Тукай безнең күңелләрдә
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Тукай безнең күңелләрдә

   Габдулла Тукай турында күп язылды. Мин бу язмамда, бәлки, яңалык та ачмамдыр, ләкин үземнең Тукай турында   фикерләремне язып китәсем килә.

   Без кечкенәдән үк Тукай шигырьләрен тыңлап, ишетеп, яттан сөйләп үсәбез. Тукай сүзләре, аның фикерләре безнең күңелебездә уелып кала. Һәр шигырен укыган саен нәрсәгә булса да өйрәнәсең, үзеңә яңа дөнья ачкан кебек буласың. “Туган тел” шигыре... Үзенең эчтәлеге белән һәркемне уйланырга мәҗбүр итәдер. Татар теленең ата- анабыздан мирас булып бүгенге көнгә кадәр килеп җитүе һәм туган телебез ярдәмендә гыйлем алып булуы турында яза. Һәр татар кешесеңең үз теле белән горурлану хисеуята, газиз, мөһим тел булуына басым ясый.

   Тукай шигырләре нигезендә һәр бала кечкенәдән үзенә бер тәрбия өлгесе ала дип уйлыйм мин.

     Һәр ел саен “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” исемле бәйге үткәрелә. Әлеге бәйгедә мин теләп катнашым, чөнки Тукай шигырьләрен өйрәнү, яттан сөйләү минем күңелемгә җылылык бирә.

   “Тукай укулары” дигән бәйгедә “Сабитның укырга өйрәнүе” шигырен яттан сөйлим. Башта шигырьнең мәгънәсенә төшендем. Сабит алты яшьлек бала булса да, аның гыйлем аласы килә. Укырга теләге бар икәнен әтисенә әйтә. Әтисе китап алып кайтып биргәч, ныклап укырга керешә. Әти- әнисен куандырып укый башлый. Без, балалар, Сабиттан үрнәк алырга тиеш. Без яхшы укысак, әти- әнибез дә сөенер иде.

   Г.Тукай үзенең шигырьләре, әкиятләре аша балаларга гыйлемле, тәртипле булырга, әти- әниләребезне куандырып яшәргә чакыра.

   Г.Тукай шигырьләре ачык, аңлаешлы, укыр өчен җиңел, балалар теле белән язылган.   Тукай иҗатын укып үскән бала беркайчан да кыек юлдан китмәс.                         Г. Тукай исеме дә, аның иҗаты да әле бик күп еллар кешеләр күңелендә сакланыр. Буыннардан- буыннарга күчеп, безнең рухи мирасыбыз булып кешеләрнең җаннарын да, күңелләрен дә сафландырып хезмәт итәр дип уйлыйм.

Зарипов Камиль Альбертович

МБОУ «Гимназия№2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района РТ

Зарипова Аниса

Газизуловна

Литературное творчество

(сочинение)

У вас нет прав для создания комментариев.