Ш.Маннур шигырьләрендә хезмәт кешесе темасы
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 
Татарстан републикасы Әлмәт шәһәренең 16нчы урта мәктәбе

Шәйхи Маннурның шигырьләрендә хезмәт кешесе темасы
Башкарды: Сайфутдинов А.М.
8В сыйныф укучысы
Җитәкче: Шаймарданова Л.А.
Шәйхи Маннурның сәнгатьчә фикерләвенә әледән - әле колхоз тормышы күренешләре дә, шәhәрдәге зур төзелешләр дә килеп кepә, ул дөньяга сокланып карый.
Шәйхи Маннур йөргән юллар картага тешерелсә, Рәсәй картасы шактый куе сызыклар белән челтәрләнер иде. Шагыйрь күпне күpә, күпне ишетә. Күпне күрүнең бер сере шунда, ул үзе шул яңа тормыш төзергә олы юлга чыккан хезмәт кешеләре белән бер сафта көрәшче буларак атлый.
Шау-шу да мин, дан да эзләмәдем,
Тик вөжданым кушкан бу эшне
Үтәдем мин - җаным жәлләмәдем,
Үтәдем мин - ничек тиешле,-
¬ дип язды шагыйрь үзе. Кузбасс, Донбасс шахталарында ул «күкрәкләргә газлы төтен йотып, төтенсез саф дөнья ясаучыларның берсе үзе була, бетонщик булып үзе чал Днепрны йөгәнләүдә катнаша, металлургия заводларында эшли. «Елмаюлы кояш турында» (1929) исемле шигырендә ул рабфак бетереп кайткан кызның «авылга кояш китерүе» турында язган шикелле, үзе дә Себер, тайга урманнары арасында адашкан авылларда «кояшны күpepгә» өйрәтә. Армия сафларында туган илне фашистлардан саклап дошманның оясына кадәр булган озын авыр юл үтә. Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк:
Ләкин гомер, биллиард шары кебек,
Яшел сукно буйлап,
Борттан - бортка уйнап,
Тик тәгәрәп кeнә узмаган.
Гомер безнең: яшь ялкынын сибеп,
Комсомолда янып,
Якты очкын салып
Күп күңелләр түрен нурлаган.
Шагыйрьнең үзенчәлекле фикерләве ул сурәтләгән тормыш материалында hәм лирик героенда гына түгел, шигъри бизәкләрендә дә, тасвир чараларында да, интонациясендә дә ачык гәүдәләнә.
Ә мин мохтаҗ җирнең шатлыгына,
Кояшлы шат җирне күpepгә.
Бик яшисе килә җир өстендә
Кояштай шат булып гомергә.
яки:
Кояш кебек озын гомер телим
Үземә дә, дустым, сиңа да.
Ташка бәрер идем бу башымны,
Әгәp дөнья әpәм калмаса;
Әгәp кояш, өмет нуры түгеп,
Сөю уты биреп янмаса!
кебек егерменче елларда язылган шигырь юлларында ук шагыйрьнең сурәтле фикерләвендә кояш образының әhәмиятле урын алуы, ул образда шагыйрьнең дөньяны үзенчә кабул итүе чагылды.
Тәфсилләү, җентекләү - Ш. Маннурга хас алымнарның берсе. Аерым
очракларда тәфсилләү гаять отышлы яңгырый.
Хезмәт кешесе темасы шагыйрьнең поэмаларында да ачык чагылыш таба. Мәгълүм булганча, тормыш күренешләренең асыл мәгънәсен, гади кешенең хис-фикер дөньясын нечкәләп тикшерү мөмкинлекләре поэма жанрына күбрәк хас була. Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, Ш. Маннур алардан җитәрлек файдаланмый. Мәсәлән, ул «Гайҗан бабайның алтын көшеле» поэмасын яза, ләкин әсәр утызынчы елларда ук укучы күңеленә кереп утырган Гайҗан бабай характерының үсеше, яңа яклары белән ачылышы булып яңгырамый.
«Тыныч көн» поэмасы да моңа кадәр эпик поэзиядә Ш.Маннур күтәрелгән биеклектән түбән тора. Заманында Ә.Давыдов әйткәнчә, «күңелдә бер гeнә образ да ныклы урын алмый». Шагыйрь әллә никадәр кешеләрнең исемнәрен телгә ала, әммa поэманы бербөтен итә, аерым өлешләрне бер-берсенә беркетә торган образ – характер булмау сәбәпле, ул зур сәнгатьчә яңгыраш алмый. Сугыштан соңгы катлаулы шартларда колхозчыларның югары уңыш алу өчен, илне икмәк белән, авыл хуҗалыгының башка продуктлары белән тәэмин итү өчен көрәше нәкь менә көрәш рәвешендә сурәтләнми, шактый дәрәҗәдә җиңелләштерелә.
«Җир-әнкәнең сылу кызы» шигъри повесте хезмәт кешесе образын җанлы тормыш коллизияләрендә сурәтләп бирә. Авторның яратып тасвирлаган геройлары арасында бигрәк тә Разия, Гөлфия, Валентинаның үз йөзләре, үз психологик pәсемнәpe бар, аларны укучы бик тиз яратып өлгерә.
Татар поэзиясенең үсешендә илленче еллар ахырында башланган яңа чор иң беренче чиратта лириканың җанлануы белән, кеше җанын табигый рәвештә hәм тирәнтенрәк сурәтләүгә игьтибарның бермә - бер артуы белән характерланды.
Лириклык көчәю Ш. Маннур поэзиясен дә читләтеп узмый. «Кичке моңнар» китабындагы (1960) әсәрләрнең күбесе лирик шигырьләр булу үзе гeнә очраклы түгел. Ләкин бу лирика 1945-1955 нче еллар лирикасыннан шактый нык аерылып тора: кичерешләрдә шатлык очкыннары кимесә дә, аларның тормыш күренешләре асыл мәгьнәceн чагылдыру дәрәҗәсе югары; шагыйрь бөтен гомер юлына, тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп яшәү турында фикер йөртә. Жирдә ярты гасыр гомер кичергән шагыйрь үзенең үткән көннәренә текәлеп карый, тагын бер кат кырыс караш белән үз хезмәтенең кешеләргә ни алып килүен барлый, иҗади бурычларын аныклый.
Китапта шигырьләрнең формалары да төрле-төрле. Арада мең еллар элек, Г. Хәйям заманнарында ук кулланылган форма - робагыйлар да бар, аларның «яңадан терелүе» Ш. Маннурның форма белән мавыгуы булып күренми.
Китаптагы көлкеле шигырьләрдә Ш. Маннурның үткен фикере, тормыштагы эчпошыргыч хәлләрне, күренешләрне фаш итү сәләте ачыла.
Газета hәм журнал битләрендә вакыт-вакыт басылып торган лирик hәм көлкеле шигырьләреннән, «Диңгез дәфтәреннән» циклыннан (1969), «Гомер белән гомер арасы» поэмасыннан (1974) күренгәнчә, Ш. Маннур үз¬-үзенә тугрылыклы калып иҗат итә: аларда җаваплылык хисе таләпчәнлеге, тынгысызлыгы, күңел сафлыгын олылау урын ала. Бу нәрсә «Юк, тыналмыйм» шигырендәге (1974) түбәндәге юлларда исә аеруча ачык гәүдәләнгән:
Җаваплы мин
Кеше каршысында:
Аның уе,
Эше,
Язмышы,
Мәхәббәте,
Кайгы-сагышы
Борчылдыра мине барысы да!
Прозаикларча нечкәлек белән сурәтләнгән, рельефлы итеп коелган тормышчан образлы поэзиябезнең реалистик традицияләрен тагын да тирәнәйткән Ш. Маннур. Аның геройларында, бер яктан, татар халкына хас күркәм сыйфатлар шактый калку гәүдәләнсә, икенче яктан, «чабаталы», «каеш кәпәчле» хезмәт кешесе үзенчәлекле талант көче белән ачылды.
Файдаланган әдәбият исемлеге
1.Шәйхи М. Сайланма әсәрләр:Шигырьләр, поэмалар,балладалар.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1951.-484 б.-3000д.
2.Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. V том. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. -Б.25З-254.
3.Ганиев Ф.Ә. Татарча – русча уку-ersne cүзлеге//Мәскәү “Рус теле”,1992.
4.Госман Х. Шигырь төзелеше.-Казан:КДУ,1973.
5.Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау: Укучылар, укытучылар һәм студентлар өчен кулланма.-Казан:”Мәгариф”нәшр.,2005.
6.Сафиуллина Ф.С., Газизова Ф.М. Татарча – русча тезмә сүзләр сүзлеге//Казан:Татар.кит.наәшр.,2002.

У вас нет прав для создания комментариев.