылар союзыннан кайчан чыгарыла?
А. 1937 Ә. 1938 Б. 1940
8. Шагыйрь иреккә ничәнче елда чыга?
А.53 Ә.56 Б. 57
9. Бу шигырь юлларында сурәтләү чараларының кайсысы кулланылган?
Кояш керә кайбер көннәрдә
Утыны беткән ятим өйләргә.
Керә дә котлый алар иртәсен,
Хәбәр итеп язлар җитәсен.
А. Метонимия Ә.Эпитет Б. Сынландыру
II.Бирем
1. Тоткынлык чор иҗатына хас төп сыйфатларны атарга, шигырьләре нигезендә дәлилләргә
11 нче класс
Х. Туфан иҗаты буенча йомгаклау контроль эше
2 нче вариант
I. Тест
1. Х. Туфан кайсы мәдрәсәдә белем ала?
А. Уфа “Галия” Ә.Казан “Мөхәммәдия” Б. Оренбург “Хөсәения”
2. 1924 нче елда кая килә?
А. Урал Ә. Кармәт Б. Казан
3. Х. Туфанны тиз арада талантлы шагыйрь итеп таныткан шигырь бәйләмен атагыз.
А. “Урал эскизлары” Ә. “Бибиевләр” Б. “Хуҗиевлар”
4. Эзоп теле-
А. Сурәтләү чараларын киң кулланып язу.
Ә. Күбрәк лирик герой хисләренә урын бирү.
Б. Ишарәләп, ымлап,яшертен язу
5. Кайчан кулга алына һәм Казан төрмәсенә ябыла?
А. 1937 Ә. 1938 Б. 1940
6. Татарстан прокуратурасы шагыйрьгә ташланган гаепләрнең нигезсез булуын кайчан раслый?
А.53 Ә.56 Б. 57
7. Бу юллар кайсы шигырьдән?
Кайгының ни сүз икәнен
Белмәгән сабый бала!
Ни булды сиңа,гүзәлем,
Йөзләрең сарылана?
А. “Иртәләр җитте исә?” Ә. “Агыла сарылык,агыла”
Б. “Каеннар сары иде”.
8. Бу юллар кайсы шигырьдән?
Тарихым истәлеге син,
Болгарым истәлеге,
Гасырлар аша үтелгән
Юлларым истәлеге.
А. “Иртәләр җитте исә?” Ә. “Агыла да болыт,агыла”
Б. “Туган тел турында җырлар”
9. 20 - 30 нчы еллардагы иҗатында төп үзенчәлек-
А. Урал эшчеләре тормышыннан алынган геройларны яңа җәмгыять төзүчеләр итеп сурәтләү.
Ә. Халыкның авыр язмышка дучар ителүен,җәмгыятьнең кешелексез якларын күчерелмә мәгънәдә тасвирлау.
Б. Оптимизм ,рухи хөрлек,тормышны ярату хисләре өстенлек итү.
II.Бирем 1. Башлангыч чор иҗатына хас төп сыйфатларны атарга, шигырьләре
нигезендә дәлилләргә.



