НОД "Художественное творчество" - Рисование, аппликация. Тема "Разноцветные бабочки"
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение – детский сад «Тамчыкай» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан

ТЕМА: “ТӨРЛЕ-ТӨСЛЕ КҮБӘЛӘКЛӘР”.
(ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН ЭКОЛОГИЯ,
РӘСЕМ ҺӘМ АППЛИКАЦИЯ ШӨГЫЛЕ).

Автор Самигуллина Лилия Марсовна
воспитатель I категории

с. Мелекес - 2013

ТЕМА: “ТӨРЛЕ-ТӨСЛЕ КҮБӘЛӘКЛӘР”. (ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН ЭКОЛОГИЯ,
РӘСЕМ ҺӘМ АППЛИКАЦИЯ ШӨГЫЛЕ).
Максат: балаларның үзләре эшләгән эшләреннән канәгать булып калулары.
Бурыч:
1. Балаларның тере табигать турында белемнәрен киңәйтү.
2. Кәгазьне контур буенча кисү һәм төсләрне таный белү күнекмәләрен ныгыту.
3. Бөҗәкләргә карата сакчыл караш тәрбияләү.
Кирәкле җиһазлар: зур чәчәк, матур сумка, диктофон, кәгазь-кисточкалар, буяулар, клей, салфеткалар, су савытлары.
Шөгыльнең барышы.
Тәрбиче: Исәнмесез балалар. Мин, Лилия Марсовна, сезнең белән аралашырга телим. Тәрбияче апагыз сезне иң акыллы балалар дип әйтте, дөрес әйткәнме?
(Балаларның җаваплары тыңланыла).
Шундый акыллы балалар янына килүемә бик сөендем һәм шуңа күрә сезнең янга чәчәк белән килдем. Сезгә ошыймы?
Мин рәсем ясарга яратам, сез дә яратасызмы?
Сезгә кечкенә генә бирем, бу кәгазьләрне төрле матур төсләргә буярга кирәк. Бу кәгазь гади түгел, серле булырга охшаган.
( Кәгазьне өстән-аска төрле матур төсләргә буейбыз.)
Тәрбияче: Балалар, рәсемнәрегездә нәрсә килеп чыкты? (Күбәләк).
Пумалаларыбызны куйдык. Күбәләкләрнең күзләре ачылганда, аларның канатлары әле юеш була. Әйдәгез, балалар, күбәләкне киптерик әле, сак кына канатларына өрәбез.
(Диктафоннан тавыш ишетелә).
- Коткарыгыз, коткарыгыз, ярдәм итегез! Мин дә уяндым.
- Балалар, бу ни булыр, минем сумкада нидер бар. ( Сумкадан күбәләк алам).
- Балалар, карагыз әле,нинди матур күбәләк. Күбәләкнең безнең блән уйныйсы килә. Әйдәгез, без дә күбәләкләр булабыз. (маскалар киябез).
Физкультминут.
Канатларны җилпедек,
Канатларны җилпедек,
Тын гына очып киттек.
(аяк очларында йөгерәбез)
Бер утырдык,
Бер тордык,
Канатларны сыпырдык,
Чәчәккә кунып калдык.
( 2 тапкыр кабатлана).
Тәрбияче: Балалар, күбәләкнең башында кечкенә генә мөгезләре бар, клей белән хәзер шул мөгезләрне ябыштырабыз.
Тәрбияче: Күбәләкләр чәчәккә кунып ял итсеннәр. Әйдәгез балалар, эш урыннарыбызны җыештырып алыйк. ( балалар җыештырган арада, тәрбияче күбәләкләрне чәчәккә беркетә).
Тәрбияче: Балалар, күбәләкләр бик матур, яклауга бик дучар бөҗәкләр. Җәен сез аларны тотып канатларын авырттырмагыз, рәнҗетмәгез.
Әйдәгез, Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырен искә төшерәбез.
(Мин бала ролендә).
- Балалар, беренче шөгыль сезгә ошадымы? Сезгә күбәләкләр нәрсә әйтергә теләделәр.

У вас нет прав для создания комментариев.