Аннан илһам алып.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Мухаметшина

Фаридя

Шакировна
Воспитатель МБДОУ «Черемшанский детский сад «Сказка Мухаметшина Фаридя Шакировна «Литературное творчество»

Аннан илһам алып.

Мин Тукайны беләм бала чактан,

Мин Тукайлы халык баласы.

Минем гомерем бер көн туктап калыр,

Ә Тукайга мәңге янасы.

Аз яшәгән Тукай бу дөньяда,

Якты йолдыз булып балкыган.

Тукай киткән, без яшибез бүген

Илһам алып шушы яктыдан.

Тормышында бәйрәмнәр аз булган,

Каглып-суглып узган яшь чагы.

Каян алган яшнәп яшәр көчне?!

Ул татарның улы- иң чыны!

Сурәләрдән алган куңеленә

Хакыйкәтьне ,илһам, шатлыкны.

Яратмаган байны ,ялагайны,

Ул яклаган гади халыкны.

Кыска булган гомере әлеге җирдә,

Кем үлемнән качып калалган?

Кем бар тагын шундый аз гомердә,

Тукай кебек якты яналган?

Язлар җитсә ул Тукаен барлый,

Үз Апушын халык ярата.

Ул ,Тукайга килә башын иеп,

Халкым бүген иман яңарта.

(Автор:Мухаметшина Фаридя Шакировна)

У вас нет прав для создания комментариев.