Язмышыма үзем хуҗа
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
“Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет белем учреждениесе

Тема: “ЯЗМЫШЫМА ҮЗЕМ ХУҖА”

( Сыйныф сәгате 8 нче сыйныфлар өчен)

Технология укытучысы эшкәртмәсе:
Зарипова Рүзия Салиховна

2012-2013 уку елы

Тема: Язмышыма үзем хуҗа.
Максат: - балаларның киләчәк тормышлары турында кайгырту;
- кызыксыну, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстереп, дәлилләп исбатларга өйрәтү;
- әхлакый тәрбия бирү.
Җиһазлау: Магнитафон тасмасы, сүзләр язылган карточкалар, альбом.Тема буенча өй эшләре алдан бирелергә тиеш.

Кулланмалар: “Тәрбия” газетасы, “Балаларга үгет вә нәсихәт” китабы, “Сөембикә” җурналлары
Тәрбия дәресе.
1. Магнитафон тасмасында “Әй язмыш, язмыш” (С. Хәким сүзләре, С. Садыкова көе) дигән җыр тыңлана.
1. Әй язмыш, язмыш 2.Әй язмыш, язмыш
Туган җиремнең Теләмим башка,
Тугач та кергән Башка бер җәйне-
Миңа үз төсе Мин үз җәемнән.
Кая барсам да, Аерма мине
Мин шат канатлы Туган илемнән,
Ирекле, азат, Кара икмәгем,
Һаман үз кеше Сөтле чәемнән.
- Җырның эчтәлеге турында әңгәмә.
1. Беренче юл нинди сүзләр белән башлана?
2. Автор ни әйтергә теләгән?
3. Язмыштан нәрсәләр турында сорый?

2. Укытучы. Укучыларның җавапларын тулыландырып, гомуми бер фикергә килгәннән соң, дәреснең төп темасын тактага яза: “Язмышыма үзем хуҗа”, “Дөрестән дә язмышыбызга үзебез хуҗамы? Нинди юлдан инде атларга?
- Карточкалар өләшенеп чыга. Карточкаларның һәрберсенә дә сүзләр язылган, шул сүзләрне кулланып мәкальләр язырга кирәк була
адым кичер тый
алыштырма курку ялгышма
ансат сер бирмә үз дигәнчә
ашыккан туктаусыз үз көчең белән
һәрбер һ.б.
(Упкынга бер адым. Дустыңны акчага алыштырма. Ансат юл эзләмә. Ятка сер бирмә. Курку белмәс кеше. Туктаусыз сөйләмә. Оста барда телең тый. Кешенекен тыңлый үз дигәнен эшли. Ялгышма, үз көчең белән яшә. Һәрбер кеше үз язмышына үзе хуҗа.)
Укытучы. Әфәрин, сынатмадыгыз, бик матур җөмләләр төзегәнсез.
Һәрбер бала кечкенәдән үк нәрсәдер эзләнә, нәрсәгәдер омтыла, кемгәдер охшарга тырыша, кемнедер ярата. Инде хәзер сез зурлар, сезнең өчен тормышыгызда үрнәк булырдай нинди кешеләрегез бар, нинди хыялларыгыз бар?
Мисал уку. – Минем өчен тормышта үрнәк – спортчылар. Мин волейбол уйнарга яратам. Хыялым – Россиянең җыелма командасы составында уйнау. Хыял миннән зур ихтыяр көче сорый, мин күнегүләр ясыйм. Минем фикерем шундый: ихтыяр көчең булса, язмышыңа үзен хуҗа буласың.
Әйдәгез әле укучылар сезнең фикерләрне тыңлап карыйк әле.
Ильяр.- Минем томышымда үрнәк кешеләр әти белән әни. Мин алардан карап төрле эшләрне эшләргә өйрәнәм, аларга һәрвакытта да булышам. Аларга мин бик тә рәхмәтле.
Динар.- Минем өчен тормышта үрнәк кеше - әти. Минем әти хезмәттә бик оста, шаян телле, мин аңа охшарга тырышам. Киләчәктә укып авылда калырга, яшәргә хыялланам.
Рүзия. – Минем өчен үрнәк булып саналган апаем Гөлзифа. Апаем тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстереп яталар. Ике кызлары укытучы һөнәрен сайладылар, уллары әле мәктәптә укый. Апамның гайләсе авылда да үрнәк гаиләләрдән санала. Иңгә - иң куеп яши башлауларына да 25 ел гомер үзган. Бу уңышларга ирешүдә мөһим урынны апаем алып тора. Чөнки ул сабыр, тырыш, уңган, балаларына үрнәк әни дә.Үзем өчен мин аны үрнәк кеше дип саныйм.
Алмаз фикерен тыңлап карыйк
- Минем өчен үрнәк кеше - әти. Киләчәктә әти кебек булырга хыялланам. Мине күп төрле һөнәрләргә өйрәтүче кеше - әти. Үл тракторист булып эшли.
Земфира өчен үрнәк кеше кем икән сер булмаса
Минем өчен үрнәк кеше булып әнием тора.Үл балык йолдызлыгы астында туган.Ә балыклар ягымлы, ярдәмчел, хыял диңгезендә йөзүчән, тиз үпкәләүчән, көчле интуицияле. Әниемдә дә шундый сыйфатлар чагыла, аның исеме Зөлфия. Мин аңа һәрвакытта да ярдәм итәм һәм аның белән горурланам. Аңа бәхет, шатлык , иң изге теләкләрне генә теләп калам.
Айнур. – Минем өчен үрнәк кеше ул - әти. Әти минем сабыр холыклы, һәр эшнең мәгнәсенә төшенеп, җиренә җиткереп эшли, тракторист. Минем дә хыялым аның кебек булу һәм авылда яшәү.
Гөлия. – Минм әнием Гөлназ исемле. Һәрвакытта да ул ягымлы, гел миңа булыша. Әнием кебек булырга телим. Профессиясе хат ташучы, ләкин мин хат ташучы булырга теләмим. Әниләр безгә кечкенәдән үк дөрес тәрбия бирергә тырышалар, авырган чакларда назлап, иркәләп юатучы да.
Укытучы. Укучылыр карагыз никадәр матур фикерләр тыңланды.Әйе шул “Хыялсыз кеше канатсыз кош ул”- дип юкка гына әйтмәгәннәр борыңгылар. Хыял кешене яшәтә һәм яшәртә ул.
Җир йөзендз нинди генә адәм тумасын, аның ата – анасы нинди генә милләттән булмасын дөньяга килгән баласына исем куша. Кешелек язмышында исемнәр нинди әһәмияткә ия икән. Аллаһу Тагәләнең сөекле хәбибе Мөхәммәт Мостафа “Кыямәт көнендә үз исемнәрегез һәм ата – аналарыгызның исемнәре белән чакырылачаксыз ”- дигән. Исеме җисеменә туры килергә тиеш диелгән.
(укучылар үзләренең исемнәре турында сөйлиләр)
Земфира. Миңа исемне әти белән әни кушкан.( грек сүзе - Сапфир асылташы. Матур исем дигәнне аңлата һәм бу исем минем үземә дә ошый.
Ильяр. Миңа бу исемне әни кушкан. Ильяр исеме – ил дусты дигәнне аңлата
Алмаз. Миңа исемне уйлап,әти белән әни кушканнар.Алмаз ташы да бар.
Гөлия. Гарәп телендә гөл дигәнне аңлата.Гөл һәм марурлыкка ия. Исемем үземә дә бик ошый,әти белән әни кушканнар.
Рүзия. Миңа исемне әбием кушкан. Рүзия исеме барлыклы, ризыклы дигәнне аңлата.
Динар. Мина да исемне әти белән әни кушканнар. Минем исем белән Югославиядә алтын, көмеш акча берәмлеген атаганнар.
Айнур. Ай һәм нурлы булсын дип әти белән әни кушкан.Айның нуры дип тә әйтәләр.
Укытучы. Мин дә сезне бер вакыйга белән таныштырып үтим әле. Бер хатынның томышында бер дә уңай яклар булмавы турында сөйләнә Ул дәваланып та караган, файдасы тимәгән һәм аңа исемен алыштырырга киңәш иткәннәр. Ул исемен алыштырган һәм тормышы шуннан соң әйбәтләнеп киткән ди.
Бәлки бу очраклы гына туры килүдер “исемнәрнең сере бар” дип әйтү дөрес булырмы?( фикер алышу)
Уен. Һәр укучыга да берәр бит кәгазъ бирелә. Шушы битләргә күңелегез теләгән рәсемнәр һәм хәрефләр ясый аласызкулларыгызны куегыз ( 1-2 минутлык) һәм миңа күтәреп күрсәтәсез.
Җаваплар:
- әгәр сез язганда “сикертеп” һәм эре хәрефләр белән язасыз икән, сез ихлас күңелле, ачык, риасыз кеше;
- әгәр язуыгыз төгәл, ачык укылышлы икән – сез үз эчегезгә бикләнгән;
- куллар куйган да яисә бормалап, сырмалап язсагыз – бу кеше бик акыллы булмавы, үзен югары бәяләүче була;
- әгәр сез язганда онытылып китеп, төрле түгәрәкләр ясыйсыз икән, сез яхшы күңелле һәм тыныч холыклы кеше;
- әгәр кеше язганда кәгазъ читенә өчпочмаклар ясап эчен штрихлар белән тутыра икән борчылырлык урын бар. Димәк бу кеше явыз һәм агрессив холыклы.
Нәтиҗә ясадыгызмы?
Димәк, язмышыбызга үзебез хуҗа, сәламәтлек турында да кайгыртырга кирәк. Матур язуга да игътибар итәргә кирәк. “Кем идем димә, кем булырмын”- дигән мәкальләр дә әнә шул хакта сөйли.
3. Кешенең характеры язмышына ничек тәесир итә? Гороскоплар укырга яратабыз.
Тактада эленеп торган рәсемнәр артында аларга хас булган сыйфатлар язылган. Һәр укучы үзенекен укый.
- яхшы сыйфатлар
- тискәре сыйфатлар
Начар гадәтләр турын да әйтеп киткән идек. Начар гадәтләр кеше язмышын ничек үзгәртә соң? (фикерләр)
Укучы. Минем фикерем шундый: хәзерге вакытта, кызганыч, бик күп яшләрнең тормышы начар гадәтләргә бәйле.Исерткеч эчемлекләр, наркотиклар тормышның бердәнбер яме, шатлыгы була башлый. Андый кешеләр үз язмышларына үзләре хуҗа була алмый башлыйлар. Начар гадәтләрнең колларына әйләнәләр. Мин андый начар гадәтләргә бирешмәячәкмен.
Әнгәмәбезне дәвам итеп тагын бер сорау бирәсем килә.
Очраклы вакыйгалар кешенең язмышын үзгәртә аламы соң?
(укучылар җавабы)
Алмаз, мәсьәлән, наркоман булу, наркотик куллануга кеше мәҗбүр иткәндә дә аны куллану үзнңнән тора.
Земфира, очраклы вакыйгалар кешенең томышын үзгәртергә мөмкин, кешенең үзеннән тора.
Динар, язмыш сиңа нәрсә язса шуны күрәсен инде. Кешенең ихтыяр көче булырга тиеш, төшенкелеккә бирешмәскә кирәк.
Укытучы.
Безнең тормышыбызда дөрестән дә очраклы вакыйгалар бик күп. Аларның яхшылары, начарлары,авырлары бар. Начарларына юлыкмаска. Авырлары белән кеше көрәшергә тиеш .
Мәсьәлән, күренекле язучыбыз Фәнис Яруллин (Биографиясе кыскача) .Ул бик көчле, нык ихтыярлы кеше, сабыр һәм түземле.
Мәсьәлән минем үз әнием дә күренекле язучы булмаса да, үзендә кечкенәдән ихтыяр көчен таба белүче, нык сабыр холыклы, түземлелек туплап, яхшылыкка омтылып бер кулы булмаса да 4 бала тәрбияләп үстергән.(үзем турында)
Талантның бер өлеше - тумыштан,
Тугыз өлеше - тырышлыктан.
4.Сүзләремне йомгаклар алдыннан тактага язылган Николай Островский сәзләренә игътибарны юнәлтик әле.
Ул аңа бер тапкыр гына бирелә,
Һәм аны шундый итеп яшәргә кирәк.
Файдасыз яшәгән еллар өчен үкенерлек булмасын,
Үлгәндә дә бөтен тормыш һәм барлык көч дәньяда
Иң гүзәл нәрсә бирелде, дип әйтерлек булмасын.

Серле шул яшәве дөньяда,
Мөмкинме тормыштан туярга?!
Ел саен бөреләр яңара
Агачлар яфрагын койганда.

Тормыш – мөмкинлек, аны файдаланыгыз.
Тормыш - хозурлык, аның рәхәтен күрегез,
Тормыш - хыял, аны чынга ашырыгыз.
Тормыш - бурыч, аны үтәгез.
Тормыш - уен, аны уйнагыз.
Тормыш - байлык, аның кадерен белегез.
Тормыш - сәламәтлек, аны саклагыз.

У вас нет прав для создания комментариев.